Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ул татарча яза» – Ижау татарлары ярдәме белән эшләнгән ясалма интеллект

Ясалма интеллект мәгълүматны татар телендә яза башлаган. Бик гади итеп әйткәндә, ясалма интеллект - компьютерның кеше кебек акыл белән мөстәкыйль карарлар кабул итә алуы. Һәм һәр теләгән кеше хәзер татарча төрле текстлар, мәкаләләр, игъланнар яздыра ала дигән сүз. Ясалма интеллекттан ни көтәргә? «Интертат» шуны ачыклады.

news_top_970_100
«Ул татарча яза» – Ижау татарлары ярдәме белән эшләнгән ясалма интеллект
  • Ясалма интеллект (Искусственный интеллект, artificial intelligence) — математика, биология, психология, кибернетикаларның катнашы булган фән. Кеше компьютерны мөстәкыйль рәвештә карар кабул итәргә өйрәтә ала дигән сүз. Бу хакта бихисап күп фантастик фильмнар да бар. Әйтик, «Терминатор» – ул шул ук ясалма интеллект инде: акылга ия булган компьютерлар кешегә каршы сугыша башлый. Бу билгеле фантастика. Ә менә компьютерның кеше фәрманы буенча текстлар язуы – чынбарлык. Хәзер исә компьютер татарча да мөстәкыйль текстлар яза ала башлады.
  • 10 июльдә Киң җәмәгатьчелеккә ясалма интеллект язган беренче татарча текст тәкъдим ителде. –Компьютер Корбан гаете белән котлау тектстын язды.  «Корбан бәйрәме-аны гаиләсе һәм дуслары белән бәйрәм итү өчен вакыт. Бу-тормыштан китүчеләрне искә алу, үткән ел турында уйланырга вакыт. Барчагызга да изге Корбан бәйрәме уңаеннан котлыйбыз!» дигән текст Gerwin – социаль челтәрләр өчен мәгълүмат яза торган ясалма интеллект сайты ярдәмендә формалаштырылган. Әлеге сайтта күрсәтелгәнчә, элегрәк ясалма интеллект текстларны русча һәм инглизчә генә язса, хәзер татар һәм украин телләре өстәлгән.

Ясалма интеллектны татарчага кем өйрәткән икән дип эзләнә башладым. Үзебезнең Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтында эшләгәннәрдер дип, аларга шалтыраттым. «Безнең институтныкы түгел ул», - диде структур бүлекчә башлыгының вазифаларын башкаручы Айрат Гатиатуллин. Шулай да ул ясалма интеллектның эшчәнлек үзенчәлекләрен белми калмас дип, бу хакта бераз сорашырга булдым. Айрат Гатиатуллин ясалма интеллектны телгә өйрәтер өчен нейрон челтәрләр технологиясе кулланылганын әйтте. «Ул әзер корпусларны өйрәнә дә, андагы текстларны үрнәк итеп кулланып, яңа текстлар ясый», - диде ул.

Ә нейрочелтәрләрне татар теленә көйләүчеләр соңрак табылды.

Татар телендәге нейрочелтәрләр GPT-3 тел моделе нигезендә эшләнгән

Татар телендә текстлар яза торган ясалма интеллект Gerwin сайтында урнашкан. Мәгълүматны татар телендә формалаштыра торган ясалма интеллектны эшләүчеләрнең берсе – Роман Городничев. Ул Ижау шәһәрендә туып үскән. Ясалма интеллектны татарчага көйләр өчен аңа якташлары да ярдәм иткән. «Бу ясалма интеллектны тулысынча без эшләдек дип әйтү дөрес булмас, чөнки ул һәркем куллана ала торган GPT-3 тел моделе нигезендә эшләнде», - дип аңлаты әңгәмәдәшем.

Ул Сберның да Россия телләрендә нейрочелтәрләр ясау проекты булганын әйтте. «Күпләр безне Сбер технологиясе буенча эшли дип уйлый, тик без параллель юллар буйлап барабыз», - ди ул. Сбер сайтында тәкъдим ителгән исемлектә аларның нейрочелтәрләре арасында да татарча яза торганы бар икәнен күреп була.

Ясалма интеллектны татарчага кем өйрәткән?

Роман әйтүенчә, аларда инде киң кулланылыштагы рус һәм инглиз телләренең релизы булган (Релиз – кулланылырга әзер программаның чыгуы). Россия эчендә үсеш алыр өчен азрак кулланылыштагы телләрне дә алып карарга булганнар һәм чираттагы тел итеп татар телен сайлаганнар. «Татар телен алып, иҗтимагый реакцияне һәм аның никадәр кирәк булуын күрәсебез килде», - диде ул.

Аларга ясалма интеллектны татар теленә көйләргә татар телендә сөйләшүчеләр кирәк булган. Төп командалары Мәскәүдә эшли, тик татар телен белүчеләр Мәскәүдән дә, Казаннан да тапмаганнар, аларга Ижауда яшәүче татарлар ярдәм иткән. «Инде алты ел анда яшәмәсәм дә, мин тумышым белән Ижаудан. Үзегез дә беләсездер, анда татар телендә сөйләшүчеләр бик күп яши бит. Татар телен белүчеләр белән элемтәгә керү авырлыгы булмады. Ижаудагы шактый дустым, классташым татарча ирекле сөйләшә», - диде Роман.

Ни кызганыч, бу программаны әзерләүдә ярдәм иткән Ижау татарлары белән аралашу насыйп булмады. Алар үзләренең кем икәнлекләрен әйтмәүне сорадылар. 

«... бик каты каныкмасыннар иде...»

Ясалма интеллект әлегә татарча камил белми икән шул, шуңа күрә хаталар да чыга. «Бу проект әле көч куюны һәм үсешне таләп итә, тик шулай да без инде аны кешеләргә тәкъдим ителергә әзер дип уйладык һәм күрсәттек. Туган тел мәсьәләсе күпләр өчен бик әһәмиятле, шуңа да бик каты каныкмасыннар иде, бу әле беренче релиз гына, һәм бу нейрочелтәр, аны яхшыртыр өчен вакыт кирәк», - дип аңлатты Роман Городничев.

Әлегә программадан кулланучыларның реакцияләрен кабул итү автоматлаштырылмаган. Фикерләрне, хаталар буенча мәгълүматны язу яки сайт буенча ярдәм сорау өчен Телеграмда GerwinSupportBot каналына мөрәҗәгать итәргә була.

Үзем дә Роман белән элемтәгә шушы Телеграм-бот аша кердем.

Ясалма интеллект татарча ничек яза? Мисаллар.

Шунысын әйтергә кирәк, Gerwin – коммерцияле проект, тик алар һәр кызыксынучыга ясалма интеллект ярдәменнән файдалану мөмкинлеге бирә. Бушлай куллану өчен 10 мең символ чиге бар, ягъни формалаштырылган текстларның символлары саны 10 меңгә тулганнан соң, бушлай кулланып булмый.

Телеграмда GerwinPromoBot каналына кереп промокод алырга һәм әлеге код ярдәмендә ясалма интеллектның мөмкинлекләреннән файдаланырга була.

Үзем дә сайтта теркәлеп, эшләп карадым. Нәтиҗәләр белән бүлешәм. Текстны формалаштырганда дүрт телнең берсен сайларга була: рус, инглиз, татар, украин. Телне генә түгел, текстның нинди мөгамәләдә яңгыравын да сайлау мөмкинлеге бар. Платформада сайлау өчен позитив, шаян, тапкыр, ярсулы, рәхмәтле, негатив, дорфа, моңсу, тупас, нейтраль, ышандырырлык, профессиональ, информатив тоннар бирелгән.

Gerwin сайтының асылы социаль челтәрләр өчен мәгълүмат язу булса да, тәкъдим ителгән функцияләрне башка максатларда да кулланып була. Кем белә, әгәр ясалма интеллектның татар телендә формалаштырган текстларының сыйфаты яхшырса, ул журналист, копирайтер (текст язучы), SMM белгече (социаль челтәрләр алып баручы) эшләрен дә башкара алачактыр. Бу хакта нейрочелтәрнең үзеннән сорадым. Кереш абзацын формалаштыра торган бүлектә «Ясалма интеллект журналистның эшен урлармы?» дип яздым. Шаян тон сайладым. Бер журналист эшсез калган бугай инде: «Ярар, мин әйтә алмыйм, тик шуны әйтә алам, бу бер журналистның эшен урлады инде» дип язды  ясалма интеллект.

 

Фото: © сайттан скриншот

Алга таба мәкаләгә «Хәсән Туфан биографиясе һәм шигырьләре» исемен бирергә булдым, информатив тон сайладым. Ясалма интеллект шаккатыра белә – һич көтелмәгән абзац тәкъдим итте. Ясалма интеллект татар шагыйребезне төрекләр рәтенә керткән.

«Хәсән Туфан – 1948 елда Истанбулда туган төрек шагыйре. Ул – Төркиянең иң күренекле заманча шагыйрьләренең берсе. Аның шигырьләре мәхәббәт, үлем һәм кешенең торышы кебек темаларга кагыла. Туфан эше берничә телгә, шул исәптән инглиз, француз һәм алман телләренә тәрҗемә ителә».

 

Фото: © сайттан скриншот

Тәкә бирелмәгән Сабантуй батыры турындагы текстны түбәндәге фотода күрә аласыз.

 

Фото: © сайттан скриншот

«Татар-информ» ясалма интеллект мөмкинлекләре турында хәбәр итә» дигән темага да текст яздыртып карадым.

 

Фото: © сайттан скриншот

Язар темалар бетеп китсә, ясалма интеллект үз идеяләрен тәкъдим итә ала. «Җәй айлары» темасына 10 төрле идея чыгарды. Гомумән алганда, идеяләре кызыклы, тик кайбер сүзләре русчадан татарчага тәрҗемә ителмәгән һәм җөмләләре – «чыктым аркылы күпер».

 

Фото: © сайттан скриншот

Абзацлардан тыш, викторина да эшләп карадым. Темасын «Сөембикә тарихы» дип куйган идем, тик сорауларның өчесе дә ни өчендер герб турында булды.

Ясалма интеллект товар сатар өчен текстлар да яза. Товар исеменә «мунча себеркесе», ачкыч сүзләргә «каен», «хуш ис», «арзан» дип яздым, түбәндәге текст килеп чыкты.

Мунча себеркесе авыррак тема булгандыр дип, машина «сатып» карарга булдым.

 

Фото: © сайттан скриншот

Мәкаләнең исемен дә ясалма интеллекттан сорарга булдым. Гади генә итеп «Ул татарча яза» дип чыгарды.

Алга таба ни көтәргә? Платформаның татар телендәге эшчәнлегенең сыйфаты да яхшырыр. Әйтик, татарчага тәрҗемә итә торган платформалар да башта бик күп хаталар ясый иде. Күбрәк кеше куллану сәбәпле, аларның халәте дә яхшырганнан яхшыра бара. Чагыштыру өчен рус телендәге текст. 

 

Фото: © сайттан скриншот

Текст язучыларның эше бетмәсме?

XIX гасырда Англиядә луддистлар төркеме барлыкка килгән. Алар производствога машиналар кертелүгә каршы булганнар, бу машиналар кешеләрне эшсез калдыра дип уйлап, аларны ватканнар.

Компьютер текст яза башласа, шундый ук луддистлар хәрәкәте башланмасмы?

Хәзерге вакытта текстлар белән эшләүчеләр белән элемтәгә кергәч, алар ясалма интеллекттан курыкмавын аңладым.

PR белгече һәм «Че гуглит татар кызы» авторы Динара Зиннәтова кешегә бу өлкәдә эш бетмәячәк дип уйлавын әйтте. «Миңа калса, копирайтер, SMM белгечләре тиз арада эшләрен югалтмаячаклар, чөнки без ул сервисларны куллансак та, алар белән эшли белә, аларның артыннан төзәтә торган кешеләр кирәк, чөнки ул сервислар әлегә камил текст китереп бирми, барыбер эшкәртүгә мохтаҗ текстлар килеп чыга дип уйлыйм. Ун-унбиш ел эчендә бу белгечләр эшләрен әле югалтмас, ә инде алга таба, бәлки, алар яңа белемнәр үзләштереп, эшләрен башкача корыр. Шулай ук текст, контент белән эшләү булачак, әмма шушы яңа сервислар аша. Яңа белемнәр кирәк булачак дип уйлыйм», - диде ул.

Копирайтер һәм SMM белгече Камилә Хәсәнова бернинди машина да кеше кебек эшли алмаячак дигән фикерен әйтте.

«Копирайтер үз эшен башлаганда, ул заказ бирүчедән йөкләмә ала. Бу текст ни өчен языла, аның төп максаты, текст аша җиткерелергә тиешле фикер нинди – шулар алдан әйтелә. Бернинди машина да фикерне кеше тапшырган кебек тапшыра алмый. Без текстны укып төрле хисләр кичерә алабыз. Ул хисләрне сүзләр, тыныш билгеләре белән кузгатабыз. Машина текст төзи ала, тик ул иясез текст булачак. Текст язганда син җыелган мәгълүматка ниндидер үз өлешеңне, сиңа мөһим булган нәрсәләрне кертәсең», - диде Камилә Хәсәнова.

«Машина кешеләр белән аралашып материал әзерли торган журналистны да алмаштырмаячак», - дип тә өстәде ул.

Ясалма интеллект яңа дарулар эзләү, полимерлар җитештерүне башкару, рак күзәнәкләрен шешнең сурәтеннән табуда ярдәм итә

Иннополис университетының Ясалма интеллект институты директоры Рамил Кулеев ясалма интеллект турында тулырак мәгълүмат бирде.

Ясалма интеллект технологияләре экономиканың һәр тармагында кулланыла диярлек. Хәзер инде ясалма интеллектсыз эш башкарылмый торган өлкәләрдән алып, мәсәлән, банк һәм страховка скорингы (клиентларны бәяләү системасы) һәм зур азык-төлек челтәрләрендә аналитика, ясалма интеллект ярдәмендә матдәләр өйрәнүдәге беренче адымнарга хәтле.

Ясалма интеллектның креатив мөмкинлекләре әлегә шактый чикле. Ул принципиаль яңа, моңа кадәр тасвирланмаган идеяләрсез әйбер ясый алмый. Заманча алгоритмнар бары тик текст өлешләрен комбинацияләштерә. Нинидидер яңа әйберләр тудыруны «көчле» ясалма интеллект булдыра алачак, тик галимнәр әлегә аны булдыруга якынлашмады һәм бу киләсе унъеллыкларда хәл ителер мәсьәлә түгелдер. Шулай да заманча алгоритмнар хәзер дә текст язуда файда китерә һәм кеше эшен җиңеләйтә ала. Мәсәлән, чакыру хатлары, товар һәм хезмәт тасвирламасын язуда. Хәтта компьютер программаларының кодларын яза һәм программистларның эшен киметә алырлык алгоритмнар да бар.

Иннополисның Ясалма интеллект институтында без күп төрле гамәли проектлар алып барабыз. Аның һәрберсе үзенчә уникаль. Мәсәлән, яңа дарулар эзләү, полимерлар җитештерүне башкару, рак күзәтәкләрен шешнең сурәтеннән табу. Күп проектларда компьютерның күрү сәләте технологиясе кулланыла. Объектларны спутник фотосурәтләреннән табу, нефть ташкыннарын пилотсыз очкычлардан белеп алу, медицина өлкәсендәге рәсемнәр аша (рентген, КТ, МРТ) тайпылышларны күрүдә. Кызыклы проектлар транспорт тармагында тормышка ашырыла, мәсәлән, самолет фюзеляжындагы җитешсезлекләрне эзләү һәм депода шәһәр транспортының көндәлек тикшерелүен автоматлаштыру.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100