Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Ул ташланмаган, бары тик манеждан йөгереп чыккан”. Ярсуыннан тамашачыларны таптаган тәвә кошы Казан циркында чыгыш ясавын дәвам итәчәк

Узган якшәмбедә Казан циркында тәвә кошы катнашында буласы шоу күңелсез тәмамланды – сәхнәгә чыккан кош аренадан тамашачылар утырган рәтләргә чыгып, утырган кешеләр өстеннән югарыдагы рәтләргә менде һәм аска егылып төште. “Татар-информ” агентлыгы әлеге хәлнең шаһиты һәм “Филләр һәм юлбарыслар” циркының менеджеры белән элемтәгә керде.

news_top_970_100
“Ул ташланмаган, бары тик манеждан йөгереп чыккан”. Ярсуыннан тамашачыларны таптаган тәвә кошы Казан циркында чыгыш ясавын дәвам итәчәк

Казан циркында булган күңелсез күренешнең видеосы тамаша тәмамлану белән үк социаль челтәрдә пәйда булды. Видеода күренгәнчә, куркынган тәвә кошы дрессировщиктан качып китә һәм чыгар урын таба алмыйча тамашачылар ягына йөгерә.

Кулга ияләштерүче башына тотына, ә кош котыруын һәм тамашачыларны таптавын дәвам итә. Өченче рәткә кадәр кешеләр өстеннән йөгереп менгәч, тәвә кошы абына һәм аска егылып төшә. Тиз генә аягына да баса алмый.

Бу вакытта чыгу юлында торган сакчы, кош тагын да алга китмәсен өчен, аның юлын каплый. Курыккан  тамашачылар төрлесе төрле якка йөгерә, калганнары коштан коелган каурыйларны җыя. Бераз вакыттан соң, курыккан тәвә кошын сәхнә артына кертеп җибәрәләр. Шушы урында видео өзелә.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы бу хәлнең бер шаһиты белән элемтәгә керде. 13 яшьлек Әдилә Кәримова (кызның исеме үзгәртелде) циркка әтисе һәм энесе белән килгән була. Тәвә кошы аренага чыгу белән үк үзен сәер тота башлады, дип исенә төшерә кыз.

“Без тәвә кошларының чыгуын көтеп утырдык, алар юлбарыслардан соң чыгарга иеш иде. Аренага дрессировщик һәм ике тәвә кошы чыкты. Берсе тыныч иде, ә икенчесе тамашачыларга ташланды, өченче рәткә хәтле йөгерде. Ул бик зур иде, шуңа да күпләрнең башына ауды. 13-14 яшьлек малайның битен аягы белән таптаганын күрдем. Малайның бите кызарып калды, ләкин җитди җәрәхәтләре юк иде. Соңыннан кош егылды, басты һәм миңа таба йөгереп килә башлады. Без әти һәм энем белән баскыч буйлап өскә йөгердек”, - дип сөйләде кыз “Татар-информ”га.

Бу хәлдән соң, тәвә кошларын сәхнә артына куып кертәләр, ә тамашаны дәвам иттерәләр. Кош дрессировщиктан курыккан, шуңа күрә кешеләр ягына йөгереп киткән, дип саный шаһит.

“Мин аны дрессировщик куркыткан дип саныйм. Чөнки филләрне һәм юлбарысларны караганда мин аларны жәлләдем, аларга очлы башлы таяклар белән кададылар һәм кычкырдылар, ә дрессировщикның кулында камчы иде”, - дип өстәде Әдилә.

Тәвә кошы тиеп өлгергән кешеләр кире урыннарына утырып тамашаны карауларын дәвам иттеләр, дип сөйләде Әдилә.

“Интерфакс” агентылыгына Казан циркында бу кошның тамашаларда башка катнашмаячагын хәбәр иткәннәр.

Ләкин “Филләр һәм юлбарыслар” итальян циркының кайнар линиясе менеджеры “Татар-информ”га “котырган” тәвә кошы тамашаларда катнашуын дәвам итәчәк, дип белдерде.

“Ул ташланмаган, бары тик манеждан йөгереп кенә чыккан”, -дип ачыклык кертте менеджер.

Кызның сүзләренчә, ул көнне булган тамашачыларның берсе дә залдан чыгып китмәгән.

“Татар-информ” агентлыгы әлеге хәлне аңлатуларын сорап Казан циркы җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте. Ләкин әлеге язма чыккан вакытка бернинди дә рәсми җаваплар килмәде.

Без фермер Габдрахман Котдусов белән аралаштык. Ул Казан янында тәвә кошлары фермасы тота, без аннан цирк кошына нәрсә тәэсир итәргә мөмкин икәнен белештек.

- Бу хакта ишеттем. Анда төгәл нәрсә булганын бер видео аркылы гына тәгаен әйтә алмыйм. Дрессировщикны начар димәс идем. Бәлки тамашачыларның берәрсе кычкыргандыр яки сызгырдандыр һәм кош шуннан курыккан булырга мөмкин. Мин тәвә кошларын күп еллар асрыйм инде, аларның кискен хәрәкәтләрдән һәм тавыштан курыкканнарын беләм. Алардан нәрсә көтәсе? Аларның баш мие биш сум акча зурлыгында!, - дип бүлеште фермер.

Фермер сүзләренчә, бу кошларның аяклары аеруча куркыныч, аяклары белән алар хәтта аюларны да үтерергә сәләтле.

“Кош агрессив түгел, ләкин аны куркытсаң, ул үзен саклый башлый һәм бик нык яраларга мөмкин”, - дип сөйләде ул.

"Татар-информ" ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән дә элемтәгә керде, анда тәвә кошы ташланган вакытта яраланып, медицина оешмаларына беркем дә мөрәҗәгать итмәвен хәбәр иттеләр.

Бары тик социаль челтәрләрдә генә пластырь беркетелгән бала тәне рәсемнәре чыкты. Фаразлар буенча, бала – кыз кеше.

Казан циркында булган инциденттан соң, социаль челтәрләрдә, күпмедер вакыт элек, ләкин төрле тамашалар вакытында манеждан питон һәм крокодилның чыгып китүе хакында хәбәрләр дә барлыкка килде.

Шоу-программаның “Филләр һәм юлбарыслар” дип аталганын исәпкә алганда, манеждан тагын да зуррак җәнлекләрнең чыгып китмәве сөендерә.

Хайваннарны яклаучылар әлеге хәл тирәсендә шау-шу куптарды һәм битараф булмаган кешеләрне җәнлекләрне зоопаркларда һәм циркларда файдалануга каршы петициягә кул куярга өндиләр.

“Татар-информ” агентлыгы әлеге хәлне күзәтеп барачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100