Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ул көнне онытырлык түгел»: Филүс Каһиров Илһам Шакиров белән аралашуын искә ала

news_top_970_100
«Ул көнне онытырлык түгел»: Филүс Каһиров Илһам Шакиров белән аралашуын искә ала
Салават Камалетдинов

Филүс Каһиров «Шәһри Чаллы» газетасының социаль челтәрендәге туры эфирда Илһам Шакировны Рәшит Ваһапов исемендәге бәйгедә гран-прига бирелгән «семерка» машинасына утыртып йөрүен искә алган. Ул машинаның ачкычын да Филүскә Илһам Шакиров үзе тапшырган була.

Ачкычны биргәндә: «Анда-монда үткәләгәндә мине дә бер утыртып йөрерсең әле», – диде. Әйе, булды ул хәл. Ул көнне онтырлык түгел. «Сәйдәш» концертлар залыннан Илһам абый белән бергә чыктык. Аның ярдәмчесе әйтә: «Филүс, безне өйгә илтеп куя аласыңмы?» – ди. «Нинди илтү генә, иртәгә килеп тә алам?» – минәйтәм (көлә). Шул «семерка»ның артына Илһам абыйны утыртып, Щапова урамындагы йортына илтеп куйган идем.

Бәләкәй генә ара инде, бер карасаң. Ә минем өчен – иң истә калган ара, – дип искә алган Филүс.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100