«Ул минем аягыма карандаш кадады»: гаиләдә көч куллану корбаны булган кыз әнисе турында
Казанда яшәүче 21 яшьлек «Миша» исемле кыз балачактан ук әнисеннән мыскыллау сүзләре ишеткән. Укудагы уңышсызлыклары яки дуслары белән түбә буйлап йөрүе өчен аны тәне кара янып чыкканчы кыйнаганнар. Кызның фаҗигале тормышы һәм гаиләдә көч куллану корбаны булучылар өчен психолог киңәшләре – «Татар-информ» материалында.
Кыз чираттагы депрессия вакытында исемен үзгәрткән
Кыз үзенең чын исемен белдертмәүне сорый. Аны үзенеке итеп хис итмәвен әйтә. Яшүсмер чагында, чираттагы депрессиясен кичергәндә, ул исемен үзгәртергә булган, дип яза «Татар информ» журналисты Елена Фенина.
«Миңа һәрвакытта да бу исем хатын-кызныкы кебек тоела иде. Мин көзгегә карадым да «мин кем?» дип уйладым һәм үземнең Миша икәнлегемне аңладым», – ди кыз.
Элекке исеме белән аңа әнисе генә эндәшә, кыз аңа җавап бирмәскә яки аны төзәтеп әйттерергә тырыша.
Хәзер ул гештальт-терапия үтә. Аның тормышы әлегә ата-ана хаталары өстендә эшләүдән тора. Күрше бүлмәдәге адымнардан калтырап тормаска өйрәнү генә дә шактый җитди көч таләп итә.
«Бүлмә ишегем бикле булмаса, мин үземне тыныч хис итә алмыйм. Баланың әти-әнисе эмоциональ яктан тотрыксыз булганда, ул кечкенәдән үк бу сигналларны ачыкларга өйрәнә: адымнар тавышы, ишек ачылышы, ачулы яки тыныч тавыш тоны. Мин боларны күптән беләм һәм бу сигналларны автомат рәвештә аңлыйм», – ди ул.
Миша әти-әниләренең балаларына кул күтәрүен табигый хәл дип уйлап яшәгән. Көч куллану корбаннарының күбесе кебек, ул да тәнендә күгәргән эзләр барлыкка килүгә үзен гаепле дип санаган.
«Мин балачакта үземне еш кына ялгыз һәм авыр хис итә идем. 2 яшемдә әтием вафат булды. Туганнарым сөйләвенчә, ул мине бик яраткан һәм ул минем өчен әниемнән дә якынрак иде. Ләкин әтием үлгәч, без аның белән икебез генә калдык», – дип сөйли Миша.
Кыз әнисенең аңа беренче тапкыр кайчан сукканын хәтерләми, әмма аның балачактан, якынча 4 яшеннән алып булган иң беренче хатирәләре әнисе тарафыннан күрелгән агрессия белән бәйле.
«Мин көйсезләнгәндә: «Хәзер син болай гына түгел, ә авыртудан елаячаксың», – дигән җавап ишетә идем», – дип искә төшерә ул.
Кыз үзен кул белән дә, каеш белән дә кыйнауларын сөйли. Күп очракта әнисе яклаучысыз баласын бер нигезсез, кемгәдер булган ачуын чыгару өчен кыйнаган.
Миша сөйләвенчә, әнисе өйдә бик сирәк һәм бик еш исерек хәлдә булган.
«Бергә дәрес әзерләгәндә, мин нәрсәнедер аңламасам, ул минем башыма китереп суга яисә кимсетә башлый иде. Бер тапкырында ул минем аягыма карандаш белән кадады», – дип искә ала кыз.
«Мине еш кына ямьсез сүзләр белән мыскыл итә иде»
Миша бервакыт сорамыйча гына уенчык ала, шуңа җавап итеп, әнисе: «Башкаларның әйберләрен урлаган кешеләр бармаксыз калырга тиеш», – дип, аның өстенә чүкеч белән килә.
«Мине еш кына «сарык» кебек ямьсез сүзләр белән атый иде. Үсә төшкәч, тагын да ямьсезрәкләрен әйтте. Артык авырлык белән проблемаларым булганда, «ат», «сыер» дип атарга да оялмады», – дип сөйли Миша.
Кыз өйдә булырга яратмый, шуңа күрә еш кына дуслары белән вакыт үткәрә. Бервакыт, яшүсмер чагында, алар барысы бергә түбәгә менәргә булалар.
«Ул моны ничектер белгән. Без ул вакытта лифтта калдык, һәм, подъезддан чыккач, мин аның урамда басып торуын күрдем. Ул миңа кычкыра башлады, башыма бәрде, борыныма сукты, һәм минем борыным каный башлады», – дип сөйли кыз.
13 яшендә генә Миша мондый мөнәсәбәтләргә лаек түгеллеген аңлый һәм беренче тапкыр каршылык күрсәтә.
«Тавыш юктан гына чыкты, ул бөтен ачуын миннән чыгарырга теләде. Ул минем дусларым турында начар сүзләр әйтә башлады. Мин аларны яклап чыктым. Кичке сәгать 10да телефонда утыру – яшүсмер өчен нормаль күренеш, дип аңлатырга тырыштым. Әлбәттә, бу җавап аны канәгатьләндермәде. Ул миңа кул күтәрде, ә мин, аңа җавап итеп, йөзенә суктым. Ул тагын да күбрәк котырды, без сугыша башладык. Бернинди сәбәпсез ул мине ничек итеп кыйный ала, аның мине кыйнарга бернинди дә хокукы юк, дип уйладым», – дип искә ала Миша.
Барлык үпкәләргә карамастан, кыз әнисенең ни өчен үзен шулай тотуын аңлый. Хатын авыр шартларда яшәгән, балачакта әтисе аны бик еш кыйнаган. Ә үсеп җиткәч, балачакта кичергән ачуын, үпкәләрен һәм эмоцияләрен ул кечкенә баласыннан чыгарган, дип саный кыз.
«Мин аңа «әни» дип дәшми башладым»
«Мин аның миңа соңгы тапкыр ничек итеп кул күтәргәнен бик яхшы хәтерлим. Ул вакытта миңа 19 яшь иде. Ул кичтә мин эштән соң гына кайттым, безнең арада тавыш чыкты, һәм мин дә җавапсыз калмадым. Шул көннән алып ул миңа кул күтәрүдән, ә мин аңа «әни» дип дәшүдән туктадым. Хәзер мин аңа «родительница» дип кенә әйтәм», – ди Миша.
Кыз әнисенең берничә тапкыр гафу үтенергә тырышып каравын да сөйли.
«Мондый вакытларда ул һәрчак исерек хәлдә иде. Аек булганда, аңардан «гафу ит» сүзен түгел, ә үзенә нәрсәдер кирәк булганда «зинһар» сүзен дә ишетеп булмый», – ди кыз.
Үз тормыш тәҗрибәсен кулланып, кыз шундый ук хәлгә эләккән башка кешеләргә ярдәм итәргә тели.
«Кызганыч, минем тормышым бердәнбер очрак түгел, һәм бүгенге көндә кемнәрдер нәкъ шундый хәлдә. Гаиләдә көч куллану корбаннары бу аларның гаебе түгеллекне һәм алар ялгыз түгеллекне аңларга тиеш. Хәтта бу – сезнең әниегез яки әтиегез булса да, андый кешеләр белән элемтәләрне киметергә тырышыгыз. Бу – сезнең сәламәтлекне һәм тормышыгызны куркыныч астына куя», – дип киңәш итә Миша.
Даими гаепле булу хисе һәм «корбан» синдромы
Медицина психологы Людмила Невоструева мондый очраклар белән үз эшендә еш очрашуын әйтә. Гаиләдә көч куллану – кискен проблема. Боларның барысына да менталитет, традицияләр һәм безнең илдә формалашкан гаилә нигезләре гаепле, дип саный психолог.
«Гаиләдә көч куллану белән бәйле мөрәҗәгатьләр шактый күп килә. Әниләр кайвакыт үзләрен бик начар тота, хәтта балаларына җитди җәрәхәтләр дә ясыйлар. Еш кына мондый күренеш алкоголизм аркасында барлыкка килә. Һәм бу хатыннардан ни өчен үзләрен балаларына карата шулай тотуларын сорагач, алар: «Ә нәрсә, бу – начармы? Мин бит акча китерәм, мин барысын да эшлим, сукканмын икән, мин бит үтермәдем», – дип җавап бирәләр», – дип сөйли Людмила Невоструева.
Балалар еш кына үзләрен өйдә кыйнаулары турында сөйләми. Шуңа күрә бу фактлар гаилә деспотизмының очраклы шаһитлары булган кешеләр аша гына билгеле була.
«Бала, әгәр дә бу турыда башкаларга әйтсәм, өйдә миңа тагын да катырак эләгәчәк, дип курка. Кайбер балалар, әгәр дә ата-аналарыннан алып китсәләр, аларны балалар йортына китерәчәкләр, дип курка. Минем практикада, исерек әниләреннән куркып, төннәрен ванна бүлмәсендә бикләнеп утырган балалар да булды. Ләкин балалар әниләре исерек булса да аны ярата һәм аңа ышана, алар, «бер көнне әни эчүдән туктаячак» дип, могҗиза көтә», – дип сөйли психолог.
Невоструева аңлатуынча, өлкәнрәк балалар әниләрен бөтен җирдән эзли, аны саклап калырга һәм коткарырга тырыша. Мондый гаиләләрдә балалар тизрәк олыгая, чөнки алар ата-ана ролен башкара, ә чын ана, киресенчә, бала ролендә була. Мондый тормышта үскән кайбер балалар авырлыкларга түзә алмый. Үзен әнисе кебек тота башлый, шулай ук алкогольле эчемлекләр куллана. Ә көчлерәк булганнары гаиләдән мөмкин кадәр тизрәк китү ягын карый: кызлар беренче очраган кешегә кияүгә чыга, малайлар тизрәк үсеп, кайвакыт 14 яшьтән диярлек, мөстәкыйль тормышын башлап җибәрә.
«Мондый хатын-кызлар үзләренең тотышлары белән баланың психикасын бозуын, аның язмышын җимерүен аңларга теләми. Алар өчен бу – норма кебек. Моның сәбәбе балачактан килә: теләнмәгән бала, гаиләдәге алкоголизм, мыскыллау һәм кимсетелү. Башка тормышны күрмәгән кеше, мөгаен, үз балаларына карата да шулай ук эшләячәк», – дип саный Людмила Невоструева.
Ләкин еш кына гаиләдә ир-ат хатынына карата көч куллана. Һәм ачулы хатын балаларга ташлана, дип аңлата психолог.
«Бу – элекке заманнардан, аерылышу кабул ителмәгән вакытлардан килә. Хатын-кызлар түзеп яшәгән, һәм буыннар аша бу нормага әйләнгән. Аны ире кыйный, ә ул түзә, аны түбәнсетәләр, ә ул түзә. «Ни өчен?» – дип сорасаң, «Балалар өчен», – дип җавап бирә. Балаларның үзләренә бу түзеп яшәү кирәкме соң? Аларга андый әти кирәкме? Аларга бәхетле әни кирәк», – дип саный Невоструева.
Кайбер хатын-кызлар ялгыз калудан бик курка – алар ирләреннән күбрәк акча эшләсәләр дә, балаларны ялгыз гына тәрбияли алмаячакбыз, дип уйлыйлар. Кайберәүләр, башкалар нәрсә уйлар, дип курка, өченчеләре финанс яктан ирләренә бәйле, ирләре аларны акча белән тәэмин итсә дә, шул ук вакытта аларны кыйнап һәм кимсетеп яши, дип аңлата психолог.
«Тирә-юньдәгеләрнең, якыннарның, туганнарның фикере кайвакыт безнең өчен артык әһәмиятле: «Безнең нәселдә аерылышулар юк! Барысы да түзде һәм яшәде!» Әмма шуны аңларга кирәк: без чит кешеләр өчен яшәмибез, үзебез өчен яшибез, һәм безнең бер генә гомеребез бар. Һәр көнне шатланырлык итеп яшәргә кирәк. Ә күпләребез аэропорттагы кебек «бәхет самолеты»н көтә. Ә самолет юк! Еллар узгач, тирә-юньдәге кешеләргә карата үкенү һәм гаеп хисе, көнчелек һәм ачу барлыкка килә. Балаларның салкынлыгына үпкәләү, гомерем буе балалар өчен түзеп яшәдем, дип, алардан нәрсәдер өмет итү... Өлкән яшькә җиткәч, хатын-кыз үзен кабат ялгыз һәм бәхетсез хис итә», – дип сөйли психолог.
Алкоголик ана гаиләсендә үсеп җиткән балалар бик еш кына аның манипуляциясенә бирешә. Ул игътибар таләп итә, үз-үзенә кул салу белән янап, балаларын үз гаиләләреннән аерып ала. Балалары төн уртасында, балаларын, ир яки хатыннарын калдырып, әниләре янына чаба, ди Невоструева.
«Балачакта әти-әниләре тарафыннан көч кулланылган кешеләр – үзләрен корбан ясаучы кешеләр. Алар һәр җирдә үзләрен корбан итеп хис итә: эштә, өйдә, дуслары, күршеләре белән. Алар һәркемгә ярарга тырыша», – дип сөйли психолог.
Мондый балалар, бик талантлы булсалар да, үзләрен яхшыга лаек түгел дип саныйлар: яхшы эш, яхшы хезмәт хакы, хәтта тормыш иптәшенә дә.
«Кыюлык җыеп, полициягә гариза бирергә кирәк, кыйнауларны расларга кирәк. Күпләр мондый хатын-кызлар өчен приютлар барлыгын белми, анда аларга торак белән дә, матди яктан да ярдәм итәчәкләр. Әгәр дә кеше ярдәм сорап барырга батырчылык итми икән, кәгазь битен алып, аны борчыган, ачуландырган бар нәрсәне дә шунда язарга була», – дип киңәш итә Людмила Невоструева.
Борчыган бар нәрсәне язганнан соң, салмак музыка куеп тынычланырга, еларга, бер сәгать ярымнан соң язганнарын кабат укырга, аннары битне ертырга һәм яндырырга, дип киңәш итә психолог.
«Бу күнегү ситуацияне тиешенчә бәяләргә, тынычланырга мөмкинлек бирә. Әкренләп кенә балалардан, якыннардан ачуны алмау, котылу юлын алкогольдән эзләмәү гадәткә керәчәк. Ләкин мин барыбер психологка мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм, ул хәлне аңларга һәм, кирәк булса, дәвалану өчен психотерапевтка мөрәҗәгать итәргә ярдәм итәчәк», – дип сөйли Невоструева.