Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ул мине танып елмайды" - урманда югалган өч яшьлек кызны тәүлек буе эзләгәннәр

Кичә, 17 нче август сәгать 14.00 тирәсендә, Дәүләкән район үзәгеннән 37 километр ераклыкта, Башкортстанның Чуюнчи-Николаевка авылындагы шәхси йорттан 3 яшьлек кыз юкка чыга. “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы баланың исән-сау табылуы турында хәбәр итә.

news_top_970_100
"Ул мине танып елмайды" - урманда югалган өч яшьлек кызны тәүлек буе эзләгәннәр

Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләкән шәһәре буенча шәхси составы – 35 тән артык хезмәткәр кичә баланы эзләү белән мәшгуль булган. Нәтиҗәсе дә сөенечле: бала исән-сау табыла, һәм аның гомеренә куркыныч янамый.

Күп балалы әти сүзләренә караганда, бала табылган урынны биш тапкыр йөреп чыкканнар. “Безнең йорттан 1,5 километр ераклыкта бертуганым тапты. Кулларына алып, бөтен кешене үзе янына эндәште. Безнең кызны эзләүдә катнашкан барлык кешегә рәхмәтлемен. Бик зур рәхмәт! Эчке эшләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыкларына да, волонтерларга да рәхмәт сүзләре әйтеп бетергесез. Төне буе, тәүлек буе эзләдек һәм таптык. Кызымны күргәч, беренче булып истә калганы шул: ул мине танып елмайды, куанды”, - дип сөйләгән “Башинформ” агентлыгына баланың әтисе.

Дәүләкән үзәк район хастаханәсе баш табибы табылган кызның халәте турында хәбәр итә. Айдар Салаватов баланың тормышына берни янамавы турында әйткән. “Баланың хәле уртача авырлык дәрәҗәсендә. Ахыргача тикшереп бетерү өчен Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерәбез. Без үтә көчле бронхит диагнозын куябыз. Туңуы әлегә төгәл билгеле түгел. Хәзер кызның температурасы 36,5. Хәзерге вакытта баланың тормышына куркыныч янамый”, - дип белдерде баш табиб "Башинформ" агентлыгына.

Республиканың тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә баланы эзләүгә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының су асты хезмәткәрләре, Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре, Росгвардия авиациясе, пилотсыз очу аппаратлары, шулай ук 200 ләп волонтер – барлыгы 500 гә якын кеше җәлеп ителгәнлеге турында хәбәр иткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100