...Кышның салкын һавасы үзәкләрне өзә. Тизрәк җылы ышыкка кереп качасы – җылынасы һәм бөтен мәшәкатьләрне онытасы килә. Әмма башта бер генә уй – «Хаталарны ничек төзәтергә?» Менә инде өченче кышны ул берүзе – соры шәһәрдә каршылый. Җылы өйгә кайтасы бик килә! Ләкин күңелендәге ачу катыш хисләре адым ясарга ирек бирми. «Вакыт күрсәтер» дигән өмет кенә җылытып тора...
Кыш җиттеме, Алсу әнә шундый уйлар дөньясына чума. Менә инде өченче ел, гыйнварның сигезендә, туган көнен паркта каршылый ул. Берьялгызы. Ә бит әти-әнисе дә исән-сау, дус-ишләре дә, аз булса да бар әле. Тик берсен дә күрәсе-аралашасы килми аның. Барысына да 3 ел элек булган хәлләр сәбәпче.
Сигезенче гыйнвар иде ул. Алсу зачетларын тапшырып бетерде дә, инде имтиханнарга әзерләнермен дип, тулай торакка ашыкты. Ә күңелендә күбәләкләр оча: бүген Раил белән күрешергә дип килештеләр бит. Шәһәрнең иң затлы ресторанында тәмләп каһвә эчәргә планнар кордылар. Алсу үзенең туган көнен сөйгән яры белән икәүдән-икәү генә үткәрергә булды. Быел соңгы курсны тәмамлый, кияүгә чыгу – гаилә кору турында да уйланырга кирәк. Ни өчендер, нәкъ менә бүген Раил аңа тәкъдим ясар, дип көтте кыз. Хәер, аның егете бераз «тормозрак», төрттереп әйткәнне дә аңламый. «Ичмаса, бүген бергә тору хакында сүз кузгатса ярар иде инде», – дип уйлады ул. Алай дисәң, әле очрашып йөри башлаганнарына 4 ай гына, шуңа Раил өйләнергә бик ашыкмас кебек. Егет халкын кем белгән, ни булса – шул була инде, дип, Алсу кайтышлый кереп алган өр-яңа күлмәген киде. Көзгедә зифа буйлы, озын кара чәчле матур кыз елмаеп торуын күргәч, ул үзен танымады да кебек. Моңа кадәр гел чалбар-кроссовки кияргә ияләнеп беткән иде инде. Ә бүген ул үзен нәфис хатын-кыз итеп хис итте. Раил, аны күрүгә, шашып-шашып яратырга, таң атканчы сөяргә теләячәк, менә күрерсең! Әмма Алсу сер бирмәячәк, үзен тыйнак һәм тәрбияле тотачак. Әйе, барысы да ул теләгәнчә булачак!
Аның хисле уйларын телефон шалтыравы бүлде – үзе эшли торган ресторан җитәкчесе шалтырата.
– Тыңлыйм сезне, Наил Госманович.
– Алсу, бүген ял алганыңны онытканмын. Сине туган көнең белән котлыйм, дип килгән идем...
– Ә шулаймени, Наил Госманович?! И, киләсегезне белмәдем бит. Зачетларны тапшырдым да, тизрәк туган көнгә әзерләним, дидем. Котлавыгызны кабул иттем, зур рәхмәт!
– Әле котламадым да бит...
– Шалтыратуыгыз минем өчен котлауга тиң инде, Наил Госманович! Башка берни кирәкми.
– Алай димә әле син. Карале, Алсу, син иртәгә эшкә киләсең бит?
– Әйе, киләм.
– Иртәгә лично үзеңне котлармын, алайса. Әйбәт кенә ял ит! Үбәм!
Аның «үбәм» дигән сүзе телефон өзелгәч тә колакта яңгырап калды. Ничек инде «үбәм»? Ул бит – директор! Аңа бит инде тиздән 50 тула түгелме соң? Юк, ялгыш әйткәндер ул аны… Кеше сөйләшкәндә ялгыш сүз ычкындыра ала. Алсу телефонын кысып, бу сүзләрне ялгыш ишеткәненә инанырга теләде. Бер ай аның канаты астында эшләү дәверендә Наил Госмановичның үзенә карата артык йомшак һәм назлы булуы хакында уйланганы булмады. Моңа кадәр ул аннан бары тик уңай сүзләр генә ишетте. Клиентлар, аннан зарланып, директорга кадәр барып җиткәндә дә, Наил Госманович һәрвакыт Алсуны яклап чыкты.
– Тукта, бик сәер бит әле бу... – дип, ул Наил Госмановичның социаль челтәрдәге аккаунтларын эзләде. Тапкач, андагы мәгълүматны җентекләп укып чыкты: Галимуллин Наил Госманович. 47 яшь. Өйләнгән. 2 балалары бар. Статусына: «Гаиләмне яратам♥» дип язып куйган. Әмма үзенең фотосын гына керткән, якыннарының фотосы юк.
– Әллә ниләр уйлап, Наил Госмановичтан шикләнә язганмын. Вәт тиле инде мин! – дип, Алсу телефонын читкә куйды. Бүген кич романтик очрашуга әзерләнәсе бар, хәзер чәч ясарга иптәш кызы да килеп җитәр...
***
Раил ресторанга салмак кына килеп кергән гүзәл затны башта танымады. Үзенең сөйгәне, бердәнбере – Алсу бит бу! Чәчәкле күлмәк бигрәк килешә икән үзенә! Ә бөдрә чәчләре… Ул күзләре... Мөмкин булса, бүген үк өенә алып кайтыр иде шушы асылкошны. Ләкин Алсу – бик принципиаль һәм тәртипле кыз шул. Моңа кадәр очрашып йөргән кызларыннан шул ягы белән аерылып тора. Шуңа күрә бик кадерле дә.
– Минем булачак хатыным – Алсу, синме соң бу? – дип, Раил аның каршына килеп басты. Һәм нечкә билләреннән тотты да талгын биюгә чакырды. Ресторанда алардан башка бүтән бер кеше дә юк иде. Раил, икесенә генә дип, бөтен залны сатып алган. Кесә ягы калын икән, дип уйлады Алсу эченнән генә. Димәк, ул яктан проблемалар булмаячак.
Алар бу кичтә мәхәббәт турында сөйләштеләр. Киләчәккә планнары, ялларда кайсы илгә барачаклары, яшисе йортлары – барысы хакында да. Шул романтикага сугарылган сөйләшүгә никтер гаилә темасы кермичә калды. Алар «гаилә» дигән сүздә ял итү, бәйрәмнәр һәм ашау-эчүне генә күзаллый иде. Әйтерсең лә, тормыш коргач бер генә проблема да булмаячак. Ләкин Раил Алсуына тәкъдим ясарга ашыкмады әле. «Вакыт күрсәтер...» дип, үзен тынычландырды. Тулай торагына озата кайткач та, «һәрнәрсәнең үз вакыты, җаным» дип кочаклады һәм колагына гына «үбәм сине» дип пышылдады.
Бу сүз Алсуны кабат сискәндереп җибәрде. Әйтерсең лә аның янында Раил түгел, ә Наил Госманович басып тора. Нәкъ шуның тавышы белән әйтсә дә әйтер икән! Бүлмәгә кергәч тә шул сүз турында уйланып ятты. Ә иң аптыраганы һәм гаҗәпләндергәне – Наил Госманович аны ләззәт белән һәм назлырак итеп әйткән иде. Алсуның хәтта эчендә «күбәләкләр» дә селкенгәндәй булган иде...
Бер көнлек ялдан соң аның эшкә барасы килмәде. Караватында иркәләнеп ятасы – көнен шунда гына уздырасы килде. Әмма директор алдында бер дә матур булмас дип, бүген иртәрәк кузгалды. Аның эш өстәлендә бер кочак чәчәк һәм конверт тора иде. Алсу аны, кайткач ачып карармын дип, тизрәк сумкасына салып куйды. Ул да булмады, директор килеп керде. Бүлмәдә Алсу үзе генә булганлыктан файдаланып, Наил Госманович аның билләренә сарылды, битеннән үбеп алды:
– Туган көнең белән, йомшаккаем!
– Наил Госманович, алай ук кирәкми иде инде! Бигрәк зурлагансыз! – дип, Алсу аның кулларын биленнән алды. – Болай ук кирәкми, – дип тешләрен кысты.
Наил сүзләрен уйнатуын белде:
– Син мине дурак дип уйлыйсыңмы соң, Алсу? Күрми дип беләсеңме соң син?
– Аңламадым, сез ни турында?
– Көн саен миңа күзләреңне ялтыратып каравыңны, мине теләгәнеңне күрәм мин! Инде 50гә җитә, дигәч тә… Әле дәртем сүнмәгән, анысы. Кызлар яратырлык көчем бар!
– Сез ни сөйлисез, Наил Госманович?! Минем бер генә тапкыр да сезнең алда уйнаганым, котыртканым булмады. Сез – минем өчен хөрмәтле кеше һәм шундый булып калачаксыз да!
– Я-я-я, булды, тынычлан. Бала-чагаланма. Син хәзер андый уеннарны аера торган яшьтә инде. Бүген эштән соң беркая да китмә. Монда кер.
Наил аның «нигә?» дип соравын ишетмәде – бер мизгелдә юк булды. Бу сөйләшүдән соң, Алсу аны никтер директоры итеп түгел, ә назлы ир итеп кабул итә башлады. Әнә бит үзе дә, «дәртем бар» дип, кыз күңелен котыртып тора. Ә кыз кешенең күңеле пыяла кебек, сүз әйтсәң уалырга тора...
Эш сәгате тәмамлангач, Алсу киемен алыштырырга бүлмәсенә керде. Бергә эшли торган төркемдәше дә кайтырга җыена иде. Ул Алсуның алай бик ашыкмаганын күреп сорап куйды:
– Берәр кешене көтәсеңме әллә?
– Юк, хәзер киенәм дә кайтам. Ник?
– Бүген син ничектер бүтән. Күзләрең ялтырый. Ниндидер ярамаган әйбер эшләгән кебек тотасың үзеңне.
– Кит инде, Римма! Минме ярамаган әйберне эшләүче? Син бит мине бик яхшы беләсең. Иртәгә миңа имтиханга әзерләнергә кил.
– Кара аны, Алсу. Хаталанма гына инде берүк...
Алсу аның сүзләренә артык игътибар бирмәде. Аңа әхлак дәресләре бирерлек кем инде ул Римма? Фи, тапкан сүз – «ярамаган әйбер эшләгән кебек» ди. Бер логика юк бу кызда, дип уйлана-уйлана, курткасын киде. Телефон шалтыравы да озак көттермәде. Ә аннан: «Чыккач та уңга», – дигән сүзләр яңгырады.
...Алар башта кичке шәһәр буйлап әйләнделәр. Наил Алсуның яраткан җырларын куйды, ә кыз рәхәтләнеп көлде – үзен бик ихлас тотты. Әйтерсең лә, аның янында директоры түгел, ә үзе яшендәге егет утыра. Наил Госманович үзен яшьләр кебек тота белә, тиеш урында шаяра, комплиментларын да кызганмый… Алсу аның белән сөйләшкән саен аңа ныграк тартылды. Эчендә очкан күбәләкләре дә тынгы бирми: «Син бу ирне үзеңә каратырга тиеш!» – дип, назланырга теләү көчен арттыра кебек иде. Ул бит, үзе әйтмешли, бик тыйнак һәм тәртипле кыз. Әллә шундый булып күренергә генә тырышамы икән? Әти-әнисе өчен әйбәт кыз булып саналырга теләгәннән шулай эшлидер, мөгаен. Ә чынлыкта – үзеннән ничә яшькә олы ир-ат белән машинада утыра. Аның бу уйларын Наил бүлде:
– Бүген сине өйдә көтүчеләр юкмы?
– Бүлмәдәш кызым авылына кайтып китте. Мин әлегә үзем генә яшим.
– Тагы да шәп. Димәк, мин сине бүген үзеңне генә кундырмыйм, – дип, Наил рулен борды.
Алар бер зур бина каршына килеп туктадылар. Алсу «кунакханә» дигән язуны күреп куркуга калды:
– Наил Госманович, без монда нишлибез? – дип, сәер соравын бирде.
– Кунакханәдә ни телисең – шуны эшләп була, җаным, – дип, тегесе парковкага кереп оялады.
– Хәзер, көт, ишегеңне үзем ачам, – дип, кулыннан тотып чыгарды.
Алар унынчы катка менделәр. Алсу кунакханәнең затлылыгына, матурлыгына һәм зурлыгына исе китеп карап йөрде. Аның бит мондый җирдә куну түгел, бер тапкыр кереп тә караганы юк.
– Бик матур урын бу!..
– Алсу, син киенә-чишенә тор, мин душ кереп чыгам, – дип, Наил аның муеныннан үбеп алды. Тәннәр чымырдап китте. Алсуны моңа кадәр муеннан үпкәннәре түгел, кагылганнары да юк иде. Рәхәт икән бит бу! Әле бүген бөтен җирен дә үбәргә өлгерер...
Телефоны шалтырады. Алсу, Раил шалтыратканын күргәч, үзен җинаять кылган кебек хис итте һәм коридорга чыкты:
– Әйе, җаным?
– Ниһаять, алдың! Ничә шалтыраттым үзеңә. Бар да яхшымы, кайда син?
– Мин имтиханга әзерләнә идем, шуңа ишетмәгәнмендер. Бар да яхшы, рәхмәт...
– Ярар, алайса, әзерләнеп беткәч шалтырат, яме!
Алсу калтырана башлаган кулы белән телефонын куйды. Бүлмәгә кергәч, кылт итеп бернәрсә исенә төште: сумкадагы конвертны карарга кирәк. Аны ачып караса ни күрсен – Наил конвертка бик зур суммалы чек салган иде. Астына «монысы – бер төн өчен, акыллым» дип язып та калдырган. Алсу айнып киткәндәй булды. Наил душта юынган арада, бөтен киемнәрен җыйды да кунаханәдән чыгып йөрде. Ә аңа кадәр өстәлдәге журнал битенә зур хәрефләр белән «Мин бу адымга бара алмыйм. Мине онытыгыз. Эштән китәм. Алсу» дип язып калдырды. Ул сөйгәне Раил алдында үзен бик гөнаһлы һәм гаепле хис итте. Наил белән була язган хәлләр өчен дә үзен мәңге кичермәс иде. Вакытында өлгерде...
***
Аның ире бүген өйгә кайтмады...
«Эштә тоткарланадыр» дип үзен тынычландырды Лилия. Соңарып кайткан чакларында, гадәттә, Наил хәбәр итә иде. Бу юлы телефоны да сүнгән, хат та барып җитми. Лили, бәргәләнеп-сугылып йөрде дә улы бүлмәсенә керде. Ул инде ничәнче төшен күреп йоклап ята иде. Телефоны бертуктаусыз безелди… Йокысыннан уята күрмәсен, тавышын ябып куйыйм әле дип, телефоны яткан өстәлгә иелде. Экранында хат рәсеме тора – беренче йөргән кызы Риммадан Лилияне аякта ега торган хәбәр килгән иде: «Ул синең әтиең белән йоклап йөри!»
– Юк, булмас… Наил үзенең гаиләсен бик ярата! Өстәвенә эше дә күп. Аның яшь кызлар белән чуалырга вакыты юк! – дип, Лилия ачыргаланып елап җибәрде.
Аның тавышына улы Раил дә сикереп торды.
– Нәрсә сөйлисең син, әни? – дип, ул аны караватка җайлап утыртты. – Нинди яшь кызлар? Нинди эш?
– Улым, әтиең икебезгә дә хыянәт иткән...
Лилия башка сүз әйтә алмады, тыны кысылып караватка ауды. Раил Римманың хәбәрен укып аңына килми утырган арада, Алсудан хат килеп төште:
«Җаным, гафу ит! Безгә күрешергә кирәк!»
Раил барысын да үзенчә аңлап өлгергән иде инде. Ачуын баса алмыйча, җавап язды:
– Без бүтән беркайчан да күрешмәячәкбез...
***
...Кышның салкын һавасы үзәкләрне өзә. Тизрәк җылы ышыкка кереп качасы – җылынасы һәм бөтен авырлыкларны онытасы килә. Әмма башта бер генә уй – «Хаталарны ничек төзәтергә?» Менә инде өченче кышны ул берүзе – соры шәһәрдә каршылый. Җылы өйгә кайтасы килә! Ләкин күңелендәге ачу катыш хисләре адым ясарга ирек бирми. Соңгы өмет тамчысы гына сүнмәгән. Ул өмет – Вакыт...