Ростов өлкәсендәге гади көнкүреш низагы фаҗига белән төгәлләнгән. Ир-ат үзенә бераз бурычы булган күршесенә һөҗүм иткән. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.
27 яшьлек Алексей гаилә корып өлгермәгән әле, шуңа күрә әти-әнисе йортында яши. Ул әнисенә һәм үги әтисенә авырлык китерергә теләмәгән. Шуңа күрә хезмәт хакы алырга 1 атна вакыт кала акчасы беткәнен дә аларга әйтеп тормаган. Алексей үзенә кирәкле сумманы күршесеннән бурычка алып торырга булган.
Иван соңыннан судта сөйләгәнчә, башта танышы аннан 3 мең сум сораган. Әмма 2,5 меңгә дә риза булган һәм бурычын 25енә кадәр кайтарырга вәгъдә иткән.
Берничә көннән соң, килешенгән вакыт җитмәгән булса да, акча биреп торган ир-ат бурыч турында исенә төшерә. Нишләптер, ул үзенә акчаны кире бирмәсләр дип уйлый.
Соңыннан суд залында Алексейның үги әтисе сөйләгәнчә, хезмәт хакы алырга 1 көн кала егеткә шалтыратканнар.
«Леша каядыр җыена башлады. Мин аның болай соң гына каядыр баруына аптырадым. Ул, Иван белән акча турында сөйләшеп аласы бар, диде», – дигән егетнең үги әтисе.
Алексей һәм Иван азык-төлек кибете янында очрашырга сүз куеша. Бу вакытта төн уртасы була инде.
Шаһит сүзләренчә, Иван Алексейдан бурычын кайтаруны сорый башлаган. Алексей аңа акчаны килешенгән көндә кайтарачагын аңлатырга тырышып карый.
Әмма күршесе Алексейны тыңлап тормаган – аңа шундук йодрыклары белән ташланган. Бу низагка шаһит кысылырга тырышып караган, тик Иван аны кисәк кенә туктаткан.
«Бу – синең эш түгел. Ул миңа акча бирергә тиеш»!» – дигән.
Кыйналган һәм курыккан Алексей аңа, залог буларак, үзенең бердәнбер кыйммәтле әйбере – мобиль телефонын бирергә тәкъдим итә. Бурыч бирүче ризалаша һәм телефонны үзенә ала. Шуннан соң ир-атлар таралыша, һәм низаг тәмамланган кебек була.
Әмма Алексей җитди имгәнгән һәм өенә үзе генә кайтып җитә алмаган. «Кемдер улымны кулларына күтәреп алып кайтты. Леша әле аңында иде, әмма хәрәкәтләнми диярлек. Без аны диванга яткырдык һәм «ашыгыч ярдәм» чакырдык», – дип сөйләгән егетнең әнисе.
Әмма соң була инде, яшь егет, табиблар килеп җиткәнче, үз өендә җан бирә.
Тикшерүчеләр шикләнелүче ир-атны тиз таба. Иванны кулга алалар, һәм аңа карата «Аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян салу, саксызлык аркасында кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачыла.
Соңрак, судта, гаепләнүче гаебен өлешчә таныган. Ул Алексейның үзенә акча тиеш булуын һәм дорфа сөйләшүен әйткән. Иванны 7,3 елга кырыс режимдагы колониягә хөкем иткәннәр. Хөкем карары законлы көченә кергән, диелә хәбәрдә.