news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Улан-Баторда 60 тонналы газ ташый торган автоцистерна шартлаган: коточкыч кадрлар

news_top
Улан-Баторда 60 тонналы газ ташый торган автоцистерна шартлаган: коточкыч кадрлар

Монголия башкаласы Улан-Баторда Дунжингарав базары тирәсендә 60 тонналы газ төягән йөк машинасы шартлаган, янгын башланган. Бу хакта Монголиянең News.mn сайтына сылтама белән РИА Новости яза.

Фаҗига урынында коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр эшли, зыян күрүчеләр саны һәм җимерелүләрнең төгәл масштабы әлегә билгеле түгел. Рәсми булмаган якынча мәгълүматлар буенча, 6 кеше һәлак булган, 10нан күбрәк кеше хастаханәгә җибәрелгән.

Мәкаләдә әйтелгәнчә, көчле шартлаудан соң, йөк машинасы 30-40 метр читкә очкан. Җирле халык сүзләренчә, ялкын бик тиз таралу аркасында, берничә машинага һәм якындагы торак йортка ут капкан.

News.mn язганча, газовоз йөртүчесе әйткәнчә, бу хәл башка автомобиль белән бәрелешкәннән соң килеп чыккан булырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар