news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ул мине буды – аңымны югалтып егылдым»: хатын-кызны исерек ирен үтерүдә гаеплиләр

news_top

Суд 60 яшьлек пенсионер хатынны исерек ирен үтерүдә гаепле дип таныган. Фаҗига 2024 елның 8 гыйнварына каршы төндә булган. 2023 елның ноябрендә пенсионер Михаил хатыны Надежданың Новосибирскидагы фатирыннан чыгып киткән, алар анда бергә яшәгән булган. Ир-ат үзенең шәһәр читендәге фатирына кайткан. Гыйнварда Надежда иптәш хатыны белән бергә Михаилны эзләп килгән. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

«Надежда иптәш хатыны белән бергә Михаилның фатирына килгән. Ир-ат аларны исерек хәлдә каршы алган. Хатыннар аны кире кайтырга һәм дәвалану узарга күндермәкче булган. Михаил ахыр чиктә ризалашкан, ләкин бүген үк китәргә теләмәгән – йокы туйдырып, иртән юлга чыгарга тәкъдим иткән», – дип сөйләгән хатын-кызның адвокаты Иван Дьяченко.

Кичке сәгать тугызлар тирәсендә Надежданың иптәш хатыны йокларга яткан, ә Михаил эчүен дәвам иткән. Надежда аны туктатырга тырышып караган, шешәсен тартып алган.

«Ирем муеныма ябышты һәм буарга тотынды, мин аңымны югалта башладым. Шуннан соң берни дә хәтерләмим. Иртән диванда аңыма килдем», – дип сөйләгән Надежда тикшерүчеләргә.

Шуннан соң хатын юыну бүлмәсенә кергән. Идәндә аның ире Михаил үле килеш яткан. Коты алынган хатын-кыз шундук «ашыгыч ярдәм» чакырткан. Табиблар ир-атның үле булуын раслаган. Полиция хезмәткәрләре мәет янында пыяла шешә кыйпылчыклары тапкан: тикшерү версиясе нигезендә, хатын-кыз исерек иренең башына әлеге шешә белән суккан.

Надежданы кулга алганнар. Тикшерүчеләр «Кешенең сәламәтлегенә аңлы рәвештә авыр зыян салу һәм үлемгә китерү» маддәсе нигезендә җинаять эше ачкан. Хатын-кызны тикшерү барган вакытка өй арестына җибәргәннәр.

«Суд-медицина экспертлары ачыкланганча, Михаил кан югалтудан үлгән. Ир-атның башы артында пычак яки башка кисә торган әйбер белән ясалган яралар булган. Экспертиза, мондый җәрәхәтләр ватылган шешә белән сугу сәбәпле дә килеп чыккан булырга мөмкин, дигән нәтиҗәгә килгән», – дип сөйләгән хатын-кызның адвокаты.

«Моннан тыш, ир-атның тәнендә 17дән артык күгәргән һәм сыдырылган эз булган. Алар Михаилның үлем көненә 2-3 көн кала каты әйбер белән сугу сәбәпле килеп чыккан, дип ачыкланган. Надежда, иренең аягындагы күгәрек эзләрне күреп, нәрсә булуы турында сораган. Михаил «егылдым» дип җавап биргән. Ләкин бу – мөмкин түгел. Ир-атны бик каты кыйнаган булганнар, әмма ул моны яшергән», – дип өстәгән адвокат.

60 яшьлек Надежда ирен аңлы рәвештә үтерүен танымаган.

«Хатын-кызның кулларында һәм тырнаклары астында Михаилның биологик материаллары табылмаган. Моннан тыш, аның Михаил үлгәннән соң кулларын юмаганлыгы исбатланган. Ире белән сугышканнан соң, Надежданың тәне берничә урында күгәргән һәм имгәнгән, муенында буган эзләр калган», – дип дәвам иткән Илья Дьяченко.

«Надежда присяжныйлар судын җыюны сорады, әмма аның үтенечен кире кактылар. Прокуратура, җинаять эшен тикшереп бетерү өчен, берничә тапкыр кире кайтарды. Нәтиҗәдә Надеждага карата белдерелгән гаепләүне «Үз-үзеңне яклаганда артык көч куллану сәбәпле кеше үтерү» дип үзгәрттеләр. Михаилны фатирга кергән өченче затлар үтерә алуы турындагы версияне хәтта карап та тормадылар. Күршеләр исә төнге сәгать 12ләр тирәсендә Михаилның фатиры ишеген кемдер ачканын ишеткәнен әйткән», – дип сөйләгән адвокат.

Абыйсы апелляциягә биргән

2024 елның сентябрендә Новосибирск район суды хатын-кызны өй арестыннан чыгарган. 2025 ел башында хөкем карарын игълан иткәннәр – Надежданы гаепле дип таныганнар һәм ел ярымга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгәннәр.

Һәлак булган ир-атның абыйсы суд карары белән килешмәгән һәм апелляциягә биргән. Киләсе утырыш 31 октябрьдә була.

«Надежда әле һаман ире үлү сәбәпле кайгы кичерә. Судта ул, аңын югалтканнан соң нәрсә булганын хәтерләмәү сәбәпле, үз-үзен яклаганда артык көч куллануда гаепле булуын таныды. Присяжныйлар судын җыйган булсалар, аны акларлар иде», – дип саный адвокат Иван Дьяченко. «Суд барлык дәлилләрне яңадан тикшерер һәм гадел карар кабул итәр, дип өметләнәбез», – дип белдергән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар