news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Үләм, тик синең кулдан түгел»: Казанда яшәүче ир-ат элекке хатынының сөяркәсен үтергән

news_top

Татарстанда яшәүче ир-атны, элекке хатынының сөйгәнен вәхшиләрчә үтергән өчен, 12 ел да 6 айга кырыс режимдагы колониягә хөкем иткәннәр. Бу хакта Казан шәһәре Яңа Савин районы судына сылтама белән KazanFirst сайты яза.

Эш материаллары буенча, ир белән хатын якынча 1 ел никахта яшәгән, ә соңыннан аерылышкан. Аерылышканнан соң, хатын-кыз элекке ирен фатирыннан чыгарган һәм аны бөтен җирдә блокка куеп, төрлечә качарга тырышкан. Әмма, элекке ире таныш булмаган номерлардан шалтыратып, аны йөдәтеп бетергән. Ә соңрак элекке хатынының башка ир-ат белән яши башлавын белгәч, бу ир янына барырга уйлый. Ир белән хатын яшәгән фатирга килеп, ир ызгыш чыгара. Бу вакытта элекке хатыны өйдә булмый. Талашкан вакытта җинаятьче көндәшен кыйный, кухнядан пычак ала һәм ирнең башына, муенына кимендә 8 мәртәбә кадый. Аннан җинаятьче элекке хатынының телефонын ала һәм кан эчендә яткан ирне фотога төшереп җибәрә.

«Сөйләшергә сорадым. Теләгәнеңә ирештеңме? Мин хәзер100 процент үләм. Тик синең куллардан түгел. Кабәхәт», – дип мессенджерда язып җибәргән.

Хатын, боларны укуга, өенә махсус хезмәтләр чакырта. Фельдшерлар зыян күргән ирне хастаханәгә алып китә. Әмма ирне коткарып кала алмыйлар. Ул күп кан югалтудан «ашыгыч ярдәм» машинасында үлә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар