Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ул мине көчләде» – Бер кыз өчен ике егет тарткалашу фаҗига белән тәмамланган

news_top_970_100
«Ул мине көчләде» – Бер кыз өчен ике егет тарткалашу фаҗига белән тәмамланган
Фото: © "Татар-информ"

Нижневартовск шәһәрендә Антон исемле 20 яшьлек егетне үтергәннәр. Фаҗига 2 егет 1 кызны бүлешә алмаганга килеп чыккан. Җәен кыз егетләрнең берсе белән очраша, аннары икенчесенә китә. Көндәшләр ярты ел чамасы тарткалаша, һәм коточкыч фаҗига килеп чыга. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Алар Рома белән бер кыз өчен ярты ел тарткалашты – сугыштылар да, талаштылар да. Кичә ул Антон янына гаражга килгән, урамга сөйләшергә чакырган, Антон чыкмаган. «Алайса мин сине үтерәм», – дигән. Аннары пычак кадаган да, ике дусты белән качып киткән», – ди биредә яшәүче кеше.

Егетләр бүлешә алмаган кыз хәзер очраша торган егетенә элеккеге егете белән эшне хәл итәргә сорый. Кыз сүзләренчә, алдагы егет аны көчләп, гыйффәтлелеген алган. Шуңа күрә 2023 ел азагында көндәшләр очраша. Кыз белән хәзер очраша торган егет Антонны мәсхәрәли, моны видеога төшереп тора. Роликта Антонны гафу үтенергә мәҗбүр итәләр, башына сугып кыйныйлар. Аннары Антонны берничә кеше бергәләп кыйный.

Бераз вакытка Антонны тынычлыкта калдыралар, тик акча таләп итәләр. Ул таныш кызы белән язышканда шул хакта сөйли. Әҗәтләрен түләп, шәһәрдән китәргә җыенуын да әйтә.

2024 елның 25 гыйнварында гаражда 17 яшьлек Рома Антонның йөрәгенә пычак кадап үтерә.

«Тикшерү версиясе буенча, җинаятьтә шикләнелүче егет 25 гыйнварда, гаражда 20 яшьлек танышы белән талашканда, йөрәгенә пычак кадый. Зыян күрүче шунда ук үлә. Гаепләнүче патруль-пост полиция хезмәткәрләре тоткарлады», – дигәннәр Тикшерү комитетында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100