Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ул маньяк иде»: танылган «йолдыз» бай ир-ат белән яшәүнең ничек авыр булуын сөйләгән

news_top_970_100

НТВ телеканалының танылган алып баручысы Лера Кудрявцева «Комсомольская правда» радиосы эфирында үзенең шәхси тормышы, 90нчы елларда бай ир-ат белән яшәве турында сөйләгән.

«Ул маньяк булды. Мин анда кияүдә булмадым. Бу – Мәскәүдә бандитлар заманы, көнаралаш урамда атышлар булып торган 90нчы еллар иде. Мин куркудан аның белән берни дә эшли алмадым», – дип сөйләгән Лера үзен мыскыл итеп торган бай ир-ат турында.

Лера сөйләгәнчә, бу ир-ат аңа маньякларча гашыйк булган.

«Ул шизофреник иде, хәзер кайдадыр Франциядә яши», – дип ачыклык керткән Лера Кудрявцева.

Лера әйткәнчә, бу – аның тормышында берничә елга сузылган тәмуг була.

«Ул минем телефоннарымны тыңлады, минем арттан сакчылар йөрде... Мин тын да ала алмый идем. Бөтен дусларым, әти-әнием, апа изелеп яшәде», – дигән ул.

Лера бу ир-атның күп акчасы һәм зур мөмкинлекләре булганын да әйткән. Башта бу ир Лерага бөтен нәрсәне биргән, тик соңыннан бар нәрсәсен дә тартып алган.

«Иң мөһиме – ул минем нерв системамны юкка чыгарды. «Мин сине яратмыйм, җибәр мине», – дип әйткәнем булды. Ә ул: «Яки минем белән яшисең, яки мине сине күмеп куям», – дип җавап бирде. Мин качтым, тик сакчылар мине тотып, кире алып килә иде. Мин бу кеше белән мәҗбүри яшәдем...» – дип, борчулары хакында сөйләгән Лера Кудрявцева

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100