Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ул миңа якынлашуга ук борынымнан кара кан китә иде". Сихер, бозым дигән әйберләр каян килә?

"Миңа бозым ясадылар, үлсен дип эшләгәннәр", "Сихерчегә барып, иремне гаиләдән алып китте". Бозым, кешене ниндидер көчләр белән үзеңә каратучылар турында еш ишеткәнем булды. Кызлар яшь вакытларында юләрлекләрне шактый эшли. Кызлар гына түгел, олы апалар, егетләр, абыйлар да. Ниндидер серле көч барлыгына ышанып, алар үзләренең теләкләрен чынга ашырырга тырыша. "Интертат" үзләренә бозым ясатканнар дип ышанган кешеләр белән сөйләште.

news_top_970_100
"Ул миңа якынлашуга ук борынымнан кара кан китә иде". Сихер, бозым дигән әйберләр каян килә?

Кешеләрнең сихерчеләргә табибларга караганда күбрәк баруы мине гел гаҗәпкә калдыра иде. Хәтта кайбер табибларның да, без белмибез, сихерчегә барып карагыз дип әйткән очраклары була.

Бозым, сихергә кемдер ышана, кемдер уйдырма дип саный. 

Минем үземнең дә бозым ясаган очракларны күргәнем булды. Бозым ясалган кешеләр нерв чиреннән интекте, күзләреннән нур китте, ниндидер кеше сүзен кабул итә алмый торган зомбига әверелде.

Мендәрләрдән әтәч формасындагы тырнак, чәчләр чыкканы турында да ишеткәнем булды. Кемнәр эшли аны һәм ни өчен? Авыр сорау булып тоелса да, җавабын мин күптәннән беләм. Көнчелек. Көнләшүдән кеше башын югалта, ашый, йоклый алмый. Көнләшкән кешесен юкка чыгарырга тели, нәрсә дә булса эшләргә, үзен табарга, үсәргә теләми. Кешегә барысы да җиңел юл белән килгән дип уйлый. Һәм иң куркынычы акчасын, вакытын сарыф итеп, гөнаһлы адымга - бозым ясатырга бара.

"Дус кызым бозым ясады"

Геройларымның исемнәре үзгәртелде. "Алия белән мин кечкенәдән үк таныш. Әниләребез дус иде. Мәктәпкә укырга кергәнннән бирле күршеләр булдык, мәктәпне тәмамлаганнан соң бер үк уку йортына кердек", - дип башлады сүзен Нәфисә.

-Бозымны нәрсәгә ясады дип уйлыйсың, ясаганы турында кайчан белдең?

- Минем белән гел начар хәлләр була башлагач, апаем бер әбигә барырга кушты. Шуннан Алиянең миңа бозым ясаганы турында белеп алдым. Институтта төркемебездә бер генә егет иде. Икебез дә аны ошатты. Гел өчәү каядыр бара идек, бергә кинога йөрдек, бергә ашадык, кичләрен ул икебезне дә өйгә кадәр озатып куя торган иде. Ләкин тора бара без Рамил белән якынайдык. Дус кызым моның белән берничек тә килешә алмады. Мин Рамилне ярата идем. Ә ул безнең арабызга тыкшынырга тырышты. Рамилгә үзенең шәрә фотоларына кадәр җибәрде. Рамил барысы турында да сөйләгәч, Алия белән сөйләшергә булдым.

- Ул сезнең арадагы мәхәббәтне ничек кабул итте?

- Кичерә алмады. Мине егеткә алыштырдың, диде. Өенә сөйләшергә дә алып кермәде. Салкын көнне урамда сөйләшеп тордык. Мин аннан Рамилне онытуын, яңадан дус кызым булуын сорадым. Ул минем йөземә карап кычкырып көлде. Ниндидер ачы, күңелдә шом калдыра торган көлү иде ул. Әле дә шул көлү башымнан чыкмый. "Бәхетегез булмас, мин ант итәм!" диде. Мин әллә нинди халәттә өйгә кайтып киттем.

- Үзеңне кайчан начар хис итә башладың?

- Шул ук көнне. Төнлә белән бөтен башларыма кайнар су түккән сыман булды. Бөтен тәнем кызышты. Күз алларым караңгыланды. Тамаклар кипте. Без Рамил белән бергә машинада утыра идек. Ул минем халәтемне күреп, тизрәк табиблар чакыртты. Алар кул гына селтәде. Мине хастаханәгә алып киттеләр. Рамил киемнәр артыннан китте. Рамил янымнан китүгә үк хәлем рәтләнде, үземне яхшы хис итә башладым.

- Димәк, Рамил синең янда булганда син үзеңне начар хис иткәнсең?

- Әйе. Ул миңа якынлашуга ук хәлем китә, башым әйләнә башлый иде. Борынымнан туктамый кара кан акты.

- Рамил белән араны өздеңме?

- Юк. Минем аннан китәсем килмәде. Рамил генә минем өчен курыкты. Ул да аңламады. Көнозын минем кәеф әйбәт, аның белән очрашуга ук хәлем китә, авырый башлыйм. Ул да сәбәбен озак вакыт аңышмый торды. Гаеп үзендә икәнен аңлагач, минем яныма килүдән туктады.

- Ә телефоннан аралашканда да хәлең киттеме?

- Әйе. Баш әйләнеп, борыннан кан китсә, мин Рамил язганы турында аңлый идем. Бик озак карыштым бу авыруга. Бармаган табиб калмады. Тикшерәләр - мин сәламәт. Бер әйбер дә таба алмадылар. Ябыктым, яшисем килмәде. Апаем бу хәлләрне белеп алгач, мине әбигә алып барырга булды.

- Ул әби ярдәм иттеме?

- Килеп керүгә үк башкаларга чыгып китәргә кушты. Сиңа бозым эшләгәннәр кызым, диде. Мин куркуга калдым. Ул миңа борчылмаска кушты. Үзе мунча ягарга китте. Ниндидер үләннәр төнәтмәсе эчерде. Хәлсезләндем. Ул мине ләүкәгә алып салды. Эченнән нәрсәдер укый, ә минем башым ярыла. Кычкырасым, мунчадан чыгып чабасым килә. Ләкин хәлем генә юк. Ул арада әбинең тавышы көчәя, мин чыдый алмый аңымны җуйдым. Борынымнан, авызымнан кара кан акканын гына хәтерлим.

- Ничек аңыңа килдең, нәрсә хис иттең?

- Җиңеллек. Рамил мине алырга килгән иде. Теге төннән соң беренче тапкыр мин аның янында тыныч күңел белән утырып кайта алдым. Әби бозым бүтән юк диде. Эшләгән кешесенә авырга туры киләчәге хакында да әйтте. Өч көннән соң синең яныңа килер, өеңә кертмә аны дип кисәтте.

- Өч көннән соң дус кызың килде...

- Әйе. Ул әллә нишләгән иде. Чәчләре тузгыган, кашлары җыерылган, юләрләнә башлаган кешегә ошап калган. Киемнәре тузанга буялып беткән. Ул җирне тырмый, тырмый өйгә кертергә сорады. Кычкырды, елады. Мин бик каты курыктым. Үзем янына чыгып булышасым килде. Ләкин әбинең кисәтүләре буенча янына якын да бармадым.

- Ул кыз хәзер ни хәлдә соң?

- Ул юк инде. Өемә килеп кычкырып елаганнан соң, бер атна да тормый, ул авариягә эләкте. Грузовик астына үзе ташланган икән дигән хәбәрләр дә булды. Ул вакытта аны таный торган да түгел иде. Машина бәрдергәннән соң ул берникадәр вакыт аек акылында ятты. Мин авария турында белгәч, аның янына бардым.

- Ни диде соң?

- Күземә карады. "Бәхетең булмас, бәхетеңне үзем белән алып китәм" дип, кулыма ябышырга тырышты, мин киттем. Янына бармадым. Артымнан ачыргаланып кычкырды да, буыла башлады. Аның соңгы сүзләре шулар иде...

"Иремне гаиләдән алып китте"

Бозымнан булыша, кешеләрне дога белән дәвалый торган дип даны чыккан әбигә мин дә барып кайтырга булдым. 35 булса да, бу апа никтер үзен әби дип атарга куша. Аның ишек төбендә кеше җыелган иде. Шунда таныштым да инде мин Мәликә апа белән.

"Ирем белән бергә 24 ел яшәдек. Бу вакыт эчендә күпне күрдек. Ул бөтен эшләгәнен өйгә алып кайтырга тырышты. Атнага бер тапкыр булса да, икебез генә чыгып китеп йөри идек. Балаларны яратты. Нишләтергә белмәде. Гел кулларында гына күтәреп йөри идек. Өебездә көн саен диярлек кунак булды. Ирем шундый ачык булганга, безгә кешеләр бик нык тартыла торган иде. Мин каршы килмәдем. Ләкин ярты ел элек иремне алыштырып куйган сыман булды. Ул өйгә соңарып кайта, балаларга тавыш күтәрә башлады".

- Аны башка хатын-кыз үзенә каратырга тырышканы хакында ничек белдегез?

- Аның кесәсеннән төргәк чыкты. Ул төргәктә ниндидер миңа аңлашылмаган язулар, ике балдак, чәчләр иде. Төргәк үзе канга буялган. Башта бу төргәкне күреп бик нык аптырадым. Аннары иремнән сорарга булдым.

- Ул нәрсә дип җавап бирде?

- Төргәкне кулымда тотканны күреп җикеренде. Кулымнан көчләп тартып алды. Үз баласыдай йөрәгенә куйды. Миңа томан төшкән сыман күзләре белән карады да, яңагыма китереп сукты. "Күралмыйм" диде. Мин шок хәлендә җиргә әкрен генә шуып төштем. Ирем миңа беренче тапкыр кул күтәрде. Ул теге төргәкне кулыннан да ычкындырмады. Каядыр гел яшерергә тырышты. Нишләргә дә белмәгәч, дус кызым миңа монда килергә кушты.

- Ярдәм иттеме соң?

- Килүгә үк миңа иремнең төргәген алып килергә куштылар. Мин бер атнадан соң яшереп кенә ул төргәк белән килдем. Әби миңа кыйблага карап, урындыкка утырырга кушты. Утырдым. Төргәкне баш өстемә куеп ул догалар укый башлады. Бөтен тәнем әллә нишләде. Мин аягыма торып бастым. "Селкенмә" диде. Аякларым җиргә ябышкан сыман булды. Катып калдым. 

"Хәзер синең ирең киләчәк, күзенә кара, ни генә әйтсә дә күзеңне аласы булма" диде. Ирем минем кая киткәнне дә, бу әбине дә белми иде. Әбинең бу сүзләре мине аптырашта калдырды. Башта ышанмадым да. Бүлмәгә атылып ирем килеп керүгә шок башланды. "Күзенә кара" дигән сүзләр башымдагы бөтен уйларны томалады. "Каһәр суккыры. Күрәсем дә килми сине, ычкын" диеп ул миңа кычкыра башлады. Мин,0 әбинең сүзләрен исемдә тотып, аның күзенә карадым. Томау төшкәнен күрдем. Аның карашы, элекке шикелле була башлады. Ул инде башын югалткан юләргә охшамаган. Әби ул арада доганы укып бетерде. Миңа кулыма ниндидер үләннәр тоттырды. Өйгә кайткач, шушы үләннәрне өйгә төтенен чыгарып, бөтен җиргә таратырга кушты. Иремне сихерләгән хатын буылачак, безгә киләчәк диде. Шулай булып чыкты да. Ул өйгә килде. Елап гафу үтенде. Безнең таныш хатын булып чыкты. Тормышыбыздан көнләшкән. Иремне тартып алырга теләгән. Әби әйтүе буенча, ул бала алып кайта алмаячак. Гөнаһы өчен җирдә дә җәфа чигәчәк.

"Балачактан дәвалыйм"

Әби дигәннәре 35 яшь тирәсендәге апай иде. Аңа әби дип эндәшү миңа бик сәер тоелды.

Журналист буларак янына килсәм дә, ул миңа да догалар белән булышырга булды. Утырдым, ни әйтер дип көтәм. "Билең авырта икән, кызым", дип ул кулы белән билемә кагылды. Аркамнан җылы йөгерде. Мин андый кешеләргә артык ышана торган кеше түгел. Ләкин авырткан җиремә дөрес кулын куйганы әзрәк тәэсир итә алды. Алга таба тормыш юлым, ниләр булганы турында сөйләде, кайбер уйларым турында киңәшләрен бирде. "Күз тигән сиңа. Инде 3-4 ел бар. Ничек әлегәчә түзеп килдең. Башларың авыртып, чыдый алмый елап ятканың булгандыр" ди. Бу сүзләре күңелгә тия алды. Чыннан да кайвакытта баш авыртуына чыдый алмый, яшиселәр килмәгән чаклар булгалый иде. Яшисе килми бик көчле әйтелгән булса да, башкача ул авыртуны аңлата алмый идем. Ничек кенә тормыш турында сорарга теләсәм дә, үземне тыеп калдым. Үземне кызыксындырган эш сораулары бирергә керештем.

- Ничә ел буе кешене дәвалыйсыз?

- 16. Кечкенәдән үк кемнең үләсе, нинди авыруы барлыгын белә идем. Әни миннән куркып яшәде. Кечкенә вакытымнан ук үләчәк кешенең исемен әйтеп бардым. Аны да әйтермен дип курыккандыр инде. Кызганыч, Әни турында да төш күрдем. Бер атна да тормады, бу дөньядан китеп барды.

- Кешеләр күп киләдер...

- Әйе. Хәзерге заманда сихер, бозымнан күп әйбер юк. Килгән кешенең икенсендә бозым. Ир-атларны карату өчен эшләгән сихерләр. Елап киләләр. Булышам, нишлим инде.

- Ир-атлар да еш киләмени?

- Әйе. Хатын-кыздан күп ир-ат. Хатынын яраткан да, аңа кадәр ошатмаган хатын-кызга карый башлаган. Теләмичә янына барам, нишлим дип киләләр. Чыннан да сихер ясаганнар. Андыйларга булышуы да авыр.

- Ни өчен?

- Күп көч таләп итә. Әгәр озакка сузып йөриләр икән, кайберләреннән ул сихерне алып та булмый. Үлгәнче шулай йөрергә мәҗбүр булалар. Андыйларга карап, йөрәк әрни. Нигә генә бармый хәзер кешеләр.

- Бозымнан саклану чарасы бармы соң?

- Юк. Бозымнан берничек тә сакланып булмый. Догалар укырга кирәк. Гел чистарынып торырга. Башкача бозымнан сакланып калып булмый. Әгәр дә үзегезне начар хис итсәгез, яшисегез килмәсә, сездә бозым. Тизрәк догалар укыгыз, чистарынырга барыгыз. Бу дөньяда яшәве дә куркыныч хәзер...

Сихерче прайсы

Кызганычка, әби белән озак сөйләшеп торып булмады. Аның ишек төбендәге кешеләре бик күп иде. Бөтенесен дә карап бетермичә, ул йокларга да ятмый, ял да итми икән.

Догалар белән кешегә ярдәм итүчегә бардым, бозым, сихер ясаучыга да бармый кала аламмы соң инде? "Бозым ясый" дип танылган кешене эзләп таптым. 

Килеп керүгә үк миңа кулыма папка тоттырдылар. Сихерчеләрнең үз прайслары да бар икән. Шаккатырлык! 

Үлемгә бозым 35 мең;

Кешене үзеңә каратырга - гомер буена 17 мең;

Бер елга булса - 2 мең ярым;

Кешене кире үз халәтенә кайтару 24 мең...

Кайсын телисең сайла!

Караңгы бүлмәгә кереп утырдым. Ничектер рәхәт түгел, шомлы иде бу бүлмә.

"Куркасыңмы? Дөрес эшлисең. Мин бит сине нәрсә телим, шуны эшләтә алам", дип сүзен башлады ул.

- Сихер, бозым ясыйсыз, курыкмыйсызмы?

- Нигә? Миңа кеше начарлык эшлим дисә, мин аны бик тиз генә үз кулыма ала алам. Бер фотосы, чәче, онытып калдырган яулыгы да җитә.

- Бозым ясарга сорап килүчеләр күпме?

- Санап бетергесез. Мин эшләгән бозымнар бик күп булды. Ничә кешенең гомерен алдым.

- Теге дөньяда җавап бирәсе булса?

- Мин әле яшим бит. Яшәгән вакытта сихер, бозым ясаячакмын. Кызлар килә. Елыйлар. "Ул мине яратмый. Карат, диләр. Каратам. Ул авыр түгел. Ләкин үзләре генә ахырдан үкенеп килә. Егет белән бергә торып карыйлар да, яратмаганнарын аңлыйлар. Егетнең кирәге калмый. Алар аны ташлап китә. Ә егет кызга бәйләнгән, аннан башка яши алмый. Кайберәүләр шулай үз-үзләренә кул да сала.

- Ирләр дә киләме?

- Килә. Алар акча сорап килә. Бизнес партнерларына бозым ясый. Көнләшәләр. Үзләренең эшләп аласылары килми. Бозым ясап, алар дәрәҗәсенә ирешәселәре килә. Ирешәләр дә.

- Сез шундый җиңел генә барысы хакында да сөйлисез.

- Әйткәнемчә, мин курыкмыйм. Миннән курыксыннар. 

- Сихер эшеннән туктарга уйлаганыгыз юкмы?

- Юк. Ул акча китерә. Син айга эшли алганны мин көнендә эшлим. Дөрес җиргә килмәгәнсең, балам. Син дә миңа ошагансың бит.

- Ни әйтәсез, аңламыйм...

- Кеше ачуыңны чыгарса, ул кешегә нәрсәдер була. Әйеме? Тик син генә куркасың. Кеше турында начар уйламаска тырышасың. Кешегә берәр нәрсә булыр дип уйлыйсың. Дөрес уйлыйсың. Җәбер кылса, җавабын тота. Тик синең булышлыкмы, әллә юкмы, анысы мөһим түгел. Миннән дә ябылып утырасың.

- Ябылып?

-Блок куйгансың. Миңа каршы блок куйганнарын яратмыйм. Андыйлардан энергия алып булмый. Минем сиңа бер генә киңәшем бар. Кешене жәлләп, кеше авыруын алма.

- Алай да буламыни?

- Була. Кулың белән кагылып, миңа күчсен иде дип теләгәнең бармы?

- Бар. Сез каян беләсез?

- Әле дә аңламагансың. Син миңа охшаган. Икенче алай эшләмә. Үзеңдә калдырасың. Ул авырудан котыла алмыйсың. Кеше рәтләнә, үзең авыртасың. Ә хәзер, кит әле яме. Миңа блок куйма...

Аптырадым. Озак уйладым. Өйгә кайтып кайнар чәй эчкәч кенә бу сөйләшүне баштан тагын бер кичердем. Гомеремдә иң сәер сөйләшү булгандыр. Иң куркытканы - син аңламаган сөйләшү. Әллә ышанырга, әллә юк ул һәркемнең үз эше инде. Артык ышанучы кеше булмасам да, бу сөйләшүләрдән соң чәчләрем үрә катты. Куркыныч. Башка төрле сүз әйтә алмас идем.

Психотерапевт: "Бозым дип уйлаучы кешеләрдә нерв авырулары була"

Бу темага кагылышлы сорауларны КФУ Психология һәм белем бирү институты доценты, психолог, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллинга бирдем.

"Сихер термины элекке заманнан килгән. Кеше нәрсәдән авырганы турында белмәгән һәм нәрсә белән булса да аңлатырга тырышып, сихер, бозым дип атаган. Кешенең нидән үлгәне турында белергә тырышмаганнар. 

Бозым дип уйлаучы кешеләрдә нерв авырулары була. Алар нәрсәдәндер курка, нәрсәгәдер борчыла. Психологлар алар белән эш итә. Чын проблеманы табарга тырыша. Кеше эчендә яшереп килгән әйберләрне, аңламаган әйберләрне аңлатырга тырыша. Психиатрия бу авыруны дәвалый алмый. Ул кешегә дару язып бирә ала. Ләкин дарулар кешенең проблемасын вакытлыча гына онытып торырга мөмкинлек бирә. Чын дөреслектә бу проблема чишелми кала. Шуңа күрә психотерапия бар. Ул - кешенең нинди авыруы барлыгын ачыклау. Аннары кеше белән бу авыруны бетерү өчен эшләү. 

Кеше авыруын табиблар белмәсә, ул әбиләргә, сихерчеләргә бара башлый. Алар да ниндидер дәрәҗәдә психолог ролен үти, психологларга конкурент булып тора. Кешеләр аларга ышана икән, бу ышанулары аларга дәваланырга булыша. Гадәттә, дөньядагы мәгълүматны кабул итә алмаган, тиз ышанучан кешеләр бозым бар дип саный", - дип сөйләде Рамил Гарифуллин.

Дин әһеле: Ислам бозым барлыгын таный

Дин ягыннан бозым, сихергә мөнәсәбәт нинди? Бу хакта "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сөйләде.

"Дин ягыннан караганда, бозым, сихер, күз тию бар. Без мөселманнар буларак сихергә дә ышанабыз. Сихер ул хак, бар. Сихер, бозым ясау бик зур гөнаһ санала. Сихер белән шөгыльләнүче кешеләрне җәһәннәм уты көтә. Кем шуның белән шөгыльләнеп ялгышканын аңласа, тәүбә кылсын. Аллаһыдан гафу үтенсен. 

Бозымнан саклану чарасы - даими рәвештә тәһарәтле йөрү. Яшьләр гөсел турында белергә тиеш. Ир белән хатын мөнәсәбәт кылгач, гөсел алырга тиеш. Бу очракта бозым тими. Кем иртә 100 тапкыр "Лә илләһә"не укыса, шул кешегә золым да, сихер дә тимәс, ди. 

Өшкерү дә хак. Кеше дога белән дәвалый икән, ул хак. Анда йөрергә ярый. Фатирда кабул итәм дигән кешеләр була икән икән, андый җиргә бармасаң хәерлерәк.

Бозым, сихер бар, диләр. Ышану, ышанмау һәр кешенең үз эше. Бозым эшләүчеләр алга таба нәрсә буласы турында да уйласын иде. Кешене ирегеннән мәһрүм итеп, көчләп яраттырып әле бер кешенең дә бәхетле булганы юк. Сиңа дигәне була. Үз вакытында килә, бәлки шуны кеше аңласа, бәхетсез тормышлар да әзрәк булыр иде...

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 3 сентябрь 2023
    Исемсез
    Сихер, бозым юк. Дорес тугел. Кешелэр анламаган нэрсэлэрне анлатыр очен или узенен хатасын танымау очен уйлап тапканнар. Ботен эйбергэ бутэн причина бар, но ул не выгодно кешегэ. Кеше гаебен танырга телэми. Ышансан - нык эзлисен тэ туры китерэсен.. Ышанмасан - Бер нэрсэ Дэ юк. Кайьер кешелэр кешене Аллам акча жыеп яталар.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100