Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ул көн җиткәндер»: Ильмира Нәгыймова Эльмира Сөләйманова белән туганнар булмавын сөйләде

news_top_970_100
«Ул көн җиткәндер»: Ильмира Нәгыймова Эльмира Сөләйманова белән туганнар булмавын сөйләде

Ильмира Нәгыймова Эльмира Сөләйманова вафатыннан соң зур серләрен ачты. Җырчыларның «Апа-сеңел» дип аталган концертларыннан соң күпләр аларны туганнар дип уйлый иде.

Нәгыймова «ул көн җиткәндер» дип, күз яшьләренә буыла-буыла, чын дөреслекне ачты.

Күпләр бит безне туганнар дип уйлый. Чынлыкта, әйе, ул миңа апа кебек, апа кебек булды. Ә чынлыкта – без дус кызлар идек. Безнең «Апа-сеңел» дигән проектыбыз бар иде. Һәм менә... ул көн җиткәндер. Безнең туган апа-сеңел булмавыбызны безнең бөтенләй әйтәсебез килмәгән иде. Әмма хәзер бик күпләр яза. Ул минем өчен – апа. Барыбер шундый апам булып калачак. Өч туган апам, дип әйтә идем мин аны. Без әле аның белән ул проектны – «Апа-сеңел» проектын – дәвам итәргә теләгән идек. Менә шулай, – дип серен ачты Ильмира Нәгыймова социаль челтәрләрдә.

Әлеге сүзләрен ул машинада утырган килеш сөйли, салонда Эльмира Сөләйманованың җыры яңгырый.

Ой, дуслар, нигә шулай авыр? Бөтен кеше дә «Нәрсә булды?» дип сорый, аңа иртән инфаркт булган. Ире аны тормышка кайтарырга маташкан, балаларының барысын да күреп торуы бик авыр, «ашыгыч ярдәм» дә чакырганнар. Кызганычка, менә шулай. Үзегезне саклагыз. Бик авыр, – дип сөйли җырчы. Видеоны «Татарча ял» төркеме урнаштырган.

Ильмира Нәгыймова «ВКонтакте»дагы төркемендә Эльмира Сөләйманова белән уртак чыгышларын да куйган. «Эльмира Сөләйманованың якты истәлегенә багышлап… Якыннарына сабырлык телибез», – дип язган җырчы.

Җырчылар: «Икәү, без бит көчле икәү булганда,

                      Без бит икәү якын туган да.

                      Син сеңелкәш миңа бу җирдә,

                      Апам, диеп дәшәм бит мин дә», – дип җырлыйлар иде.

 

Фото: © Ильмира Нәгыймованың «ВКонтакте»дагы сәхифәсеннән.

 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 20 декабрь 2022
    Исемсез
    Нишлэп килмэсен, шунда, похоронда сойлэде бит ул. Белмичэ ник ябырыласыз?
  • 19 декабрь 2022
    Исемсез
    Нишлэп экият бн тутырасыз ботен инстаграмны? Бик якын булгач Чаллыда яшэп нишлэп озатырга да килмэде??? Показуха ясап елап торган була тагын… Ну ярар… татар жыры ди Казанда, аны озаткач та 5 жиргэ барып жырларга олгерэ иде эле, Кыланып сойлэргэ тугел, э узен дорес яктан курсэтсен иде…. Бик дус янда була ул, э ул анын авырганын да белмэде бит… оялмыйча ничек сойли белэ икэн, шаккатыра
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100