Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ул мине бетергәнче, аны тиз генә бетерәсе иде" - Гүзәл Уразова халыктан киңәш сорый

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова вирус эләктергән. Тиз генә дәваланыр өчен халыктан киңәш сорый ул. Бу хакта җырчы Инстаграм битенә видео яздырып элгән.

news_top_970_100
"Ул мине бетергәнче, аны тиз генә бетерәсе иде" - Гүзәл Уразова халыктан киңәш сорый
"Дуслар, хәерле көн! Ничек хәлләрегез? Минеке әллә нәрсә түгел әле, чирләп киттем. Соңгы көнгә кадәр "мин чирләмим", дидем. Группада бөтенесе чирләп чыкты, барысын да дәвалап чыктым. Кичә Шаранда концерт тәмамлангач борын тыгыла башлады. Тамакка, тавышка төшә башлады - менә шунысы иң куркынычы.

Әйдәгез, кем ничек булдыра ала. Миңа хәзер киңәш бирегез әле. Тиз генә бу вирусны үтерергә иде, ул мине бетергәнче", - дигән Гүзәл Уразова.

Халык җырчыга киңәшләр язган: "Таблеткалар эчеп йөдәтмәгез, ромашка, чәй һәм бал җитә", - дигән бер укучы. "Сезнең белән килешәм", - дип җавап биргән Гүзәл Уразова.

Соңыннан "ромашкалы чәегез булышмады ахрысы" дигән язуга җырчы: "Нәрсә генә эчмәдем инде, кагоцел, ингавирин, сарымсак һ.б., әлегә шулай. Ромашканы да эчәм. Кем белә инде, аларны кулланмаган булсам, бәлки тагын да ныграк булыр иде", - дигән.

Кемдер җырчыга урын өстендә яхшылап ятып торырга, кемдер С витаминын эчәргә кушкан һәм башка бик күр киңәшләр биргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100