news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ул күпкә олырак, үлеп китсә, нишләрмен?»: яшь аермалары зур булган мөнәсәбәтләр тарихы

Мәхәббәтнең яше бармы? Ир белән хатын арасындагы яшь аермасы гаилә бәхетенә йогынты ясыймы? Бу сорауга һәркемнең үз җавабы бар. Психолог, хәзрәт һәм шәхси тәҗрибәсе белән уртаклашкан танышларыбыз фикерләрен бергә тупладык.

news_top
«Ул күпкә олырак, үлеп китсә, нишләрмен?»: яшь аермалары зур булган мөнәсәбәтләр тарихы
Фото: © Ясалма фәһем ярдәмендә ясалды

Бер гаиләдә ир хатыныннан биш яшькә олырак, икенчесендә – унбиш яшькә кечерәк. Кемдер яшьтәшенә гашыйк була, кемдер үзеннән күпкә олырак кешене тормыш юлдашы итеп сайлый. Берәүләр өчен яшь аермасы мөһим түгел, ә икенчеләр өчен ул җитди уйлану сәбәбенә әверелә. Танышларым арасында да үзләреннән зуррак һәм кечерәк ир-атлар, хатын-кызлар белән мөнәсәбәтләр төзүчеләр бар. Аларның тарихларын сезгә дә язып китәм.

«Ярый вакытында акылына кайтты»

Г., 42 яшь:

«Ирем белән яшь аермабыз 1 ел да 11 ай, ул миннән кечерәк. Миңа яшь чакта әниемнең: «Кызым, үзеңнән зуррак егеткә кияүгә чыгарга кирәк», – дигәне бар, чөнки әти әнидән 3 яшькә олырак. Мин дә үземнән олырак кешегә кияүгә чыгармын дип уйлаган идем, ләкин тормыш мине Булат исемле Казан егете белән очраштырды. Аның турында әнигә сөйләгәч: «Ой, кызым, ул синнән кечерәк», – дип әйтә башлаган иде. Аннары, арабыз 2 генә яшь икәнен белгәч, Булатның үзе белән танышкач, аның тәрбияле, акыллы егет икәнен аңлагач, әни бу уеннан кире кайтты. Ахыр чиктә әти белән әни каршы төшмәде.

Минемчә, хатын-кыз иреннән 4-5 яшьтән дә күбрәккә олырак булса, артыграктыр, моны өнәп бетермим. Иң мөһиме кешенең гаиләсенә, нәселенә карарга кирәк. Очрашып йөргән вакытта ук әти-әнидән нинди тәрбия бирелгәне егетнең үз-үзен тотышында күренә.

Без ирем белән бөтенләй төрле тәрбия алып үскәнбез. Аларда «коры»рак, ә бездә хискә басым ясалган тәрбия. Шуңа бераз аңлашылмаучанлыклар булды. Тормышка караш, кыйммәтләр бертөрле булган кешене эзләп йөрергә кирәкми, минемчә. Аны эзләп йөри башласаң, бөтенләй кияүгә дә чыкмый кала аласың. Яши башлагач, тормыш кыйммәтләре бертөрлегә әйләнә, бер-береңә яраклашасың.

Очрашып йөргәндә гел мине чакырып, күп акчалар түләп, мине каядыр алып барды, дип әйтә алмыйм. Минем өчен бу мөһим дә түгел иде. Алай күп акчалар тотып йөри торган кешеләрне аңламыйм да, дөресен әйткәндә, акчаны беренче урынга кую мине куркыта.

Аның өчен түләгән чакларым да булды, аннан кыенсынганын да сизә идем. Ләкин ул аннары мин түләгән акчаларны миңа йөзләтә кайтарды дип тә әйтергә була. Без очрашып йөргән вакытта, Казанда укуымны тәмамлагач, мин әти-әниләр янына кире Чаллыга кайтырга уйлаган идем. Ул мине китмәскә үгетләде, эш табарга да үзем булышам, диде һәм арендалап яшәргә фатир да эзләште. Үзе укып бетереп, эшкә генә урнашкан булса да, шул фатирым өчен түләде дә әле. Миңа карата мәхәббәтен шулай раслады. Аның төпле, акыллы булуы, мине кайгыртуы белән йөрәгемне яулады.

Кайчак балачактагы, яшүсмер чактагы кызыкларны искә төшергәндә: «Хәтерлисеңме, шулай булган иде», – дигәндә, ул «юк» дисә – «Син бит әле миннән кечкенәрәк, аны белмисең», – дип шаяртып, төрттереп куям. Бу кимсетеп әйтү түгел, ә яратып кына».

Танышым, 21 яшь:

«Минем туганым үзеннән 14 яшькә олырак ир-ат белән гаилә корды. 8 елдан аерылдылар, чөнки туганым аның янында үзе дә «картая» башлаганын сизә. «Беркая бармыйбыз, ирем үзе теләгәнчә яшәтә» – дип әйтә башлады. Ярый вакытында акылына кайтты. Хәзер ул үзеннән ике яшькә олырак ир-атка кияүгә чыкты. Матур гына яшәп яталар, балалар үстерәләр».

М., 22 яшь:

«Мин үземнән 10 яшькә олырак егет белән аралаштым. Мөнәсәбәтләр башланганда моңа аерым игътибар бирмәдем, башкалар әлеге аерманы «артык зур» дип санаса да, минем өчен бу норма иде. Гомумән, гаиләдә ир-ат хатын-кыздан олырак булырга тиеш дип уйлыйм. Тик мөнәсәбәтләрдә бу дөрес чагылырга тиеш. Ир-ат үзен синнән зуррак дип саный, манипуляцияләр кулланып синең белән идарә итәргә тели икән, әлбәттә, бу адекват хәл түгел, бу күренешләр партнерның психологик кимчелекләре турында сөйли.

Минем фикеремчә, ир-атны ир иткән фактор ул аның гаилә корырга әзер булуы, хатын-кыз өчен җаваплылык алуы һәм бу яшь белән бәйле түгел. 40 яшен тутырган ирләр дә кайчак эмоциональ яктан әлеге адымга әзер булмый һәм үзен төрлечә акларга тырыша. Монда проблема яшь аермасында түгел, ә партнерыңны кабул итүдә һәм аның белән киләчәкне күрү/күрмәүдә дип уйлыйм. Танышларым арасында үзләреннән күпкә яшьрәк егет белән гаилә корып, бик матур яшәүчеләр бар.

Кияүгә чыгып, балалар тапкач, «ул миннән күпкә олырак, үлеп китсә, нишләрмен» дигән уй туган иде. Хатын-кыз шундый бит инде ул, булмаган проблеманы уйлап чыгарырга ярата. Шулай да үзеңнән 10 яшьтән дә олырак кеше белән гаилә корганда көлке аралаш булса да әлеге сораулар башыңа килә».

Д., 24 яшь:

«Мөнәсәбәтләр башланып кына килгәндә, яшь аермасы бераз сизелергә мөмкин. Әмма вакыт узган саен, бер-береңә ияләшәсең, бер-береңне яхшырак аңлый башлыйсың, уртак тормышка җайлашасың. Гаилә корып, бергә яши башлагач, хәтта яшь турында онытыладыр да, мөгаен. Чөнки иң мөһиме – кешенең яше түгел, ә холкы, фикер йөртүе, тормышка карашы һәм синең белән уртак тел таба алуы.

Ике кеше дә бер-берсен тыңларга һәм аңларга әзер булса, барысы да килеп чыгачак. Мәхәббәт яшькә түгел, ә хисләргә, күңел якынлыгына карый дип уйлыйм. Юкка гына «любви все возрасты покорны» дип әйтмиләрдер.

Идеаль яшь аермасына килгәндә, минем өчен бу 4-5 яшь тирәсе. Тик бу катгый кагыйдә түгел. Кеше үзеңә якын булса, фикерләрегез туры килсә һәм бер-берегез белән рәхәт булса, яшь аермасы икенче планга күчә.

Ирем белән яшь аермабыз 5 ел һәм югарыда әйтелгән сүзләрем безнең мөнәсәбәтләргә туры килә».

Р., 54 яшь:

«Ирем миннән 8 яшькә зуррак. Инде 30 елга якын иңне-иңгә куеп, матур гына яшибез, ике бала үстердек. Мөнәсәбәтләрдә алай зур аңлашылмаучанлыклар килеп чыкканы юк. Киресенчә, яныңда үзеңнән олырак та, акыллырак та кеше булгач, яшәве дә, төрле проблемаларны чишү дә җиңелрәк. Бу хәзер шулай. Ә яшьрәк чакта кайбер әйберләргә карашыбыз төрле иде. Мисал өчен, яшьрәк булгангамы, минем каядыр барасым, йөрисем килә иде, ә ирем инде ул «яшьлек» чорын узган булганга күрә, өйдә утыру, ял итү яклы булды».

К., 22 яшь:

«Мин үземнән 14 яшькә олырак хатын-кыз белән аралаштым. Башта, гадәттәгечә, барысы да әйбәт кенә барды. Аннары «бытовой» проблемалар барлыкка килә, «Миңа анысы кирәк, монысы кирәк» дигән фразалар еш яңгырый башлады. Аларны ишетеп, мин үземне гаепле саный идем, чөнки мин кирәк кадәрне биреп бетерә алмыйм кебек тоелды миңа. Ике чор кешеләренә уртак тел табу, мөнәсәбәтләр төзү авыр, чөнки кыйммәтләр һәм тормышка карашлар аерыла. Партнерыңның гел синең белән буласы, ә синең исә яшьлек чорыңны кызыклы хатирәләргә бай итеп уздырасы, үзеңне яңа яктан ачасың килә. Шуңа, минемчә, яшь аермасы 5 елдан да артмаска тиештер. Үземнең тәҗрибәдән чыгып, шундый фикергә килдем».

Фото: © Ясалма фәһем ярдәмендә ясалды

«Кайбер гаиләләрдә яшь хатын-кыз иреннән бик нык ояла»

Дин ягыннан ир-ат һәм хатын-кызның яшь аермасы күпме булырга тиеш икән соң? Моның хакта тулырак Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров сөйләде.

«Ислам кануннары буенча ир-ат белән хатын-кыз арасындагы яшь аермасы никахка киртә булып тормый. Рухи байлыкка ия булган кешеләр, нинди генә яшьтә булсалар да, бергә гармонияле тормыш алып барачак. Моны кешеләрнең их яхшысы – сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) үрнәге раслый. Аллаһның Расүле (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) үзеннән 15 яшькә өлкәнрәк булган Хәдичә (Аллаһ аннан ризый булса иде) белән бик матур яшәгән. Хәдичә (Аллаһ аннан ризый булса иде) дә, ире аннан яшьрәк булуга карамастан, бик бәхетле булган, чөнки алар икесе дә бер-берсен Аллаһ ризалыгы өчен яратканнар, ихлас булганнар», – диде ул.

Нияз хәзрәт сүзләренчә, рухи кыйммәтләр җитмәсә, гаилә тормышы турында җитәрлек белем булмаса, яшь аермасы мөнәсәбәтләрнең тотрыклылыгына тискәре йогынты ясарга һәм ир белән хатын арасындагы зур яшь аермасы аркасында түбәндәге проблемалар килеп чыгарга мөмкин:

  • беренчедән, зур яшь аермасы ир белән хатын арасында аңлашылмаучанлыкларга китерергә мөмкин. Гадәттә, өлкән ир хатынының фикеренә хөрмәтен югалта, үзен тәҗрибәлерәк һәм белемлерәк дип саный. Бу караш, үз чиратында, яшь хатын-кызда кимчелек комплексы барлыкка китерергә мөмкин;
  • икенчедән, кайбер гаиләләрдә яшь хатын-кыз иреннән бик нык ояла. Ул үз проблемаларын иренә ничек җиткерергә белми һәм башкалар белән уртаклаша башлый, ләкин ире белән түгел;
  • өченчедән, өлкән ир, яшь хатыны белән мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен, аның барлык теләкләрен канәгатьләндерергә мөмкин. Нәтиҗәдә, хатын-кыз үз капризлар һәм күңел ачулар дөньясында яши башлый, бу, әлбәттә, аларның уңайлы гаилә тормышын җимерә;
  • дүртенчедән, яшь үткән саен, безнең тәннәребез зур үзгәрешләр кичерә. Өлкән кешеләрнең тәннәре яшьләрнекеннән физик яктан аерылып тора, бу исә никах мөнәсәбәтләренә тәэсир итәргә мөмкин. Мондый никахка керүчеләр моны исәпкә алырга тиеш;
  • бишенчедән, рухи дөньясы зәгыйфь булган гаиләдә яшь аермасы ир белән хатын арасында артык шик һәм нигезсез фаразларга китерергә мөмкин, хәтта мондый шикләр өчен җитди сәбәп булмаса да.

«Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Үз тиңнәрегезгә өйләнегез», – дигән (Ибн Мәҗә риваять иткән). Тормыш тәҗрибәсен исәпкә алып, иң яхшы ир яки хатын – безнең белән уртак сыйфатларыбыз күбрәк булган кеше дип әйтергә була. Илебездә, статистика буенча, күпчелек гаиләләрдә ир белән хатын арасындагы яшь аермасы 10 яшькә кадәр», – дип аңлатты хәзрәт.

Нияз Сабиров сүзләренчә, гаилә корыр алдыннан хисләргә генә түгел нияткә дә игътибар итәргә кирәк, ягъни гаиләне Аллаһ ризалыгы өчен корырга кирәк.

«Ният дөрес булганда, гамәлләребез һәм яшәү рәвешебез дә матур булачак. Чын, саф мәхәббәт Аллаһ ризалыгы өчен яшәгәндә, төрле сынаулар аша узганда үсә.

Аллаһы Тәгалә барыбызга да бәхетле гаилә тормышы насыйп итсә иде», – диде ул.

«Зур яшь аермасы ир белән хатын арасында аңлашылмаучанлыкларга китерергә мөмкин»

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Иң мөһиме – гаиләне никахлашу белән башлау»

Бу хакта үз фикерен Мәрҗани мәчетенең имам-хатыйбы Ансар хәзрәт Мифтахов та әйтте.

«Диндә яшь аермасы нинди булырга тиеш дигән төгәл мәгълүмат бер җирдә дә юк. Адәм баласы үзенә балигъ яшенә җиткән тиң парны табып, алар бер-берсенә ошый, уртак гомер итәргә ниятләре, теләкләре бар икән – бу, әлбәттә, шаригатебездә бернинди каршылыклар да китерми. Иң дөресе – никахлашучыларның балигъ яшенә җиткән булуы. Иң мөһиме – гаиләне никахлашу белән башлау.

Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) тормышын карасак, аңа 25 яшьләр тирәсе булганда, хатыны Хәдичә анабызга 40 яшь иде. Алар шушы яшьтә никахлаштылар. Хәдичә анабыз вафат булганнан соң, Мөхәммәд Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Гайшә анабыз белән никахлаша, ул пәйгамбәребездән күпкә яшьрәк булган.

Әгәр пәйгамбәребезнең тормышына карасак, беренче хатыны үзеннән олырак, икенчесе үзеннән кечерәк булган. Шуңа, монда ниндидер «алтын» урталык, «шулай булырга тиеш» дигән әйбер юк. Әгәр адәм баласы бер-берсен аңлый-санлый, туры килә икән, «Динебез кушканча яшибез, уртак тормышыбызны никахлашып башлыйбыз», – диләр икән, бернинди каршылык юк. Иң мөһиме – ике яктагы туганнарны да хөрмәт итеп яшәү ниятләре булу», – диде ул.

Хәзрәт сүзләренчә, үзеннән 10-15 яшькә зуррак кеше белән дә, кечерәк кеше белән дә матур тормыш алып баручылар бар. Бу инде яшь аермасыннан тормый.

«Безнең татар халкында элек-электән ир кеше үзеннән яшьрәк хатын-кызны тормышлыкка алуны кулайрак күрә. Ләкин бу шулай булырга тиеш дигән сүз түгел. Шаригатебездә бу мәсьәләдә катгый кысалар юк. Иң дөресе – гаилә тормышын никах белән башлау, гомер кичерү һәм тәуфиклы балалар тәрбияләү.

Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хәдисендә: «Никахлашыгыз, мин үземнең өммәтемнең күплегенә карап, хозурланырмын, шатланырмын. Мөселман гаиләләре төзегез һәм балаларыгызны мөселман дине буенча тәрбияләгез, аларны динебез кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә өйрәтегез. Мин кыямәт көнендә дә шат булырмын», – ди. Шушы гамәлләрне үтәп, гаиләбезне ныклы итеп, шәригатебез кушканча, пәйгамбәребезнең сөннәтен үтәп, Аллаһыбызның фарыз булган гамәлләрен үтәп яшәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен иде», – диде ул.

«Безнең татар халкында элек-электән ир кеше үзеннән яшьрәк хатын-кызны тормышлыкка алуны кулайрак күрә»

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Әтисе белән мөнәсәбәтләр җылы булса да, кыз өлкәнрәк яшьтәге ир-атны сайларга мөмкин»

Клиник психолог Гөлзар Вәлиева әлеге мәсьәләне психология күзлегеннән аңлатты.

Кайбер кызлар үзләреннән 10-15 яшькә олырак «егет»ләр эзли, алар моны балачакта әти назы җитмәү сәбәпле эшлиме?

Мондый бәйләнеш булырга мөмкин, әлбәттә, ләкин һәрвакытта да түгел. Бөтен әйберне бер калыбка салу дөрес булмас. Мәсәлән, кыз бала кечкенә вакытта әтисеннән кирәк кадәр җылылык, яклау, эмоциональ бәйләнеш ала алмаган булса, ул үскәч, бу ихтыяҗларын өлкәнрәк ир-атлар белән канәгатьләндерергә тырышачак. Өлкәнрәк ир-ат бу кызга ышаныч, яклау, үзен кирәкле итеп хис итү мөмкинлеген бирә икән, ул мондый мөнәсәбәтләргә омтылачак. Кайчак кызлар мондый мөнәсәбәтләрдә үзләренә партнер гына түгел, ә терәк була торган, киңәшче, «әти» ролен үти ала торган кеше дә эзләргә мөмкин.

Әтисе белән мөнәсәбәтләр җылы булса да, кыз өлкәнрәк яшьтәге ир-атны сайларга мөмкин. Бу инде аларның ниндидер шәхси зәвыкларына бәйле. Шуңа, яшь аермасына гына карап, кешенең балачактагы психологик тәҗрибәсе турында нәтиҗә ясау дөрес булмас.

Ә нигә 30-35 яшьлек ирләр 20 яшьлек кызларны күзли?

Монда да төрле сәбәпләр булырга мөмкин. Яшь кыз олырак ир-атны үзенең яшьлеге, энергиясе ташып торуы, тормышка саф самими күзләр белән каравы өчен кызыксындырырга мөмкин. Ир-атлар яшь кызлар белән мөнәсәбәтләрдә үзләрен көчле, тәҗрибәле, кирәкле итеп тоярга мөмкин. Һәм парларының алар белән соклануы, фикерләренә таянуы алар өчен бик мөһим була ала.

Кайбер очракларда ир-атларның яшь кызлар янында үзләрен яшь итеп тоясы килә. Ул һаман да яшь кызларны карата, игътибарларын җәлеп итә алуы белән ышанычын арттыра.

Ир-атлар үзләре дәрәҗәсендәге хатын-кызлар белән җитди мөнәсәбәтләр корырга әзер булмаска мөмкин, чөнки аларга тормыш тәҗрибәсе азрак булган, үз фикерен формалаштырып әйтеп бетерә алмаган кызлар белән мөнәсәбәтләр кору җиңелрәк. Аларның кызны контрольдә тотасы, үзләрен «баш» итеп хис итәсе килә.

Гөлзар Вәлиева: «Акыл, эмоциональ интеллект, өлгергәнлек, тормыш тәҗрибәсе яшь белән турыдан-туры бәйле түгел»

Фото: © «Татар-информ»

Гаиләдә хатын-кыз иреннән яшьрәк булса да, аңа караганда күпкә акыллырак, төплерәк фикерли ала торган була аламы?

Әлбәттә. Акыл, эмоциональ интеллект, өлгергәнлек, тормыш тәҗрибәсе яшь белән турыдан-туры бәйле түгел. Кеше 20 яшьтә дә 40 яшьлекләрдән аермалы буларак, эмоциональ яктан өлгер була ала. Шул ук вакытта кеше 40 яшьтә дә җаваплылык алырга, стресслы ситуацияләрне конструктив рәвештә хәл итә белмәскә мөмкин. Акыл күпме яшәү белән түгел, ә үзеңне, башкаларны аңлый белү, хаталарыңны таный алу, җаваплы булу белән бәйле. Гаиләдә бер партнер икенчесеннән акыллырак булу ул проблема түгел. Әгәр бу өстенлек икенче партнерны кимсетә башласа, үз фикереңне аңа көчләп тагу очраклары булса гына проблемалар килеп чыгарга мөмкин.

«Бер партнер икенчесеннән өстен булып, буйсындырып яшәргә тиеш түгел»

Яшь аермасы зур булган очракта, гаиләдә күбрәк нинди темага аңлашылмаучанлыклар килеп чыга ала?

Гаилә психологы буларак, шуны әйтә алам: минемчә, иң кыен вакытлар ул – тормыш ритмнары, этаплары туры килмәгәндә. Этаплар туры килмәү ул безнең ихтыяҗлар туры килмәүгә дә кайтып кала.

Балалар мисалында аңлатып китәм. Ир-атның балалар үстерәсе килә, ә хатыны әле укый, бала табарга әзер булмаска мөмкин. Яисә инде киресенчә, яшь кызның бала алып кайтасы килә, ә ир-ат инде балалар үстергән кеше булырга һәм аның бу этапка кайтасы килмәскә мөмкин.

Ял итү буенча да шулай. Яшьрәк партнерга актив тормыш, сәяхәтләр, дуслар белән аралашу кирәк. Ул төне буе йокламаска мөмкин. Ә олырак кешегә өйдә булырга, ял итәргә кирәк. Аның гел йокысы туймый, аңа үз вакытында ятарга кирәк.

Интим мәсьәләсен, сексуаль мөнәсәбәтләрне дә истә тотарга кирәк. Вакыт узу белән якынлыкка караш, мөмкинлекләр үзгәрергә мөмкин.

Яшь аермасы бик зур һәм партнерлар да төрле буын вәкилләре булганда, гаилә, тәрбия, ир-ат һәм хатын-кызның рольләре турында карашлар төрле булырга мөмкин.

Мондый проблемалар яшь аермасы зур булмаган парларда да булырга мөмкин.

Мондый проблемаларны булдырмас өчен нишләргә?

Мондый проблемаларны булдырмау өчен, партнерларга барысын да уртага салып сөйләшергә кирәк. Мисал өчен, «Биш елдан тормышыбыз нинди булачак, аны ничек күрәсең? Тормыш рәвеше туры килмәсә, без нинди компромиссларга килергә тиеш?» – дигән сорауларга җавап эзләргә кирәк. Балалар мәсьәләсендә теләкләр, карашлар туры килергә тиеш. Партнерларның хыяллары бер-берсен чикләмәве дә мөһим.

Иң мөһиме – компромисс бер партрнерның гына үз хыялларыннан, ихтыяҗларыннан баш тарту хисабына булырга тиеш түгел. Монда бүген берсе, ә икенче көнне икенчесе юл куярга тиеш. Барысы да чиратлашып, бию формасында барырга тиеш – бер алга, бер артка атларга кирәк. Бер-береңне ихтирам итү бик мөһим.

Яшь аермасы зур булып та, бер-берсен аңлап, бәхетле яшәүче парлар шактый. Тик җәмгыятьтәге фикерләр бу парга тискәре йогынты ясарга, аларны яшь аермаларыннан оялырга мәҗбүр итәргә мөмкин. Бу очракта нишләргә?

Җәмгыятьтә төрле мөнәсәбәтләр булырга мөмкин. Бу очракта мин бер-берсен сайлаган парларга түбәндәге сорауларга җавап бирергә һәм нәтиҗәләр ясарга тәкъдим итәм: «Сез бер-берегезне чыннан да көн саен сайлыйсызмы? Мөнәсәбәтләрегездә хөрмәт һәм тигезлек бармы, сез бер-берегезне бер «зурлык»та күрәсезме? Бер-берегезнең шәхси чкиләрен бозмыйсызмы, ихтирам белән карыйсызмы? Үз фикерегездән куыркмыйча, башкаларга җиткереп, матур итеп яши аласызмы?»

Партнерлар арасында хөрмәт, җылылык, ышану, бер-берсенә карата тигез җаваплылык бар икән, монда инде бу парга җәмгыять каршында акланырга кирәкми.

Яшь аермасы партнерларның үзбәясенә ничек йогынты ясый?

Үзбәя эчке «терәк» булмаса, барыбер ниндидер тышкы факторларга карый, шуңа яшь аермасы аңа йогынты ясарга да, ясамаска да мөмкин. Шуңа, монда яшьрәк партнер үзеннән өлкәнрәк кешенең игътибарын җәлеп итүне үзенең кадерле булуына дәлил итеп кабул итә ала. Янәсе, мин үзем шундый яшь, әмма барыбер «солидный» кешенең игътибарын «яуладым». Бу очракта үзбәя күтәрелә ала.

Ә өлкәнрәк кешенең: «Партнерым минем белән картаерга әзер булырмы икән, мин картайгач та, аңа кызык булырмынмы икән?» – дигән борчулары булырга мөмкин. Яисә ул: «Мин өлкәнрәк, тәҗрибәм күбрәк, шуңа барысы да минемчә була, син бала-чага, берни белмисең», – дияргә һәм барлык карарларны да үзе кабул итәргә мөмкин.

«Сәламәт» гаиләләрдә яшь аермасы булганда, бер партнер икенчесеннән өстен булып, буйсындырып яшәргә тиеш түгел.

Психология күзлегеннән, гаиләдә ир-ат һәм хатын-кызның идеаль яшь аермасы күпме булырга тиеш?

Гаилә системасында, китапта катгый карар буларак язылган идеаль яшь аермасы юк. Аралары бер яшь, унбиш яшь булган парлар да, яшьтәшләр дә бәхетле яши ала. Шул ук вакытта яшьтәшләр арасында да ниндидер проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Монда проблеманы яшькә генә бәйләргә ярамый.

Гаиләнең ныклы, тотрыклы булуына эмоциональ интеллект, җитлеккән булу, бер-береңне хөрмәт итү, конфликтлар булган очракта барысын да уртага салып сөйләшә белү тәэсир итә. «Безнең яшь аермабыз күпме» дигән сорау түгел, «Ә без нинди мөнәсәбәтләр кора алабыз?» дигән сорауга җавап эзләү мөһим.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар