Үләннәр чәчәккә бөреләнгән чак: Әтнә нигә мал азыгы әзерләүгә беренче булып чыккан?
Сөткә бәяләрнең төшүенә ни сәбәп, ни өчен азык әзерләгәндә аграрийлар бер шешә шампан шәрабына тиңләшә, һәм аграрийларның «кесәләре» нәрсә белән тулган?
Иртәнге 4.30дан эштә
Олы Әтнә. Иртәнге сәгать 10. Урамнарда рәхәт тынлык. Кулын күтәреп каядыр өндәүче Ильич сынына сирәк-мирәк үтеп йөрүчеләр игътибар да итми. Әгәр төрледән-төрле «маркет» һәм «шаурма» павильоннарын үзенә җыйган сәүдә үзәге булмаса, монда вакыт һәм тормыш кайдадыр үткәндә туктап калган кебек тоелыр иде.
Хәер, авыл өчен бу гадәти җәйге көн – кешеләр я басу-кырда, я бакчасында. Һәм ул бик иртә – шәһәр халкы әле унынчы төшләрен күреп ятканда ук башлана.
– Бүген иртәнге сәгать 4тә тордым, 5нче яртыда эштә идем инде. Төрле вакыт була, – ди Әтнә муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ленар Сәмигуллин.
Ирексездән, «Эшләгән алыр, йоклаган калыр» дигән мәкаль искә төшә. Шундук тагын берсе хәтергә килә: «Аллаһыга өмет багла, тик үзең дә сынатма». Менә әтнәлеләр дә тырыша: терлеккә азык әзерләүдә республикада алдынгы позициядә баралар.
Әйтик, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, 8 июньгә Әтнә районы хуҗалыкларында инде күпьеллык үлән планлаштырылган мәйданнарның 75 %нда чабылган, ә бөтен республика буенча бу күрсәткеч әлегә нибары 19% кына тәшкил итә. Бу күрсәткечләргә иң якын торучы дип, Апас районын атарга мөмкин, аларда ул 44,1%. Муниципалитетларның күбесе бу көнгә әле мәйданнарның 20 %да гына эш башкарган.
Районның авыл хуҗалыгы тармагы башлыгы, беренче эш итеп, төнге сменада эшләгән якын-тирә басуларны әйләнеп чыга. Җәйге сезонда хуҗалык кырларында эш 12 сәгатьлек 2 смена белән тәүлек әйләнәсе бара.
Районның алдынгы хуҗалыгы – Олы Әтнә базасында урнашкан «Тукай» җәмгыятенә сенаж салучылар янына кузгалабыз. Эш машинасын Ленар Сәмигуллин үзе йөртә.
– Сезгә штат буенча машина йөртүче тиеш түгелмени?
– Нишләп, шофер штаты бар. Мин, «уңга яки сулга борылырга» дип боерык бирергә түгел, машинаны үзем йөртергә яратам, шул гына.
Нәселдән килгән аграрий
Юлда барганда, җитәкче белән якыннанрак танышабыз. Ленар Сәмигуллин район авыл хуҗалыгы идарәсен бу елның гыйнварыннан җитәкли икән. Шушы районда туып-үскән җитәкченең авыл хуҗалыгы тармагында, шул исәптән, җитәкче вазифаларда да эш тәҗрибәсе шактый саллы.
Бу – нәселдән килә, дип сөйли ул: әтисе Әдһәм Сәмигуллин зур колхоз белән идарә иткән, орден иясе, шуңа күрә улы да мәктәптән соң туп-туры авыл хуҗалыгы институтына юл ала. 26 яшендә район хуҗалыкларының берсен җитәкли һәм үз тармагында иң яшь җитәкче була. 8 елдан соң аңа район авыл хуҗалыгы идарәсен ышанып тапшыралар. Дөрес, соңрак Казанга күченеп китәргә туры килә, анда азык-төлек корпорациясендә дә, Министрлар Кабинетында да эшли, әмма башкалада «тамыр җәя» алмый. 2013 елда туган ягына кайта, «Дусым» авыл хуҗалыгы предприятиесен җитәкли. Аның туган авылы Җилгилде дә шушы оешмага карый.
– Быелгы сезон аграрийлар өчен бик уңышлы башланмады. Чәчүгә гадәттәгедән иртәрәк төшсәк тә, май башында температура кискен түбәнәюдән авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләре зыян күрде. Кемнәргәдер хәтта кабат чәчәргә туры килде. Май аенда явым-төшем күпьеллык уртача күрсәткечнең яртысыннан да кимрәк булды. Болар барысы да беренче чабу эшләрен катлауландырды. Ә сездә хәлләр ничек?
– Безнең якларда да 8 градустан түбән салкыннар булды, тик чәчүлекләр, Аллага шөкер, зыян күрмәде. Ләкин культураларның үсешенә тәэсир итте, ул бит үсемлекләр өчен стресс, җитмәсә, явым-төшемнәрсез эсселек. Нәтиҗәдә, үсентеләр шыткан вегетатив чордан үләннәр тизрәк генератив чорга – бөреләнү һәм чәчәк атуга күчте. Шуңа, телисеңме-юкмы, техниканы кырга чыгарырга туры килде, гәрчә бу – яшел массаның кимүенә тәэсир итсә дә.
– Терлек азыгын ни өчен нәкъ менә чәчәккә бөреләнгәнче әзерләү мөһим?
– Бу вакытта үләндә, әйтик, шул ук люцернада, аксымның иң күп чагы. Чәчәк атканнан соң, аксым күләме кими, клетчатка күләме арта, һәм, шуңа күрә, туклыклылык бетә.
Печән – кичәге көн
«Тукай» хуҗалыгы территориясенә киләбез. Монда траншеяларга – биек стеналы зур бетон мәйданчыкларга – сенаж салалар. Аларны «кесә» дип атыйлар, кулланылышы ягыннан кием кесәсе белән охшаш булгангадыр, күрәсең. Траншеяга 2000нән 4000 тоннага кадәр вакланган һәм тыгызлап тутырылган үлән сыя. Ваклаганда, сенажга консервант өстиләр, ә аннан соң «кесәләр» герметик рәвештә пленка белән каплана.
Сөйләшкән чагыбызда да эш туктап тормый: КамАЗ килә, яшел массаны бушата, аны йөк төягеч тарата, аннары башка трактор көрәге белән тигезли һәм шуннан соң гына икеле киң тәгәрмәчле һәм катоклы тыгызлаучы машина хәрәкәткә килә.
Хуҗалыкның баш зоотехнигы Салават Бәйрәмов әйтүенчә, тәүлек эчендә 1000-1200 тоннага кадәр сенаж салалар икән. Терлек азыгы әзерләүгә «Тукай» хуҗалыгы хезмәтчәннәре 1 атна элек керешкәннәр һәм инде эшне тәмамлау алдында. Ләкин бу – әле беренче кат чабу гына, көннәр әйбәт торса, тагын 2 тапкыр чабачаклар. Өстәвенә, «кесәләрнең» берсен көзге арыш белән тутырганнар. Шулай ук, силоска көзен кукуруз да булачак.
– Хәзер безнең хуҗалыклар төп ставканы люцернага ясыйлар – җирле агротехник шартларда ул терлек азыгы өчен иң яхшы нигез. Түбән продуктлы азык буларак, печән әзерләүдән бөтенләй баш тарттык. Без бит сөт җитештерү өчен тырышабыз, шуңа күрә безнең өчен сан гына түгел, ә беренче чиратта азык базасының сыйфаты да мөһим.
Шуңа нәтиҗә дә бар. Хәзерге вакытта Әтнә районы сөт җитештерү ягыннан Татарстанда иң продуктив район булып тора. Сөт заводларына көн саен 9 хуҗалык үз фермаларыннан 340 тоннадан артык продукция тапшыра.
Мәсәлән, 8 июньдә 345,1 тонна тапшырганнар. Бу – республика буенча өченче нәтиҗә, Балтач районы – 345,9, Кукмара районында бу күрсәткеч – 423,5 т. Ләкин әтнәлеләр бер сыердан 31,4 кг сөт сауса, тегеләре 25,3 кг һәм 26,7 кг сава.
Ягъни, баш саны азрак савым көтүе белән шушы тулаем сөт күләменә ирешкәннәр. Әтнә районының 9 хуҗалыгында 10 мең 926 савым сыеры бар (барлыгы 32 мең 915 мөгезле эре терлек). Гади исәпләүләр күрсәткәнчә, алдынгылар өчлеген тәшкил иткән алдагы ике районда савым сыерлары 13,6 һәм 16 мең баш тирәсе дигән сүз. Терлек азыгы турында кайгырту менә шунда күренә инде ул.
Әтнәлеләр тагын бер күрсәткеч – авыл хуҗалыгы җирләренең гектарына туры килгән сөтне исәпләү буенча да Татарстанда алда бара: 6,47 кг/га. Бу күрсәткечкә Саба районы гына якын тора – 4,75 кг/га, ә күп районнарда ул 1гә дә тулмый (Татарстанда – 1,18).
Хәзерге вакытта изелгән үләннәрне консервлау киң кулланыла. 60 процент дымлылыкка кадәр киптерелгән һәм герметик саклагычларга салынган үсемлекләр туклыклы матдәләрне аз югалта һәм яхшы саклана. Бу төр азык «сенаж» дип атала да инде.
25 сумлык төшке аш
Киләсе пункт – кыр, анда терлек азыгы әзерләү ахырына якынлашкан. Чабылган басу буйлап азык җыю комбайны бара, кибә башлаган люцерна теземнәрен җыя, ваклый һәм яшел массаны йөк машинасы кузовына сала. Борты тулган КамАЗ кузгалуга, аның урынына буш КамАЗ баса.
Ленар Сәмигуллин теземнән үләнне алып, кулларында уа һәм җентекләп карый. Әйтерсең, тагын бер тапкыр дымлылыгын тикшереп карарга тели, югыйсә чабылган печәнгә 2 сәгать саен белгечләр анализ ясап тора. Сенажның сыйфаты нәкъ менә шуңа бәйле шул.
– Ә ни өчен башка районнар да, сезнең кебек үк, үләнне беренче чабуга төшми?
– Яшел массаны күбрәк алып калырга телиләр. Әйткәнемчә, алар сыйфатта югалта. Шуңа күрә, дөрес эшләмиләр, дип уйлыйм. Мөгаен, азык әзерләү шартлары куркытадыр. Әйе, быел терлек азыгы узган елгыдан начаррак, ләкин критик дәрәҗәдә түгел. Әгәр узган ел беренче чабудан 63 мең тонна сенаж салган булсак, хәзер 50 мең тонна тирәсе булачак. Икенче чабудан 37 мең, өченчедән 11,5 мең тонна алган идек, димәк, быел да алары азрак булачак. Әмма хуҗалыкларның узган елгы запаслары да бар – әнә, тукайлыларда 8 траншея бар әле. Борчылыр өчен сәбәп юк, дип уйлыйм.
Яныбыздан гына, парлашып, комбайн һәм йөк машинасы уза. Идарә башлыгы артларыннан карап кала.
– Сезнең кайчандыр комбайн йөрткәнегез бар идеме?
– Әлбәттә.
– Ә бүген штурвалга утыра алыр идегезме?
– Уйладың да утырдың түгел. Хәзер бит, шушы «Ягуар»ныкы кебек үк, барысы да компьютерлаштырылган. Хәер... 1-2 атна өйрәнсәм, булдыра алырмындыр.
Сүз уңаеннан, кыр эшләре вакытында эшчеләрне хезмәттән бүлмиләр – көндезге сменада 3 тапкыр һәм төнге сменада 2 тапкыр ашаталар. Шул ук вакытта хезмәт хакыннан төшке аш өчен нибары 25әр сум гына алып калалар. Шәһәр җирендә бу акча, күп булса, булки алырга гына җитә, әле аны да коры килеш ашыйсың. Мондый бәяләрдән социалистик үткәннәрнең җиле исеп куйгандай тоелды.
Ни дисәң дә, эшчеләргә ярдәм. Аграрийларда хезмәт хакын зур дип атап булмый: район буенча – уртача 37 мең сум, ә терлекчелектә югарырак – 50-60 мең сум.
Сыерлар өчен карусель
Әтнә аграрийларының төп горурлыгы – рекордлы савым бирүче сыерлар белән дә танышырга вакыт. 60ар литр сөт бирүчеләре бар, аларны көнгә 3 тапкыр савалар. Савым көтүе гел нәселле сыерлардан гына гыйбарәт: голштин токымы – сөт бирүче мөгезле эре терлекләрнең иң эре токымнарыннан санала.
– Сөтне күп бирә, әмма бик көйле. Аерым алганда, организмын саклау өчен яхшы туклану кирәк. Ни дә булса җитмәсә, бетте дигән сүз.
Яшь бозауларны әтнәлеләр беренче 2 айда чын сөт белән тукландыра, гәрчә республикада бу максаттан нигездә коры сөт кулланалар.
– Чын сөт күпкә файдалырак. Бозауның организмын дөрес формалашуга китерә торган предстартерга 10 көннән өйрәтә башлыйлар. Сүз уңаеннан, бездә яшь мал тәүлегенә 860-900 г арта, элек 400-450 г иде. Яхшы сыер булып җитлегә. Шулай ук, барысы да салкын һавада яшәтүгә күчерелгән.
Әйе, Әтнә сыерлары чыныккан. Канадада хайваннарны салкында яшәтү ысулы буенча үстерәләр аларны. Ул ныклы итеп төзелгән традицион ферма түгел, ә каркаслардан төзелгән гадәти ангардан гыйбарәт. Тугач та, хайван табигый шартларда кала, ә аннары, билгеле бер шартларны үтәгәндә, кышкы салкыннарда да туңмый. Мондый «спартан» шартлары булачак сыерларның сәламәтлегенә уңай йогынты ясый – алар авыруларга бирешми, яхшы нәсел һәм яхшы савым бирә.
«Тукай» җәмгыятенең терлекчелек комплексына юл тотабыз. Сыер саву монда – үзе бер матурлык. «Карусель»дә бер әйләнеш ясаганчы аны савып та алалар. Сыер турында бар мәгълүматны башыннан алып ахырына кадәр чиптан сенсорлар укый. Шуңа күрә 1,6 мең сыерның һәрберсенең күпме һәм нинди сыйфатлы сөт бирүләре турында мәгълүмат бар. Бу – азыкны дөрес сайларга мөмкинлек бирә, чөнки сенаж, силос һәм бөртекле катнаш азык кына түгел бит әле, яртысына тагын соя үзе һәм көнбагыш, җитен, рапс, сояны эшкәртүдән калган түп һәм шрот өстәмәләре керә.
Саву процессы уңайлы һәм сыерның хәле турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. Малның саулыгына шик туган очракта, савымнан соң «карусель»дән чыкканда хайванны төп көтүгә түгел, ә башка абзарга җибәрәләр. Каплатыр вакытлары җитсә, шулай ук орлыкландыру өчен аерып ябалар.
«Карусель»дән сөт, һава белән контактка кермичә, суыту, саклау һәм соңыннан җибәрү өчен «танкларга» урнаштырыла. Компьютер артында көтү менеджерлары утырган офис ишек төбендә аяк киемнәре тезелгән. Фермада түгел, ә азык-төлек җитештерүче ниндидер заманча оешмада йөргән кебек тоела башлый.
Бер чиләк дегет
Гомумән алганда, Әтнә аграрийлары белән аралашудан бик яхшы тәэсирләр калыр иде, әмма бер «ләкин» бар. Бер генә «ләкин», әмма нинди! Мондагы люцерна ярлары белән сөт елгаларына бер кашык кына да түгел, ә мичкәсе белән аударылган дегеткә тиң. Сүз сөтне сатып алу бәяләренең нык төшүе турында бара. Ләкин кибетләрдәге бәяләргә ул берничек тә тәэсир итмәде.
– Гыйнвардан сөт сатып алу бәяләре бик нык төште, – дип зарлана Ленар Сәмигуллин. – Элек ул җәйгә кергәч, җитештерү күләме арту сәбәпле төшә иде, әле анда да ул кадәр түгел. Ә монда бәя кышын төште. Һәр сөт заводында сатып алу бәяләре төрле, әмма уртача 35 сум алалар, НДС юк. Бу узган ел белән чагыштырганда 9 сум 67 тиенгә кимрәк. Үзегез санап карагыз, хуҗалыкларыбыз көн саен 3 млн сумнан артык акча югалта, дигән сүз, аграрийлар өчен бу – бик җитди акча.
Бу проблема илнең барлык төбәкләрендә дә билгеле һәм төрле дәрәҗәдә актуаль. Аграрийлар сүзләренчә, сатып алу бәяләре бүген 5 ел элек булган дәрәҗәгә төшкән, ә бит бу вакыт эчендә азык һәм ашламалардан алып, солярка, электр энергиясе һәм техникага кадәр – барысы да кыйммәтләнде.
Алданрак Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бәяләрнең интенсив төшүен болай дип аңлатканнар иде. Министр Марат Җәббаров сүзләренә караганда, ел башында майсызландырылган коры сөтне (СОМ) сату бәясе урыны белән 280 сумга кадәр тәшкил иткән, ә җитештерү үзкыйммәте исә 215-230 сум булган. Шуңа күрә «күпләр кредит алып, майсызландырылган сөтне актив рәвештә сатып ала һәм аны киптерүгә җибәрә башлаган». Нәтиҗәдә, бу – базарда тәкъдимнәр артуы һәм бәяләрнең төшүенә китергән. Узган елгы 280 сум урынына быел апрель аенда майсызландырылган коры сөтнең бәясе, НДС санамыйча, 145 сум тәшкил иткән.
Хәтерлим, берничә ел элек тә, чит илләрдән кергән арзан коры сөт агымы транзит юлында безнең базарда «утырып калып», сөтчелек тармагында шундый ук хәл туган иде. Ул чакта аны җайга сала алдылар, бу юлы да шулай булыр дип өметләнәбез.
Очрашуыбызның ахырында гына без авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы кабинетына керә алдык. Барысы да тиешенчә: кабул итү бүлмәсендә секретарь утыра, киңәшмәләр өчен зур өстәл... Үзенчәлекле аерма шунда гына – җитәкче өстәлендә компьютер янында бәйләме белән үсемлекләр ята.
– Бу – көзге арыш, ул да сенажга һәм люцернага китте, – дип аңлатма бирде кызыксынуымны күреп, кабинет хуҗасы. – Әйткәндәй, карагыз әле, люцернасы нинди. «Шампан шешәсе» дигән тест бар: сабагының озынлыгы шампан шешәсе биеклегеннән артмаганда, аны әзерләү өчен иң яхшы вакыт дигән сүз. Үләндә протеинның иң күп чагы ул.
Үзеннән-үзе хәтергә «Тәвәккәлләр шампан эчә» дигән мәгълүм әйтем килә. Әтнәлеләр дә, терлек азыгын алдарак әзерли башлап, тәвәккәллек күрсәткән. Басу эшләрен тәмамлаганда, аларга «уйнак шәрап» шешәсе ачарга сәбәп табылсын.
«Казанские ведомости», Дмитрий Сивков