Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Ул куйган урам утлары якты булып яна, үзе генә юк. Авылыбыз белән елыйбыз”. Бадминтон уйнаганда авыл башлыгы вафат булган

Бүген Казанда ТР муниципаль хезмәткәрләренең спартакидасы узды. Бадминтон уйнаганда Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Илгиз Гайнуллин үзен начар хис итә башлый. Дежур торучы “ашыгыч ярдәм” бригадасы аны республика клиник хастаханәсенә алып китә. Аңа операция ясарга уйлыйлар, тик йөрәк-кан тамырлары системасында тайпылышлар булганга күрә, гомерен саклап калырга өлгермиләр. Ул хастаханәгә барып җиткәнче вафат була. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_top_970_100
“Ул куйган урам утлары якты булып яна, үзе генә юк. Авылыбыз белән елыйбыз”. Бадминтон уйнаганда авыл башлыгы вафат булган

Илгиз Гайнуллин озак еллар Кушлавыч авылында мәктәп директоры булып эшли. Соңгы елны аңа Утар Аты авыл җирлеге башлыгы вазифасын йөклиләр. Авыл җирлегенә төрле гозерләре, проблемалары белән килүчеләрне һәрвакыт ачык йөз белән каршы алган, ярдәм кулы сузарга ашыккан. “Ул килгәч, авыл тормышы җанланды, шулкадәр җаның-тәнең биреп эшләде. Алты авылны ятим калдырды”, - дип искә ала аны халык.

“Туган көнендә төп нигезгә туганнарын җыярга теләде”

- Илгиз – минем күршем, туганым һәм авылдашым. Мин мәктәптә идән юучы булып эшлим, әле барыбыз да җыелышып Илгизне искә алып утыра идек. Авыл халкы әле дә бу яңалыкка ышана алмыйм, бөтенебез өчен дә авыр хәл. 

Бу яңалыкны көндез ишеттек, ярыш вакытында аның хәле начарайган. Медицина учреждениесендә табибтан ярышларда катнашу өчен рөхсәт тә алган, иртә белән дә кәефе күтәреңке булган. Казанга Арча районының муниципаль хезмәткәрләре белән китте, юлда да үзен яхшы хис иткән. Өйдәгеләренә шәһәргә барып җитүләре хакында шалтыратып әйткән. Сәламәтлегенә зарланганы булмады, кайвакыт кан басымы гына “уйнап” ала иде. Актив тормыш рәвеше алып барды, начар гадәтләре дә юк иде. Язмыш, күрәчәктер инде... Әле җәсәден алып кайтмадылар, - дип елады Фирдания Габдрахманова.

18 декабрьдә Илгиз Гайнуллинга 53 яшь туласы булган, үзенең гомер бәйрәменә барлык туганнарын чакырырга теләгән ул.

- Авыл җирлеге башлыгы һәрвакыт кеше күзе алдында бит ул, күзләр генә тигәндер. Берәүгә дә начарлык эшләгәне булмады, “юк” дип әйтә белмәде. Җитәкчеләрнең күбесе үз ягын кайгырта бит, ә Илгиз авыл халкы өчен тырышты. Гади булды, әллә каян исәнләшеп китә иде. Масаеп, үзен әллә кемгә куеп йөргәнен хәтерләмим. Нинди генә йомыш булса да һәркем аның янына чапты. Бик иртә арабыздан китте, гөрләп яшәр чагы иде. 18 декабрьдә 53 яшь тулырга тиеш иде, булмады... 

Туган көнендә төп нигезгә туганнарын җыярга теләде. Ирем Наил янына еш керә иде. “Кордаш, тиздән туган көн җитә”, - дип еш әйтте. Бер атна элеккенә урам утларын алыштырды, мәрхүмкәем. “Хәзер урамнар ничек якты, утлар әллә кайдан балкып тора”, - диде. Хәзер шул утлар гына якты булып яна, үзе юк. Шуннан соң мин Илгизне башка күрмәдем инде, бер атна ул Казанда укуда булды. Квалификация күтәрү курсларына йөрде, укудан кичә генә кайткан булган. Гел ашыкты, барлык эшне җиренә җиткереп башкарырга тырышты. 

“Чиләгенә күрә капкачы”, - диләр. Хатыны Суфия да шундый ук тынгысыз җан, авылыбызның мәдәният йортында эшли. Мәдәният йортында концертлар алардан башка узмады. Илгиз өздереп гармунда уйнады, Суфиясе җырлады. 

Суфия - минем туганнан туган сеңлем ул. Бу кайгыны ничек күтәрер? Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. Әле аңа шалтыратырга да, янына керергә дә кыймыйм. Аның хәлен җиңеләйтер өчен нинди сүзләр табарга? Бик матур, тәртипле гаилә иде. Ике кыз тәрбияләп үстерделәр, алар үз тормышлары белән Казанда гомер кичерә. Күптән түгел генә оныгы туды, аның өчен аннан да зур куаныч булмады инде, - дип сөйләде Фирдания Габдрахманова.

Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Рамил Гарифҗанов белән дә аралаштык. Әлеге кайгылы хәбәрне ул күптән түгел генә ишеткән.

- Ярышларга үзем бармадым, шуңа күрә төгәл нәрсә булганың әйтә алмыйм. Бик зур югалту. Илгиз Ильяс улы үз эшенең остасы иде, аны һәркем хөрмәт итте. Район халкы исеменнән туганнарының, тормыш иптәше Суфия ханымның, кызларының, кияүләренең тирән кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәт түрләрендә булсын, тыныч йокласын”, - диде ул.

“Үз хәлен үзе генә белгәндер”

Илгиз Гайнуллин белән соңгы тапкыр аның ярдәмчесе Эльмира Фәйзрахманова аралашкан. Аның әйтүенчә, җитәкченең башкарырга теләгән эшләре һәм планнары күп булган.

- Әлеге ярышка Илгиз Ильясовичны район администрациясеннән җибәрделәр. Ул бервакытта да каршы килә белмәде. Кешеләрне үпкәләтергә һәм рәнҗетергә, аларга авыр сүз әйтергә курыкты. “Кешеләрнең канәгать булуын күрү, рәхмәт сүзләрен ишетү – хезмәтемә иң зур бәя”, - дип әйтә иде. Эшчән, вакытны бушка уздырырга яратмады. 

Кичә генә укудан кайтты, шунда ук эшкә тотынды. Авыл халкы бу хәбәрне кабул итә алмый, ышанмый. Бүген телефоннын тынып торганы юк, бөтенесе шалтырата. “Дөрес яңалыкмы ул?” – дип сорыйлар. Кызганыч, дөрес шул. Тиздән җәсаден алып кайтырга тиешләр, иртәгә җирлибез. 

Соңгы вакытта сәламәтлеге яхшы иде. Элек “авыртам, ничектер йөрәгем борчып тора. Кан басымының да рәте юк”, - дип еш әйтә торган иде. Тора-бара андый зарлану сүзләрен ишетмәдек. Хәер, үз хәлен үзе генә белгәндер. Безнең авыл җирлегенә алты авыл керә, һәрберебезне ятим итеп китте бит. Авылыбыз белән елыйбыз. Эшләгән эшләрен санап бетерергә мөмкин түгел. Үзара салым акчасына авыл юлларын тәртипкә китерде, грант акчасына урамга утлар куйдыртты. Соңгы сөйләшкәндә дә эшлисе эшләрнең күп булуын әйтеп китте... - дип искә алды ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100