Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үлә язды». Баласын төшертү өчен операция ясаткан хатынның эчке органнарын имгәткәннәр

news_top_970_100
«Үлә язды». Баласын төшертү өчен операция ясаткан хатынның эчке органнарын имгәткәннәр
https://pixabay.com/

Чита шәһәрендәге бер клиникада аборт ясаткан хатын үлә язган. Ул судка мөрәҗәгать иткән, һәм аңа операция ясаучы табибларның лицензиясе булмавы ачыкланган. Җинаять эше ачылган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Җинаять эшендә 20 томнан артык материал тупланган. Суд барышы турында адвокат Алана Семигузова РЕН ТВ каналына сөйләгән.

Әлеге клиникада 2019-2021 елларда, рөхсәт булмаган килеш, яшерен абортлар ясаганнар. Шуларның берсе үлем белән тәмамлана язган.

«Пациентның эчке органнарына җитди травмалар ясалган, ул бер ай хастаханәдә яткан», – диелә бу хәбәрдә.

Аннары ул юристларга мөрәҗәгать иткән.

«Лицензиясез эшләгән өчен, клиникага 40 мең сум штраф билгеләнде. Бу очракта зыян күрүче хатын мораль зыян өчен түләттерә ала. Ул үзенә турыдан-туры зыян китергән табиблардан да, тиешле сыйфаты булмаган хезмәт күрсәтелгән клиникадан да таләп итә ала», – ди адвокат.

Аның сүзләренчә, лицензия алыр өчен, клиника Байкал аръягы краеның Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать итәргә тиеш була. Бу вакытта закон шәхси клиникалар өчен дә, дәүләт клиникалары өчен дә бер төрле таләп куя. Таләпләр катгый, ләкин бу аклана, чөнки табибларның гамәлләренә кеше гомере һәм сәламәтлеге бәйле.

«Хәзер эш судка бирелде. Без суд утырышы башлану вакытын билгеләүне көтәбез. Зыян күрүче хатын белән шикаять бирү мәсьәләсен өйрәнәбез», – дигән Семигузова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100