Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ул шок хәлендә»: 23 яшьлек хатын-кыз яшь иренең газаплы үлемендә гаепле

news_top_970_100
«Ул шок хәлендә»: 23 яшьлек хатын-кыз яшь иренең газаплы үлемендә гаепле

«Комсомольская правда» басмасы язганча, 23 яшьлек хатын-кыз машинасы белән ут баганасына килеп бәрелә. Аның янәшәсендә утырган ире, «ашыгыч ярдәм» килеп җиткәнче, хатыны күз алдында җан бирә.

«Хәзер ул өйдә, әти-әнисе белән. Ул шок хәлендә», – дип сөйләгән гаилә дуслары хатын-кызның хәле турында.

23 яшьлек Екатерина Кокнаева Свердловск өлкәсеннән. 4 февраль көнне ул «Honda Fit» машинасы руле артында Исток бистәсе ягына бара, машинада аның 26 яшьлек ире Сергей була. Алар сөйләшеп бара, музыка тыңлыйлар. Кинәт кенә машина кар көртенә эләгә һәм ут баганасына барып бәрелә.

Яшь ир хатынының күз алдында җан бирә. «Ашыгыч ярдәм» килгәнче яши алмый. «Ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре аның үлем фактын гына терки.

Пар 2015 елдан бирле бергә булган. Икесе дә Кировоградтан, соңгы вакытта Екатеринбургта яшәгәннәр. Якыннары һәм дуслары билгеләп үткәнчә, бу пар чын һәм тугры мәхәббәт үрнәге булган. Катя белән Сергей мәктәп елларында ук танышкан, шул вакыттан бергә булганнар. Бер-берсеннән башка тормышны күз алдына да китермәгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100