«Ул үзен татар мәдәниятен үстерәм дип саный»: Дизайнер Алиянең бизәкләрен урлаганнар
Бренд-дизайнер, иллюстратор, орнаменталист Алия Сабитова социаль челтәрләрендә үзенең авторлык бизәген чираттагы мәртәбә урлаулары, татар мәдәниятен популярлаштыру сылтавы белән киемгә чигеп сатулары турында сөйләде.
Рәссам хәбәр иткәнчә, чираттагы бер «дизайнер» социаль челтәрдә: «Шәхси идеяләрем» һәм «чигү өчен схемаларны ясалма фәһемдә генерациялим», – дип язып бизәкләр урнаштырган. Әмма Алия Сабитова шушы ук бизәкне 2019 елда ук ясадым дип пост чыгарды.
«Ул да үзен татар мәдәниятен үстерәм, дип саный»
«Минем эшне «күчереп алган» кеше белән элемтәгә чыктым. Һәм бу ханым монда бернинди проблема да күрми. Ул үзен шушы рәвешле татар мәдәниятен үстерәм дип саный, әмма интернеттагы һәр рәсемнең авторы һәм авторлык хокуклары булуын уйлап та карамый. Бу ханым интернеттан бизәкне йөкләп алган да аны киемгә, аксессуарларга чиккән. Ул моны миңа турыдан-туры әйтте. 2019 елда ук ясаган бизәгемне калфакка чиккән.
Фото: © Алия Сабитова тәкъдим итте
Фото: © Алия Сабитова тәкъдим итте
Киемдә дә күрдем, тик бу аның ясалма фәһемдә эшләгән генерациясе булырга мөмкин. Мин аннан алып ташлавын сорадым, ул бетермәде һәм бетерергә җыенмавын әйтте. Без әле сөйләшүне дәвам итәбез, бәлки ул кире уйлар һәм бетереп ташлар, чөнки минем өчен бу күңелле хәл түгел.
Миннән алган әлеге бизәк заказга эшләнгән иде. Кеше миңа заказ бирде, акча түләде, үз продукциясен чыгарды һәм сатты. Хәзер алар моның белән шөгыльләнми инде, тик шулай да… Алар минем белән гадел эшләде һәм минем эшем өчен түләде», – дип сөйләде Алия Сабитова.
Фото: © Алия Сабитова тәкъдим итте
Бер дизайнерның авторлык бизәге + ясалма фәһем генерациясе = икенче дизайнерның авторлык бизәге (түгел)
Алия сөйләгәнчә, хәзер ясалма фәһем бик үсештә булган вакытта үзләрен дизайнер дип санаучылар да бик арткан, гәрчә алар чынлыкта дизайнер түгел. Алар рәсемне яки бизәкне ала, аны ясалма фәһемгә «кертә», бераз кайсыдыр җирен үзгәртә дә, моны үзенең «авторлык» рәсеме дип атый.
Ягъни, шундый тенденция барлыкка килде: әгәр элек чын рәссамнан аның бизәген алып тулысынча күчерсәләр, хәзер җитмәсә ясалма фәһем белән дә эшлиләр, бу авторлык хокуклары вазгыятен тагын да катлауландыра.
«Хәзер «дизайнерлар» ничек эшли? Кемнеңдер авторлык бизәген ала, шуңа генерация темасы, мәсәлән, «бу бизәкне сәйлән белән чигү стилендә эшләргә», дип билгели. Охшаш бизәкне күчереп алалар һәм эшлиләр.
Фото: © Алия Сабитова тәкъдим итте
Кичә бер рәсем таптым: кеше минем Су анасы иллюстрациясен алган, ясалма фәһемгә кертеп чыгарган да «яңа» иллюстрация ясаган. Әйе, ул аерыла. Әгәр бу рәсем янына үз эшемне куйсам, аның минем эштән генерацияләнгәнен бик җиңел раслый алам.
Кешеләр шулкадәр ялкауланды. Алар нәрсәдер эшләргә, шушы эшчәнлекне алып барырга тели, тик алар бизәкләрне дә өйрәнергә, үзләренә яңа рәсем ясатып алу өчен дизайнерлар белән дә элемтәгә керергә теләми. Алар бары тик автордан әзерне генә алырга тели. Минем кайбер эшләремдә электрон имза бар, ягъни, авторы күрсәтелгән. Кешеләр аны яки буяп куя, яки рәсемнең бу өлешен кисеп ала.
Алар гел бер сүз белән аклана: «Ә мин авторы сез булуын белмәдем. Сезнең рәсем интернетта бар, мин аны йөкләп кенә алдым», – диләр.
Өстәвенә, кыюраклары әле миңа бизәкләремнең популяр булуына һәм аны бөтен кеше дә куллана алуына, киресенчә, сөенергә генә кирәк, дип әйтә. Күз алдына китерәсезме?!» – дип сөйләде Алия.
Фото: © Алия Сабитова тәкъдим итте
«Илһам алыгыз, зинһар, сатмагыз гына»
Алия үзенең авторлык бизәген рөхсәтсез үзләштергән кешеләрне ничек табуын да сөйләде.
«Мин идеяләр һәм рәсемнәр эзләүгә корылган визуаль социаль челтәрләрне һәм башка сайтларны күчермәләр булу ихтималына тикшереп, карап торам. Чөнки гел үз эшләремне кабатлауларга тап булам. Үземнең берәр нәрсәмне күрсәм: «Зинһар, алып ташлагыз, зинһар, сатмагыз», – дип кешечә язам, чөнки бик еш ясыйлар һәм сату өчен кулланалар.
Кеше минем авторлык бизәген үзе өчен кулланса, иҗат белән шөгыльләнсә, чиксә, рәсем ясаса бер хәл. Бу ярый, мин каршы түгел. Илһам алыгыз, тик зинһар, сату өчен түгел. Әмма хәзер бик күп кеше моның белән нәкъ менә сату өчен шөгыльләнә, бу бик аяныч», – дип сөйләде Алия.
Алия авторлык иллюстрацияләре ясау белән 2016 елдан бирле – инде 10 ел дәвамында шөгыльләнә
«Соңгы елларда татарча бөтен нәрсә, бизәкләр һәм башкалар бик популярлашты. Шуның аркасында артык тырышмыйча гына: футболкага, чынаякка һәм башка нәрсәләргә рәсем төшереп, шундук акча эшләргә теләгән «дизайнерлар» пәйда булды.
Хәзер идеяләр һәм рәсемнәр эзләүгә корылган визуаль социаль челтәрләр, онлайн фотохостинг сайтына чит-ят рәсемнәрне бик актив кертәләр. Менә шуннан бизәк табалар да, аннан-моннан сырлап куялар да һәм менә сиңа – бизнес.
«Әгәр сездән күчерүләрен теләмәсәгез, куймагыз», – диләр. Ә ничек куймаска соң? Мин иҗади кеше, минем бүлешәсем килә һәм минем үз иҗатымны чыгару хокукы бар. Тик иҗат кешесенә йомылып яту – яхшы түгел», – дип фикерли Алия.
Плагиат белән ничек көрәшергә?
«Беренче чиратта – бу хакта сөйләргә кирәк. Татар дизайны индустриясе зур түгел һәм барысы да бер-берсен белә. Бу кешеләрне белүчеләр табыла. Миңа берничә кеше язды, минем бизәкне үзләштергән кешене белүләрен әйттеләр.
Әлбәттә, бу мәсьәләне хокукый яктан хәл итү кирәк. Тик минем моның белән көрәшерлек ресурсларым юк, чөнки юрист белән элемтәгә керергә, акча түгәргә, судка кадәрге дәгъва язарга, моңа вакыт сарыф итәргә кирәк. Болар өчен вакыт та, көч тә юк. Мин барысын да яхшылык белән җайларга тырышам», – дип йомгаклады Алия.
Чыганак: «Миллиард.Татар», Регина Яфарова