Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ул сиңа пар түгел...»

news_top_970_100

Ленараның шампан шәрабе белән коенганын, Ландыш белән Гөлнараның, шаркылдап көлә-көлә, фата яндырганын тиле кешеләргә караган кебек карап тордым мин.

Мин һәрвакытта да дустым Ленарага «Айзат сиңа пар түгел» дип әйтә килдем. Бу сүзләрем юкка гына түгел, чөнки алар икесе – ике төрле кеше, бу әллә каян сизелеп тора. Мин башта ук Ленараны Айзат белән мөнәсәбәтләр корудан, аннан гаилә корудан сакларга тырыштым. Ләкин тыныч, сөйкемле Айзатка гашыйк булган дустым бу аермалыкларны күрмәде дә, сизмәде дә.

Айзат белән Ленара 10 ел бергә яшәде. Бу еллар тыныч кына, ал да гөл булып узмады. Алар әле аерылышты, әле кушылды, әле пыр тузып талашты, анна дуслашты. Әле шул вакытта 2 бала алып кайтырга да өлгерделәр. Ахыр чиктә исә, Ленараның түземлеге төкәнде, аерылышырга гариза бирде.

Һәм менә хәзер Ленара без – дус кызлары белән аерылышуын бәйрәм итә, элекке иренең тетмәсен тетә.

Тик мин аның бу сүзләренә ничектер ышанып бетә алмадым. Айзатның шул дәрәҗәдә беткән җан, кабәхәт булуы мине ышандырмады. Нинди булса да, хатынына фатирын калдырып, үзе «снимать» итеп яши башлаган бит әле. Хәер, аның белән ара-тирә очрашкан чакларда, миндә Айзат турында яхшы фикер генә туган иде.

Ә Ленара өзмәде дә куймады:

«Һәм балыкка йөрү! Ай, кызлар белсәгез икән! Хәзер минем иртәнге 4тә күземне ертып торып, кармактыр, тегесендер-монысындыр җыеп йөрисем юк. Ә аңа киткән акча һәм вакыт, минсезгәйтим! Табигатьтә ял итә берәү, арыган икән, мескенкәем. Ә менә мин бала карап, өй карап, әле эшләп тә бер дә арымыйм шул. Юк, ул гына арый, аңа гына ял кирәк. Китчәле, тфү!» – диде Ленара.

«Ә мин табигать яратам. Рәхәт бит, су буенда кармак салып утырасың, тып-тыныч, беркем борчымый. Айзат молодец», – дидем мин.

«Бәй, шундый әйбәт булгач, үзеңә ал. Икегез бергә балык чирткәнен карап тик утырырсыз», – дип шаркылдап көлеп җибәрде Ленара.

Кызлар янә көләргә тотынды. Ә мин уйга калдым һәм ничек шулай килеп чыкканын үзем дә сизми калдым: социаль челтәрдә Айзатның битен эзләп таптым. Фотолардан миңа үз-үзен караган, мөлаем ир-ат карап тора иде. Һәм мин аны бары тик яхшы яктан гына беләм. Ә Ленара белән бер-берсен аңламауларында алар икесе дә гаепле дип уйлыйм, берничек тә гаеп бер генә кешедә була алмый. Гаилә булгач, пар булып яшәгәч, бер-берең белән сөйләшә, аңлаша белергә, юл куярга да кирәк. Ә Ленара бөтен гаепне Айзатка өйде дә куйды.

Ничек шулай килеп чыкканын сизмәдем дә, тик без Айзат белән очраша башладык. Озак та узмады, Айзат минем янга яшәргә күченде. Иртәләрен аның кочагында уянгач, аның назларыннан башымны югалта идем. Элек ничек яшәдем икән соң мин, моны хәтта уйлыйсым да килми иде. Безнең икебезгә бик рәхәт булды. Балыкка йөрдек, театрларга да йөрдек яки инде шәһәр урамнарын әйләндек. Айзат белән бер-беребезне гомер буе беләбез кебек тоелды. Әмма безнең очрашып йөрүебезне иртәме-соңмы барыбер кеше белергә тиеш иде, бигрәк тә Айзатның элекке хатыны – минем дустым Ленара. Без мөнәсәбәтләрне яшердек, тора-бара, әкренләп, Ленара белән дә аралашмый башладым, дөресрәге аның реакциясеннән курыктым. Һәм мин дөрес уйлаганмын.

Берсендә кичен кичке аш ашап кына бетергән идек, домофонга шалтыраттылар. Каушап калсам да, ишекне ачтым. Бу сөйләшү иртәме-соңмы барыбер булырга тиеш иде.

Бусагада битләре кызарынган һәм бераз кызмача Ленара басып тора.

«Әйдә, керт әле, дускаем. Ничек шәп ятасың, йә, сөйләп җиппәр? Охо, Айзат, син дә монда әллә? Кара ничек, ә! Ә миңа шалтыратып, синең элекке ирең Айзилә белән яшәп ята, диделәр. Юк, мин ышанмадым, булмас, минәйтәм. Айзилә андый адымга бармас, дим. Ә барган икән!» – диде Ленара.

«Әйдә, фатирга керик. Нигә болай кәмит ясарга? Күршеләрне сөендерер өченме?» – дидем мин, тыныч булырга тырышып.

«Ә нигә оялырга? Минем ирем иң якын дус кызым белән йоклап йөри. Бик зур сер икән!» – диде Ленара, мыскыллы елмаеп.

Ленара ачуыннан үз-үзен белештермәс хәлгә килгән кебек тоелды, ә Айзат аның истерика хәлендә булуын тиз аңлады, түзеп кала алмады, аны фатирга этеп-төртеп диярлек кертте.

«Ирең түгел, ә элеккеге ирең. Паспортымны күрсәтимме әллә? Минем кем белән йоклавымда синең ни эшең бар?» – диде Айзат.

«Әйе шул! Онытып җибәргәнмен, сезгә, ирләргә шундук башка хатын белән яши башларга, берәр чәчби янына ятакка сикерергә кирәк бит! Мин ул балаларны карап ятам, сиңа нәрсәгә алар? Сиңа нәрсә, бу кәнтәең белән яңаларын ясарсыз әле! Шушы вакыт эчендә балаларга ничә тапкыр шалтыратып карадың яки үз яныңа алып тордың әле? Бер тапкыр да. Әти, имеш, берәү!» – дип тузынды Ленара.

«Ник базар хатыннары кебек кыланасың син? Оялыр идең ичмасам!» – диде Айзат.

Ленара тәмам үз-үзен белештермәс хәлгә җитте, каршында торган Айзатны этеп җибәрде дә миңа таба якынлашты.

«Кемнән? Бу фәхишәңнәнме? Ә син беләсеңме соң ул ничә ел буе сине начар кеше, миңа туры кимисең, дип йөрде, ә хәзер без аерылышып та өлгермәдек, синең муеныңа асылынды! Оятсыз!» – дип төкерек чәчте Ленара.

«Үзең әйттең син «Айзат миңа кирәкми» дип!» – дидем мин дә.

«Ә син шуннан файдаланып калдың инде. Нәрсә, минекен алмасаң, дөньяда ир заты беткәнме әллә сиңа? Балаларга каршы котыртасыңдыр әле. Шалтыратмадың, дөресен әйтмәдең, әйтәм аны соңгы вакытта гел, эшем күп тә, эшем күп, дип йөрдең. Әнә эшең нинди булган икән!» – диде ул.

«Кем синең балаларыңны котыртсын! Әйтәсем килмәде, син истеричка бит!» – дидем.

«Минем балалар? Мин истеричкамы? Ай, ничек сөйләшә башлаганнар икән! Ярар, сез үрчегез, чиләгенә күрә капкачы, пар килгәнсез инде. Ә син, Айзат, балаларны башка күрмәячәксең, ант итәм!» – диде Ленара, тыныч кына.

Ул бу сүзләрне шундый тыныч, кырыс итеп әйтте, хәтта аның кычкыруларына караганда да бу ныграк куркытты. Ә соңыннан әкрен генә ишекне япты да чыгып китте. Өйдә тынлык урнашты, хәтта бу тынлыктан тәнем калтырана башлады.

«Мин нәрсәне дөрес эшләмәдем соң? Без очраша башлаганда, сез аерылышкан идегез бит инде. Һәм монда нигә балаларны катнаштырырга? Мин аларга тимим, аларга каршы да түгелмен», – дидем, еламсырап.

Ә Айзат берни дәшмәде, мине кочагына алды. Сүзләрем дөрес булса да, никтер икебез дә үзебезне ниндидер кабәхәтлек кылган кебек тоя идек.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 июль 2023
    Исемсез
    Ир аерылган булсада,бэлки омет булгандыр кире кушулуга..мин телэмэс идем мондый иптэш кызны,ир ат бетмэгэн ,явыз,кара эчле,конче кеше эше бу
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100