Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

 «Ул кызыбызны гына түгел, ә бөтен гаиләбезне үтерде»

Казанда 10 ел элек 17 яшьлек Даша Максимованы үтерүдә шикләнелгән ир-атны кулга алдылар.

news_top_970_100
 «Ул кызыбызны гына түгел, ә бөтен гаиләбезне үтерде»
Алинә Фәйзрахманова

Казанда хатын-кызларны көчләүдә һәм үтерүдә гаепләнеп кулга алынган җинаятьче чыннан да 10 ел элек 17 яшьлек Даша Максимованы үтергән кешеме? Аның бу җинаятькә катнашы барлыгын әйтәләр, әмма гаебен раслау өчен дәлилләр туплау алда әле. «Татар-информ» Дашаның әнисе һәм үтерүдә гаепләнүче ир-атның күршеләре белән аралашты.

Казанда маньякның кулга алынуы турында 18 февральдә Дәүләт Советында Татарстанның Эчке эшләр министры Артем Хохорин хәбәр итте. Ул вакытта әле башка берни дә билгеле түгел иде. 4 мартта яшь хатын-кызларны көчләүдә һәм үтерүдә гаепләнүче кешене кулга алулары турында республиканың Тикшерү комитеты рәсми хәбәр таратты.

Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, кулга алынган Игорь Птицынның ун ел элек кылынган җинаятькә катнашы булырга мөмкин. Ул вакытта 17 яшьлек кызны вәхшиләрчә үтерү бөтен республиканы тетрәндергән иде.

«Шул көнне йөрәгем авыртты, әмма мин аңа игътибар итмәдем»

2011 елның августында Даша Максимова дус кызы белән Тирән күлгә ял итәргә барырга җыена. Әмма соңгы мизгелдә дус кызын әнисе җибәрми һәм Даша ялгызы гына китә.

«Шул көнне йөрәгем авыртты. Мин эштә идем, клиентым бар иде, хәтта ишекне ябарга туры килде, йөрәгем бик нык какты. Соңыннан хәл кергән кебек булды, эшемне дәвам иттем. Ул чакта моңа игътибар бирмәдем», — дип исенә төшерде һәлак булган Даша Максимованың әнисе Марина ханым.

Даша ялгызы гына Тирән күл ярында кызынып ятканда аңа кавказ милләтеннән булган егетләр бәйләнә башлый. Берсе хәтта купальнигының бавын да чишәргә тырыша. Даша курка һәм дус егетенә шалтыратып, каршы алуын үтенә. Ул дусларының үзенә бәйләнгән егетләр белән күрешүен теләми, сугышып китәрләр дип курка. Шуңа күрә, үзләренең бер юлдан баруын күргәч, Даша башка сукмакка борыла һәм тукталышка егетләрдән алдарак чыгып җитәргә өметләнә. Ә анда аны дуслары каршы алырга тиеш була.  

Кыз сукмактан атлап бара, телефоннан сөйләшә. Аның артыннан ир-ат бара, кызны куып тота һәм арттан аның башына суга. Һәм тикшерү барышында шушы сугудан кызның вафат булуы ачыклана. Дуслары килгәч, Дашаны үле килеш табалар, кыз канга баткан һәм ялангач була. Бер дустының әтисе бу хакта Дашаның әти-әнисенә хәбәр итә.

«Мин ул вакытта бер элемтә операторында кассир булып эшләдем һәм минем янга клиентлар бик күп килә иде, алар арасында бик кызыклы фамилияләр очрый. Мин соңыннан кызыма сөйләргә дип аларны язып бара башладым. Биш фамилияне язып куйдым да, кызыма шалтыраттым, ә аның телефоны сүнгән иде. Соңрак тагын шалтыраттым, алмады, ә аннан инде дустының әтисе шалтыратты», — дип сөйләде Дашаның әнисе.

Тикшерүне туктату Марина ханымга шәхси эзләнүләрен алып барырга комачауламый.

«Кайнар эзләр» буенча тикшерү нәтиҗә бирми, әмма эзләү буенча эш дәвам итә. Шушы еллар дәвамында төрле версияләр карала, ләкин аларның берсе дә расланмый. Соңрак моны Инна Солодянкинага һөҗүм итү һәм Ксения Антонованы үтерү эшләре белән берләштерәләр. Дашаның әнисе әйтүенчә, кызларның өчесе дә бер-берсенә охшаш була: кечкенә гәүдәле, ябык, аксыл чәчле була алар.

Әмма тикшерү нәтиҗә бирми һәм эшне Мәскәүгә җибәрәләр. Җентекләп тикшергәннән соң, мөмкин булган бар нәрсә дә эшләнде дигән карарга киләләр һәм эшне туктаталар.

«Туктатып тору — эшне ябу түгел, дип аңлаттылар миңа. Тикшерүчеләр эшләмәде дия алмыйм, чөнки мин барысын да күреп тордым. Үтерүдә теләсә кемне гаепли алмыйм. Башка эшләр буенча тикшерә торган җинаятьчеләр бик күп иде, Дашаның эше буенча аларны да тикшереп карадылар. Бик шикле туры килүләр дә булды: эш урыны да, аларның телефоннары шалтыраган урыннар да, әмма аларның җинаятькә катнашы булу дәлилләнмәде», — дип сөйләде Марина.

Кызы һәлак булганнан соң, әнисе җиде ел дәвамында шәхси эзләнүләрен дәвам итә. Кызның социаль челтәрдәге аккаунтына еш кына ниндидер мәгълүмат, фаразлар, шикләр килгән. Ханым боларның барысын да тикшерүчеләргә тапшыра һәм полиция һәр хатны да җентекләп тикшерә.  

«Берсендә миңа бер кыз язды. Үтерүдә шикләнелгән җинаятьченең фотороботы аның әтисенә охшаганын, әтисенең чын вәхши булуын әйтте. Мин аның әнисе белән элемтәгә чыктым, ул барысын да раслады һәм мине үзләренә чакырды. Ул иренең явыз булуын, кыйнавын, мыскыл итүен сөйләде. Соңрак аны микрозаймнар бирә торган оешманы баскан өчен утырттылар. Әйе, без боларны да тикшердек, әмма аның Дашаның үлеменә катнашы булуы исбатланмады», — дип сөйләде ханым.

Соңгы ике елда Марина Максимова бу хәлне үз агымына җибәрә. Аңа операциягә ятарга, ә соңыннан тернәкләнергә туры килә. Ләкин ул тикшерүне кабат башлау, Тикшерү комитетына барып яңалыкларны белешү турында еш уйлана башлый. Нәкъ шул вакытта Эчке эшләр министры Артем Хохоринның Татарстанда тагын бер маньякның кулга алынуы турындагы хәбәренә тап була.

«Бу хакта ишеткәч, йөрәгем дерт итеп куйды. Бу юлы без аны таптык дип уйладым. Әмма хәзер дә йөз процент ышанам дип әйтә алмыйм, миңа барысын да күрергә һәм белергә кирәк әле. Мин бар нәрсәне дә үзем эшләргә өйрәнгән, шуңа күрә хәтта хәзер дә шәхси эзләнүемне дәвам итәм», — диде ханым.

Бу хәбәрдән соң, полиция хезмәткәрләренең кемне кулга алуы турында интернетта фаразлар чыкты. Кайберләре аны Даша Максимованы үтерүче дип фаразлады.

«Февраль бәйрәмнәренә туры килде, ул өч көнне ничек яшәгәнмендер, белмим. 24 февральдә, иртән иремнең мине Тикшерү комитетына илтүен сорадым. Анда кулга алынган кеше чыннан да кызымны үтерүдә гаепле булырга мөмкин диделәр. Әмма әле бу хакта сөйләргә ярамый, бу тикшерүгә комачауларга мөмкин дип кисәттеләр. Миңа хәтта социаль челтәрләрдә бу хәбәрне кире кагып пост та язарга туры килде, мин моның кирәк икәнен аңладым», — дип сөйләде ханым.

Казанга махсус җиһаз кайтарылган, ул яңа алымнар буенча дәлилләрне тикшерергә мөмкинлек бирә. Криминалистлар Дашаның эше белән кызыксына, өч эш буенча да биологик материалларны экспертизага алалар.

«Әлбәттә, Мәскәүдән криминалист килгәч кенә берничә эшне ачыклый алулары бераз ачуны чыгара. Ни өчен Тикшерү комитеты мондый җиһазның бездә дә булуын кайгыртмый икән? Казанда ачылып бетмәгән җинаять эшләре шулкадәр күп бит», — диде Марина.

«Аны кемдер нахакка гаепләгәндер»

Экспертиза мәгълүматлары ярдәмендә җинаять эшендә яңа гаепләнүче барлыкка килә — ул Казанда яшәүче Игорь Птицын.

Агентлыкка билгеле булганча, Игорь Птицынга 50 яшьләр чамасы, өйләнмәгән, балалары юк. Әнисе белән бергә яшәгән, ә аның вафатыннан соң ялгызы гына яши. Күршеләре бу ир-ат турында бары тик яхшы сүзләр генә әйтә.

«Тыныч гаилә иде, ә эчтән ничек булганын беркем дә белми инде. Әнисе биш ел элек вафат булды. Ул үзе яхшы, акыллы ир-ат, аның турында башка берни дә әйтә алмыйм, хәтта кайда эшләгәнен дә белмим. Исәнләшүдән узмады. Өч атна элек полиция килде, понятой булуымны сорадылар, мин баш тарттым», — дип сөйләде подъезддагы бер күршесе.

«Яхшы, әдәпле ир-ат, гел ярдәм итте. Күптән түгел полиция килде, әмма аның нәрсәдер эшли алуына ышанып та булмый. Без монда 2006 елда күченеп килдек, шушы вакыттан бирле аңа бернинди дә зарыбыз булмады. Эчмәде, тартмады, тавыш чыгарып йөрмәде, күп укый иде. Подъездга чыккан саен елмаеп килеп чыгар кебек», — дип сөйләде Птицынның күршесе.

Игорь Птицынны нинди җинаятьтә гаепләүләрен әйткәч, ир-ат ышанмады.

«Булуы мөмкин түгел, аны кемдер нахакка гаепләгәндер. Үзе дә, әнисе дә яхшы кешеләр. Безнең хәтта балконнар да уртак иде, арадагы киртәне дә биш-алты ел элек кенә ясадык. Бик якын аралашмасак та, кирәк булганда бер-беребезгә ярдәм итеп яшәдек», — дип сөйләде күршесенең хатыны. 

«Ике-өч атна элек полиция килде, понятойлар кирәк дип әйттеләр. Бу кичке биш-алтылар тирәсе иде, мин алар белән төнге икегә кадәр йөрдем, фатирны карадык. Игорь да шунда, кулына богаулар кидерелгән иде. Мин сорашмадым, ә тикшерүче Игорь белән сөйләшергә рөхсәт итмәде. Тентү вакытында Игорь тып-тыныч иде. Ул мине хәтта үзе чакырды, янәсе, мин аны беләм бит», — дип сөйләде күршесе Павел Ермолаев.  

Аның сүзләренчә, Игорь бик мөлаем, белеме кеше. Мәктәпне «бишле»гә генә, институтны кызыл дипломга тәмамлаган, хәтта укыткан да. Аның янына һәрвакыт студентлар килеп йөргән, ул аларга проектлар, диплом эшләре белән ярдәм иткән.

Күршесе әйтүенчә, 2011 елда Казан халкы арасында маньяк турында имеш-мимешләр таралган, ул вакытта хатын-кызларга ялгыз гына йөрмәскә кушалар. Ул чакта Павел хатынын эшкә озатып куя һәм каршы ала торган була. Игорь Птицынның шул үтерүләрдә шикләнеп кулга алынуын белгәч, ул ышанмады.

2011 елда Игорь Птицын Аккош күле тирәсендә эшләгән була

Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, 2012 елдан бирле ир-ат ФГУП «Охрана Росгвардии» оешмасында — Казандагы бер заводта сакчы булып эшләгән. Эшкә алганчы ир-атны тикшергәннәр — ул вакытта ул хөкем ителмәгән була. Ул барлык психологик тестларны да уңышлы тапшыра, аңа корал йөртергә рөхсәт бирелә. Эшендә дә аңа бары тик уңай характеристика бирәләр.

Агентлыкка билгеле булганча, ир-ат 17 февральдә эшеннән китә. Бу вакытта ул үзенең эзенә төшүләрен һәм җинаятьтә гаепләүләрен белә.

Сакчы булып эшләгәнче, ул 2011 елда Аккош күле тирәсендәге бер оешмада эшләгән була.

«Мондый җинаять эшләре турында бөтен кеше дә ишетергә тиеш»

Даша Максимованың әнисе әйтүенчә, гаебен тану җәзаны җиңеләйткән очракта, Птицын күрсәтмәләр бирергә ризалашкан. Хәзер тикшерүчеләрнең төп бурычы — эшкә ачыклык кертү һәм ир-атның кайсы җинаятьләрне кылуын аңлау өчен, гаепләнүчедән мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат һәм аңлатма алу.

Тиздән тикшерү тәмамланыр һәм эшне судка тапшырырлар дип өметләнә Марина.

«Судка, һичшиксез, барачакмын, аның күзләренә караячакмын. Әмма аңа ничек дәшәргә — „сез“ дипме, әллә „син“ дипме? Минем яшем бар инде, таныш булмаган кешегә „син“ дия алмыйм, „сез“ дип әйтәсем килми. Әмма ул бит теге вакытта кызымны гына түгел, бөтен гаиләбезне үтерде. Аңа нәрсә әйтергә дә белмим инде мин. Элегрәк, үтерүчене тапкач, аны балалары белән очратып, аларга әтиләренең нинди кабәхәт булуын сөйләргә тели идем, ә аның хатыны да, балалары да юк икән», — дип сөйләде Марина ханым.

Һәлак булган кызның әнисе эшне карау ачык булсын иде дип тели. Аның фикеренчә, мондый җинаятьләр турында бөтен кеше дә ишетергә тиеш. Бу башка балаларга үгет-нәсыйхәт булырга, аларны шундый фаҗигаләрдән саклап калырга мөмкин.

Агентлык хәбәрчесе Инна Солодянкинаның әтисе белән дә элемтәгә керде. Дашаның вафатына өч ай кала, бу кызга шул ук урман массивында һөҗүм иткән булганнар.

«Башта аны тотарлар дип уйладык. Әмма вакыт узды. Без бу хәлне оныта башладык, өметне өздек. Ләкин әгәр бу чыннан да шул кеше икән, аны кулга алулары яхшы булган. Чөнки һәркем үз гамәлләре өчен җавап бирергә тиеш», — дип сөйләде Сергей Солодянкин.

Ничек кенә булмасын, бу тикшерүгә матбугат чаралары гына түгел, җинаятьчедән зыян күргән кешеләрнең гаиләләренең дә игътибары җәлеп ителәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100