Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ул үзе килде»: чит ил студентларын балигъ булмаган кызны көчләгән өчен хөкем итәләр

news_top_970_100
«Ул үзе килде»: чит ил студентларын балигъ булмаган кызны көчләгән өчен хөкем итәләр
Фото: © «Татар-информ», Кирилл Гомәров

Бүген Казанда 14 яшьлек кызны көчләү эше буенча суд процессы башланды. Тикшерү версиясе буенча, ике Мисыр гражданы һәм Алжир гражданы аны наркотиклар кулланырга мәҗбүр иткәннәр, аннары көчләгәннәр. Гаепләнүчеләр үзләрен балигъ булмаган кызның корбаннары булуларын әйтәләр. Гаепне катгый рәвештә кире кагалар, дип яза «Татар-информ»га Елена Фенина.

Казанга табиб булырга дип укырга килгәннәр, әмма рәшәткә артында калганнар

Бүген Казанның Мәскәү район судында Казаннан 14 яшьлек кызны Мисыр һәм Алжирдан өч студент көчләү эше буенча суд процессы башланды.

Тикшерү ачыклаганча, Мисырдан ике студент һәм Алжирдан бер кеше – Буф Шамсседдин, Мәхмүт Зеяд Яссер Мөхәммәт һәм Элдин Омар Ваел Мөхәммәт Казанга медицина университетына табиб булу өчен укырга килгәннәр. Дөрес, аларның җинаять эшендә катнашулары билгеле булгач, аларны уку йортыннан куалар.

Материаллардан күренгәнчә, 2023 елның 31 гыйнварында студентлар 14 яшьлек кызны көчләгәннәр. Зыян күрүче тикшерүләргә берничә сәгать дәвамында үзен мыскыл иткәннәрен сөйләде. Ул өенә кайткач, барысын да әтисенә сөйли. Әтисе җинаять турында полициягә хәбәр итә.

Җинаять эше кылуда шикләнелүчеләр оператив рәвештә тоткарлана һәм февральнең беренче көннәрендә судка китерелә. Сак чарасын сайлау процессына, тоткарланган студентларга ярдәм итү максатыннан, зур төркем килә. Барысы да бертавыштан, егетләр бернәрсәдә дә гаепле түгел, дип әйтәләр.

Фото: © «Татар-информ», Кирилл Гомәров

Студентлар суд утырышы вакытында кыз белән интернетта танышулары турында сөйләделәр. Ул үзенә 19 яшь дип әйткән һәм егетләргә түләүле интим хезмәт күрсәтергә риза булуын белдергән. Ләкин, үз вәгъдәсен үтәгәннән соң, үзенә 14 яшь кенә булуын әйткән һәм, җинаять статьясы белән янап, өстәмә түләү сораган. Чит ил кешеләре түләүдән баш тарта, ә тиздән үз ишек төбендә полиция хезмәткәрләрен күрә.

Студентлар елмаеп тора, тик берсе генә журналистлардан йөзен яшерә

Ярты ел инде гаепләнүчеләр СИЗОда. Суд процессы 30 гыйнварда ук башланырга тиеш иде, ләкин гаепләнүчеләрне конвой китерә алмаган, утырышны күчерергә туры килә.

Бүген суд, ниһаять, башланды: чит ил кешеләрен суд залына «наручниклар»да, конвойлар озатуында алып килделәр. Гаепләнүчеләр әлеге хәлгә бер дә борчылмый кебек күренә – алар елмаеп тора, тик берсе генә журналистлардан йөзен яшерә.

Зыян күргән кыз үзе бүген судка килмәгән, әтисе дә килмәгән. Адвокатлардан билгеле булганча, бүген аларның катнашуы мәҗбүри түгел, алар киләсе суд процессына килергә планлаштыралар.

Фото: © «Татар-информ», Кирилл Гомәров

Гаепләнүчеләрне яклаучыларның берсе Сергей Николаев, кешене суд карары чыкканнан соң гына гаепле дип танырга була. Бу вакытка кадәр җинаять булган дип раслау дөрес түгел, дип ассызыклаган.

«Мин, гаепләнүче Буфны яклаучы буларак, бу эш буенча объектив дәлилләр юклыгын, барысы да бер генә кешенең сүзләренә нигезләнгәнлеген әйтә алам. Аның күрсәтмәләре каршылыклы. Алдан тикшерү вакытында зыян күрүче берничә тапкыр үз күрсәтмәләрен үзгәртә. Болар барысы да мондый күрсәтмәләргә ышаныр алдыннан аларны тикшерергә кирәклеге турында сөйли», – дип сөйләде Николаев.

Адвокат берничә тапкыр кызның сүзләре бернинди дә дәлил белән расланмаганлыгын ассызыклады.

«Бу егетләрнең беркайчан да начар эшләрдә катнашы булмаган, алар уңай характерлана», – ди адвокат.

«Бернинди көч куллану юк, бу кызның ихтыярыннан башка берни эшләнмәде»

Медицина студентлары ни өчен уку йортыннан куылган икәне турындагы сорауга адвокат Николаев җавап бирүдән баш тарта.

«Өч гаепләнүче дә бу кызның ихтыярына каршы бернинди көч куллану, бернинди законга каршы берни эшләнмәгәнлеге турында әйтәләр», – дип билгеләп үтте адвокат.

Фото: © «Татар-информ», Кирилл Гомәров

Исегезгә төшерәбез, чит ил кешеләрен РФ Җинаять кодексының авыр маддәләре буенча – балигъ булмаган кешене көчләү һәм наркотиклар куллануга омтылу буенча гаеплиләр. Тикшерү версиясе буенча, көчләү көнендә гаепләнүчеләр кызны наркотиклар кулланырга мәҗбүр иткәннәр.

Соңгы эпизод аркасында аларга 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү һәм көчләү өчен шундый ук срок яный.

«Хәтта кыз да, барысы да ике якның ризалыгы белән булды, дип әйтә»

Эш буенча беренче суд процессы башланды. Массакүләм матбугат чаралары вәкилләре аңлашыла торган сәбәпләр аркасында кертелмәде. Зыян күрүченең яшенә бәйле эшне ябык режимда карарга карар ителә.

Утырышлар залы ишекләре ябылгач, суд бинасында ике чит ил кешесе пәйда булды. Алар иптәшләренә ярдәм итәргә килгән.

«Алар гаепле түгел, хәтта кыз да, барысы да ике якның ризалыгы белән булды, дип әйтә. Әмма аның әтисе аларның гаепле булуларын таләп итә», – дип аңлата аларның берсе, начар гына русча сөйләп.

Утырыш 10 минуттан артык дәвам итми. Чит ил кешеләренә тәрҗемә итәргә тиешле тәрҗемәченең авырып китүе ачыклана.

Конвой гаепләнүчеләрне чыгарганда, алар дусларын шатланып каршы ала, туган телләрендә нәрсәдер кычкыра.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 13 февраль 2024
    Исемсез
    Юнсезләр, ул бит бала гына
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100