«Ул - халыкларны берләштерүче күңел күпере»: Габдулла Тукай турында фикерләр
Дөнья халыклары вәкилләренең татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗаты, аның шәхесе турындагы фикерләрен тәкъдим итәбез.
Фатих Әмирхан, язучы:
Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды; аны аңлады, ул җырлаган нәрсәләрнең үз рухындагы нәрсәләр икәнен аңлады, тойды…
Шәхси тормыштан мәхрүм Тукаев үзенең шигырьләре, ул шигырьләрнең халык күңелендә яңгыраткан яңгырашы белән генә яшәде, шул гына аңа тормыш иде.
Сәгыйть Сүнчәләй, шагыйрь, тәрҗемәче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе:
Тукай куәтле иде... Нинди козырьлар алдында да “мин”леген кимсетми, горурын, гыйззәтле нәфсен җуймый иде. Ул дәүләтле кешеләргә түбәнтен югары карый иде...
Тукай башта ук оста язды. Аның искерәк шивә белән язылган шигырьләре дә шаян дикъкать бит! Тукай газиз телебезгә шактый нык нигез салып куйды.
Фәтхи Бурнаш, язучы, әдәби тәнкыйтьче, журналист:
Тукай – үзенең шигърияте белән инкыйлабка кадәр килгән шагыйрьләр дөньясының атасы булып калачак шагыйрь.
Үз дәверендә үк һәм үзеннән соң килгән шагыйрьләр арасыннан бик күбесенең Тукай мәктәпчесе булып китүләре дә моңа шаһит булачак.
Кави Нәҗми, язучы, җәмәгать эшлеклесе:
Тукай иҗаты – татар халкының мәдәни үсешендә иң яхшы сәхифә.
...Тукайны халык шагыйре дәрәҗәсенә күтәргән сыйфатларның нигезендә татар халкының азатлыгы өчен көрәш юлындагы кичерешләрен тирән художество чынлыгы белән әйтеп бирү көче ята. Укучылар аның әсәрләрендә бөтенләй яңа, үзенчәлекле мәгънә, моң ишетәләр.
Тукай лирикасы хәзерге көндә дә үзенең дулкынландыргыч көчен бөтен тулылыгы белән саклый. Тукайның мәхәббәт темасына багышланган шигырьләрендә дә дөнья әдәбиятындагы иң зур художниклар тудырган әсәрләр белән янәшә торырлык җәүһәрләр балкый.
Наҗар Нәҗми, шагыйрь:
Һәр халыкның үз бөек шагыйрьләре барлыгын беләбез. Аларның илләрендә булып, шул ил телендә сөйләшә алмау сәбәпле, теге яки бу бөек шагыйрьнең үз халкы йөрәгендә ничек яшәгәнлеген тәрҗемә китаплар, тикшеренүләр аша гына белгәнгә күрә, бөтен күңел нечкәлекләре белән тою кыен. Үз халкының йөрәгендә Тукай шикелле яшәгән шагыйрьне дә җир йөзендә очрату авырдыр. Кайда барма – Тукай, хәтта кабер ташларында Тукай сүзләре. Халкы йөрәгендә ул шул кадәр тамыр җәйгән ки, әгәр дә берәр явыз көч, явыз рух Тукайны тартып алырга теләсә, аны, җире һәм халкы-ние белән, хәтта кабер ташлары белән бергә суырып алырга туры килер иде, ләкин бу мөмкин булмаган хәл! Менә нинди ул Тукай! Тукай – чын мәгънәсендә халык шагыйре!
Әнгам Атнабаев, шагыйрь:
Балачакта үзем күргән-белгән кешеләрнең татар, башкорт дигән милләтләргә аерып йөртелүен белми идем. Ә Тукайны белә идем. Аның татармы, башкортмы икәнен белми идем, ә шундый аңлаешлы җырчы барлыгын белә идем. Ул миңа әнкәемнең күкрәк сөте белән кергән, әбиемнән ишеткән әкият булып күңелемә сеңгән.
Тукай – татар халкының бөек улы ул. Бу якты дөньяга яз килгән, яз киткән. 27 ел эчендә шултиклем ерак киткән, без аны һаман куып җитә алмыйбыз, ул һаман алда, һаман безне өйрәтә, безне укыта. Авылда яше дә, карты да укытучыларга “апа” яки “абый” дип дәшә. Тукай да бит, яшь булуына карамастан, безнең өчен һаман да абый, укытучы абый. Башкорт халкы да Тукайны үзенеке дип исәпли. Башкорт әдипләре дә Тукайны үзләренең укытучылары дип йөртә. Шуңа күрә дә башкорт халкы һәм аның әдипләре Тукай алдында ихтирам белән баш ия.
Хатыйп Миңнегулов, әдәбият галиме:
Тукай – шагыйрь генә түгел, ул – публицист һәм журналист, тәнкыйтьче, фольклорчы, тәрҗемәче, сәясәтче, педагог та. Боларның һәммәсендә Тукай үзенең саллы сүзен әйткән, “гүзәл эзен” калдырган. Аның мирасы заманага аваздаш булып бүген дә яши, бүген дә уйландыра. Тукай – Россия киңлекләренә, дөнья кыйтгаларына сибелгән татарны туплап, бербөтен итеп тотучы көч тә. Шуңа күрә аның әсәрләрен уку, белү, күңел хәзинәсе итү – һәр татарның вөҗдани бурычы.
Сәгыйт Агиш, башкорт язучысы:
Тукай – үзенең замандашлары, яшьтәшләре өчен генә түгел, үзеннән бик күпкә яшь кешеләргә дә, киләчәктә туачак балаларга да замандаш булган шагыйрь. Тукай һәр буынга яшьтәш. Тукай һәр буын белән яңара. Чөнки тукай – гасырлар шагыйре.
Муса Җәлил, герой-шагыйрь:
Тукай... халыкның иң күпчелеген хыялландырган хаклык, тигезлек идеалына омтылды. Шуның өчен ул халык шагыйре исемен ала алды.
Гази Кашшаф, әдәбият галиме һәм әдәбият тәнкыйтьчесе:
Тукай хаклык өчен, халыклар азатлыгы өчен, гаделлек һәм рухи бөеклек өчен көрәшүнең изгелеген меңнәрнең күңеленә салды.... Аның шушы тәэсир итү көче хәзер дә сүрелми, үскәннән-үсә бара.
Соңгы җырын “палач балтасына башны тоткан килеш” язган Муса Җәлил тормышында да Тукай рухы, Тукай дәртлелеге чагыла.
Иван Нехода, украин шагыйре:
Украина халкы Татарстанның сугыш батырларын гына түгел, каләм батырларын да белә. Татар халкының сөекле язучыларын һәм шагыйрьләрен – бөек Тукайны, атаклы Гафурины, талантлы Такташны, ялкынлы шагыйрь, батыр сугышчы Муса Җәлилне белә һәм хөрмәт итә минем халкым.
Мохтар Ауэзов, казакъ язучысы:
Аның иҗаты бөек Пушкинның ирек сөюче шигъриятенә якын тора.
Тагын шунысы да әһәмиятле: Пушкин реализмын кабул иткән Тукай шул чор җәмгыятенең яраксыз якларын һәм тарихи каршылыкларын ачып сала алды. Тукай чын халык шагыйре иде.
Сөләйман Рөстәм, азәрбайҗан шагыйре:
Искиткеч талантка ия Габдулла Тукайның шигъри мирасы татар шагыйрьләре милке генә түгел, ул барлык тугандаш халыклар шагыйрьләре өчен дә кадерле һәм газиз.
Татар халкының кодрәтле шагыйре Габдулла Тукай язып калдырган әсәрләрендә яши һәм мәңге яшәр. Аның шигырьләре телләрдә һәм йөрәкләрдә. Габдулла Тукай кебек искиткеч талантлар тудырган татар халкына дан!
Кайсын Кулиев, балкар шагыйре:
Төрки телләрдә язган язучыларның татар әдәбиятыннан өйрәнмәгәннәре юктыр дип беләм мин. Казакъларга, кыргызларга, үзбәкләргә, төрекмәннәргә дә, безгә – Кавказда яшәүче балкарларга, карачай, кумык, азәрбайҗан халыкларына да – татар әдәбиятының шифасы, файдасы бик күп булды. Без бүген дә меңьеллык тарихы булган бу әдәбиятка, аның язучыларына зур рәхмәтлебез. Тукай... Тукай – иң олуг уртак шагыйрьләребезнең берсе. Безгә аның иҗаты яхшы таныш, Кавказда аны укыйлар, татар телендә дә укыйлар, тәрҗемәдә дә. Ул – безнең сөекле шагыйребез генә түгел, халыкларны берләштерүче күңел күпере дә.
Мостафа Өнәр, төрек шагыйре:
Минем татар телен өйрәнүче хәлфәм татар халкының кеп-кечкенә Апуштан бөек Тукайга әверелгән сөекле шагыйре Габдулла Тукай булды. Ул инде күптән, 27 яшендә үк мәңгелеккә үлемсезләр дөньясына күчте. Ләкин аның зур иҗаты бүген дә сау-сәламәт, бүген дә яшь, бүген дә рухландыра.
Айхан Енал, төрек шагыйре:
Тукай – төрки дөньяның иң зур шагыйрьләреннән берсе. Ул – тәрҗемәсез дә аңлашыла торган шагыйребез. Тукай – дәрья, ничәмә-ничә буын шагыйрьләребезнең илһамчысы. Мондый шагыйрь бөек милләттә генә туа ала. Мондый шагыйре булган милләт үлемсез.
Сакен Габдрахманов, казакъ шагыйре:
Казакъ җире Тукайның икенче Ватаны булып санала. Тукайның иң тәүге иҗат чәчәкләре казакъ җирендә – Җаек буйларында бөреләнгән. Иң беренче әсәрләре шунда язылган, шунда басылган, шунда дөнья күргән.
Казакъ җире Тукайны әле дә онытмый. Бүген дә аның әсәрләрен газета-журнал битләрендә, хәтта яңа басылып чыккан аерым китап рәвешендә күрергә була. Бу инде казакъ халкының Тукайга мәхәббәтен, тукайга хөрмәтен күрсәткән ачык бер дәлил булып тора.
Габдулла Арипов, үзбәк шагыйре:
Тукай татар халкының гына түгел, бәлки барлык төрки халыкларның , шул исәптән үзбәк халкының да сөекле шагыйре булып санала. Тукайның теле дә, әсәрләренең рухы да безгә гаять үз һәм якын, аның сазы-моңнары безнең күңелләрдә дә аваздаш яңгыраш таба.
Тукай һәм башка татар язучыларының иҗаты Үзбәкстан җиренә демократик фикерләр, алдынгы карашлар үткәрүче бер күпер булды, дисәк, шәт бер дә ялгышмабыз.
Лазиз Булатов, Ташкент дәүләт университеты профессоры:
Бөек татар сүз остасы Габдулла Тукай дөнья әдәбиятының сирәк очрый торган шәхесләреннән берсе иде. Аның бөтен тормышы, иҗаты, көрәше – чын фидакарьлек, чын каһарманлык үрнәге, халыкка хезмәт итү, халык өчен көрәшү үрнәге!
Тукайның ялкынлы әсәрләре халыкны һәр урында азатлыкка, үсешкә-яктылыкка чакырды, көрәшкә өндәде. Шунысы игътибарга лаек: бу татар шигыре остасының әсәрләре 1906 елда ук Баку матбугатында да чыга башлады. Азәрбайҗанның алдынгы карашлы кешеләре, зыялылары, шул вакытта ук шагыйрь әсәрләрендә әдәбиятның яңа төсмерләрен күрделәр, үзен олы, зур шәхес итеп таныдылар.
Тукай бөтен барлыгы, бөтен яшәеше белән үз халкына бирелгән шәхес иде. Аның рухын, исемен, иҗатын ничек кенә тәкъдир итсәк дә аз булыр.