Ул турында хыялланып, сигез ятимгә әти-әни булалар: Татарстаннан күпмилләтле гаилә тарихы
«Ел гаиләсе» Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабында «Алтын гаилә» номинациясендә Татарстаннан күпбалалы Егоровлар гаиләсе катнаша. Ир белән хатын ун бала – үзләренең өч баласын һәм тәрбиягә алган сигез бала тәрбияләп үстергән. Бер уллары хәзер махсус операциядә хезмәт итә. Рус, татар һәм чувашларның зур гаиләдә ничек дус-тату яшәүләре турында «Татар-информ»га күпбалалы әни Анна Егорова сөйләгән.
«Әтине гаиләгә тәрбиягә балалар алырга күндердек»
Валерий Семенович һәм Анна Александровна Татарстанның Алексеевск районы Чуваш Майнасы авылында яши. Алар клубта кичке биюдә таныша, бер караштан бер-берсенә гашыйк булалар.
«Без 1983 елның июнендә, мин Тәтеш педучилищесын тәмамлап, туган авылыма кайткач, таныштык. Очрашып йөри башладык, 1984 елның гыйнварында өйләнештек», – дип исенә төшерде Анна Александровна.
Валерий да, Анна да, биш-алты балалы гаиләдә үскән. Әлбәттә, яшьләр үзләре дә әти-әни булырга тели. 1984 елда аларның кызлары Светлана, ә 1989 елда Людмила, ә тагын алты елдан Елена туа. Ул елларда күпбалалы әни башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли, ә ире колхозда хезмәт куя, умартачылык белән шөгыльләнә. Валерий ун елдан артык авыл клубында да эшли, ә хәзер шәхси эшмәкәр. Хәзерге вакытта Анна – хуҗабикә. Егоровлар 42 ел бәхетле гомер кичерә, ике ел элек рубин туйларын билгеләп үткәннәр.
Анна Александровна сүзләренчә, гаиләгә тагын балалар кабул итү идеясе олы кызлары Светлана аркасында туган.
«Ул күрше авылда инглиз теле укытучысы булып эшләде. Берсендә директорлары педсоветта укытучыларга тәрбиягә бала алырга тәкъдим иткән. Без бу тәкъдимне хупладык һәм бер малай алырга булдык, чөнки бездә гел кызлар гына, ә ирем малай теләде», – дип сөйләде Анна ханым.
Гаилә башлыгы бу тәкъдимне шундук кабул итми. Әмма ныклы сөйләшүләрдән соң ул әлеге җитди һәм җаваплы адымга бара. Шулай итеп, 2007 елда гаиләдә Вадим һәм Максим Башлыковлар барлыкка килә. 2011 елда Егоровлар тәрбиягә тагын өч бала – Андрей, Нина һәм Евгений Денисовларны ала. Ә 2018 елда аларның гаиләсенә Анастасия, Тимофей һәм Мария Каргиннар да сыена.
Яшь булуларына да карамастан, бу сабыйларның һәрберсенең катлаулы тарихы була.
«Өлкән Башлыковлар тома ятим иде. Денисовларның әтиләрен ата-ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр, ә әниләре асылынып үлгән иде. Каргиннар – өчесе өч әтидән, ә әниләре төрмәдә утырган. Әмма балаларыбыз барысы да яхшы, мәрхәмәтле», – ди Анна ханым.
Тәрбиягә алган уллары лейкоздан вафат була
Егоровларның барлыгы 11 баласы була – үзләренең өч баласы һәм тәрбиягә алган сигез бала. Тик, кызганыч, тәрбиягә алган бер уллары 2016 елда вафат була.
«Евгений Денисов дәвалап булмый торган авыру – кан рагы белән авырды, аңа нибары 9 яшь иде. Без озак көрәштек, мин ел ярым аның белән хастаханәдә булдым. Табиблар мөмкин булганның барын да эшләде, тик кызганыч, барып чыкмады...», – дип исенә ана Анна Егорова.
Кызганыч, бу алар гаиләсендәге беренче фаҗига түгел. Элек тә җитди күңелсезлекләр була: Егоровларның ике мәртәбә йортлары яна.
«Беренче янгын көндез, барыбыз да өйдә вакытта булды. Бәхеткә, беребезгә дә зыян килмәде. Ул вакытта, 2003 елда, бернәрсәсез калдык: йорт һәм каралты-куралар янып бетте. Янгынның сәбәбен ачыклый алмадылар. Икенче янгын төнлә булды. Йокларга яткач, күршебез шалтыратты һәм: «Сездә нәрсәдер яна!» – диде. 2013 елда йортны саклап калып булды, каралтылар янды», – дип сөйләде Анна.
Бәхеткә, йортларын иминиятләштергән булалар. Бу хәсрәтне җиңәргә гаиләгә игелекле авылдашлары булыша. Хәзер Егоровлар агач өйдә түгел, ә ике катлы кирпеч йортта яши.
Фото: © Егоровларның гаилә архивыннан
Бал кортлары – борынгы гореф-гадәт
Егоровларның бакчасы да бар, анда бәрәңге, кыяр-помидор, алма һәм чия үстерәләр. Гаилә умарта кортлары, кош-корт та тота. Кагыйдә буларак, бакчада барысы бергә җыйнаулашып эшли, ә бал кортларын бары тик ир-атлар гына карый.
Умарта белән мавыгу – үткәннәргә барып тоташа торган борынгы шөгыль. Валерий Семеновичның бабасы Василий Егоров дүртенче буын умартачы була һәм үзенең умарталыгын тота. Бөек Ватан сугышы башлангач, ул хәбәрсез югала, ике баласы – Елизавета һәм Семен ятим кала.
Валерий Семеновичның әтисе Семен Васильевич, әтисенең кәсебен дәвам итә. Әнисе Елена белән умарта кортларын тәрбияләп тора. Дәһшәтле сугыш елларында бал кыйммәтле ризык кына түгел, ә төрле авырулардан дару да була.
Хәзер Валерий Егоров гаилә кәсебен горурланып дәвам итә. Бал кортларын карарга аңа балалары һәм оныклары булыша.
«Үзеңнекеләрне ачуланып була, ә тәрбиягә алган балаларны ярамый»
Күпбалалы әти-әни балаларында төрле мавыгулар үстерергә тырыша.
«Максим һәм Андрей Башлыковлар кечкенәдән үк милли көрәш белән мавыга, аларның дипломнары, медальләре һәм грамоталары бик күп. Малайлар шулай ук чаңгы спорты, җиңел атлетика белән дә шөгыльләнә», – дип сөйләде Анна Александровна.
Үз кызлары күптән үсеп беткән инде, хәзер үз гаиләләре бар. Алар барысы да әниләре юлыннан киткән – югары педагогик белем алып, үз һөнәрләре буенча хезмәт куя. Светлана инглиз теле укыта, Елена тәрбияче булып эшли, ә Людмила бию мәктәбендә хореограф булып эшли. Вадим һәм Максимның да үз гаиләләре бар. Вадим Түбән Камада яши һәм эшли, ә Максим – Чаллыда. Егоровларның барлыгы тугыз оныклары бар – җидесе үз балаларыннан һәм икесе тәрбиягә алган улларыннан.
«Төпчек балалар – Анастасия, Тимофей һәм Мария – хәзер безнең белән яши. Алар иҗат ярата – җырлыйлар һәм бииләр, безгә төрле бәйгеләрдә ярдәм итәләр», – дип сөйләде Аннан ханым.
Тәрбиягә алган уллары Андрей Денисов чын ватанпәрвәр булып үсә, тормышында мөһим карар кабул итә – махсус операциядә катнаша.
Анна ханым сүзләренчә, тәрбиягә алынган балаларга әни булу авыр түгел. Балаларга зур мәхәббәт бөтен авырлыкларны һәм борчуларны җиңәргә булыша.
«Тәрбиягә алган балаларыбыз мәрхәмәтле һәм безне ярата. Беренче вакытларда, алар гаиләгә ияләшкәндә генә авыррак булды, алар безнең тәртипне һәм таләпләрне аңларга тырышты. Ә соңыннан тәрбиягә алынган балалар берни белән дә аерылып тормый инде, алар хәтта үзеңнекеләргә караганда да якынрак була. Үзеңнекеләрне ачуланырга, йомшак җирләренә эләктереп алырга була, ә тәрбиягә алган балаларны – ярамый», – дип сөйләде Анна Егорова.
Егоровлар гаиләсе «Гасырлар авазы» бәйгесендә
Фото: © Егоровларның гаилә архивыннан
«Өйдә чувашча һәм татарча сөйләшәбез»
Егоровлар – күпмилләтле гаилә. Валерий Семенович – чуваш, Анна Александровна – татар, ә тәрбиягә алган балалары – руслар. Аларның йортында һәрвакыт дустанә мохит хөкем сөрә.
«Без бер-беребезне тыңларга тырышабыз, бөтен проблемаларны бергә хәл итәбез. Балалар безнең белән гадәттә борчулары турында сөйләшә», – ди Анна ханым.
Егоровлар милли гореф-гадәтләрне дә саклый, милли кухняны ярата һәм өйләрендә туган телдә аралаша.
«Без ирем һәм үз балаларыбыз белән чувашча сөйләшәбез. Ә минем туганнарым килгәч, татарча сөйләшәбез. Балаларыбыз чуваш телен дә, татар телен дә аңлый. Без һәрвакыт милли бәйрәмнәрне – Сабантуй, Уяв, Май чабу, Пасханы уздырабыз», – дип сөйләде күпбалалы әни.
Күпбалалы гаилә төрле республика бәйгеләрендә дә катнаша һәм еш җиңә.
Ахырда күпбалалы әни Анна Егорова илдә туучылар санын арттыру өчен ниләр эшләргә кирәклеге турындагы фикерләре белән уртаклашты.
«Минемчә, гаиләдә һичьюгы өч бала булырга тиеш. Гаиләләргә бала алып кайтырга нәрсә комачаулый? Дәүләт булыша, акча бирә, кием-салым, азык-төлек бар. Без үскәндә хәтта бернинди подгузниклар да юк иде бит. Бер бала гадәттә иркә булып үсә. Ә зур гаиләдә балалар үзара хөрмәткә, эш яратырга өйрәнә, үзләрен-үзләре тәрбияли, әти-әниләрен һәм өлкәннәрне ихтирам итә», – дип йомгаклады ул.
Чыганак: «Татар-информ», Наталья Рыбакова