Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ул тугыз яшьлек малай гына..." Кешене тереләй яндырып үтергән өчен тугыз яшьлек малайның әнисенә 100 сум штраф салдылар

Шуның өчен бер малайның әнисенә йөз сум штраф салганнар.

news_top_970_100
"Ул тугыз яшьлек малай гына..." Кешене тереләй яндырып үтергән өчен тугыз яшьлек малайның әнисенә 100 сум штраф салдылар

Быел октябрь урталарында Пермь өлкәсенең Чайковский шәһәрендә тугыз яшьлек малай һәм аның иптәше сукбай ир-атны тереләй яндырып үтергән. Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия карары белән, бу малайның әнисе ата-ана вазифаларын җитәрлек үтәмәүдә гаепле дип табылган. Хатынга 100 сум штраф салганнар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Чайковский районы прокуроры Егор Шмырин әлеге фаҗига буенча тикшерү башланганын әйткән. Беренче чиратта мәктәпне тикшерәчәкләр, дип яза «Комсомольская правда».

Фаҗига 14 октябрьдә «Чәчәкләр» кибете тирәсендә булган. Подвалга керә торган ишек янында көчле янгын чыга. Утны сүндергәндә, коткаручылар 38 яшьлек ир-ат мәетен таба. Аның сукбай икәне ачыклана. Бу кеше биредә картон тартмалардан үзенә торак ясап куйган булган.

Биредә яшәүчеләр сөйләгәнчә, подвал янында тугыз яшьлек ике малай йөргән. Аларның берсе, кәгазь кисәкләренә ут төртеп, сукбай өстенә ташлаган. Шулай итеп ир-атның киемнәренә ут капкан һәм ул янып үлгән.

Ике малай да өченче сыйныфта укый. Гаиләләре яхшылардан исәпләнә. Моңа кадәр начар гамәлләр кылулары да билгеле түгел, диелгән әлеге хәбәрдә.

Судта малай: "Мин алай булыр дип белмәдем, миңа нәрсә булачагы кызык иде", - дип елаган. Бомжны шушы йортта яшәүчеләр коткармакчы булган, әмма булдыра алмаганнар. 

"Ул тугыз яшьлек малай гына, үзенең ни эшләгәнен аңламаган", - дип язалар социаль челтәрләрдә. Кайберәүләр исә малайга җитди җәза бирү яклы. "Хәзер балаларның йомшак җиренә биреп алу түгел, каты сүз әйтергә дә ярамый. Менә ул нәрсәгә җиткерә - кечкенә садистлар үсә", - ди икенчеләре.

Бу сукбайны яратып йөргән шундый ук сукбай хатын-кыз булган. Ул яраткан кешесе үлгән урынга чәчәкләр китергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100