news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Үләр алдыннан, апасы Илсөя Бәдретдинованың төшенә кереп саубуллашкан

news_top
Үләр алдыннан, апасы Илсөя Бәдретдинованың төшенә кереп саубуллашкан
"Татар-информ" архивы

Җырчы Илсөя Бәдретдинова язылучыларының сорауларына җавап биргәндә, үзе белән булган мистик хәл турында сөйләгән. Бертуган апасы, вафат булыр алдыннан, җырчының төшенә кергән, аның белән бәхилләшкән. 

Без Нижневартовскийга концерт белән килгән идек. Бүлмәдә 4 кыз йоклыйбыз. Иртәнге биштә акырып елап уяндым. Кызлар да мин елаганга уянган. 

Апай яныма килде дә: «Иркәм, миңа китәргә кирәк. Сау бул, яме», – дип кочаклады. Мин аны шундый ачык күрдем. Ул минем янымда басып, миңа карап торды. 

Табибына шалтыраттым. «Илсөя, хәлләр кинәт начарланды. Башка көрәшә алмыйбыз», – диде. Берничә көннән мәңгелеккә китте», – дип язган ул. 

Илсөя Бәдретдинованың апасы моннан 2 ел элек яман шеш авыруыннан вафат булды. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар