Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Ул кәҗәне мин дә хәтерлим әле” - Чәчкә 24 ел элек булган хәлләрне искә төшергән

“Ул кәҗәне мин дә хәтерлим әле” - Чәчкә 24 ел элек булган хәлләрне искә төшергән

news_top_970_100
“Ул кәҗәне мин дә хәтерлим әле” - Чәчкә 24 ел элек булган хәлләрне искә төшергән
Җырчы Чәчкә синтезаторда уйнап төшкән фотосын куйган. “Бу көйне үзем моңланып уйнап утырдым, үз уйларым белән балачагыма кайтып килдем. Балачак дип әйтеп булса инде”, - дип язган ул.

“1995 елда без гаиләбез белән Чаллыдан Баланлыга (Мөслим районы, әниемнең авылы) күчтек. Әнием бик каты авыру сәбәпле, шунда бетте минем балачагым....

Мәктәптән кайту белән өйдәге эшләр көтеп тора. Ул ашарга әзерләп, аннары табак-савытны юу, салкын суда кер чайкау. Ул ялан хәтле өйне жыештырып та бетереп булмагандыр инде. Ишек алдында Шифа исемле кәҗә, кайчан мине саварлар икән, дип көтеп тора. Тавык-үрдәк ашатасы. Бакча... (Авыл җирендә эшнең чуты юк шул). Әле дәрес эзерлисе. Чаллыда мәктәптә русча укып, авылга күчкәч барлык фәннәр дә татарчага әйләнде. Барысын да башта тәрҗемә итәсең, аңлыйсың, аннары гына дәрес әзерлисең. 

Урамга уйнарга чыгарга вакыт та юк иде инде... Барысын да язып бетерерлек түгел” , - дип авыр хатирәләргә бирелгән Чәчкә.

Җырчы әти-әнисенә бүгенгесе өчен рәхмәт тә әйтергә онытмаган.

“Әйтмә дә инде Лилия, мин ашарга пешерә белмәгәндә, син кыстыбыйлар пешерә идең. Ул кәҗәне мин дә хәтерлим әле. Син бит әле аңа мотороллерда печән дә алып кайтып ашатырга өлгерә идең”, - дип язган җырчының танышы.

 “Постны моңсуланып язгансың, киресенчә, менә бу гомерлек тәҗрибәм миңа "илһам" бирә дияргә иде. Афәрин! Синең кебек тырыш кешеләрне табу читен. Молодец!” – дип комментарий калдырган берәү.

“Бик зур тәҗрибә! Шуның аркасында тормышымның кадерен ныграк беләм. Аллага шөкер итеп яшим”, - дип җавап язган Чәчкә.



Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бу койне буген узем монланып уйнап утырдым, узем уйларым белэн бала чагыма кайтып килдем. 《Балачак》диеп эйтеп булса иде аны... . 1995 елда без гаилэбез белэн Чаллыдан Баланлыга (Мослим районы, эниемнен авылы) кучтек . Энием бик каты авыру сэбэпле. Шунда бетте минем балачагым.... Мэктэптэн кайту белэн ойдэге эшлэр котеп тора. Ул ашарга эзерлэп, аннары табак-савытын юу; салкын суда кер чайкау. Ул ялан хэтле ойне жыештырып та бетереп булмагандыр инде. Ишек алдында Шифа исемле кэжэ , кайчан мине саварлар икэн, дип, котеп тора. Тавык-урдэк ашатасы. Бакча... (Авыл жирендэ эшнен чуты юк шул). Эле дэрес эзерлисе. Чаллыда мэктэптэ русча укып, авылга кучкэч барлык фэннэр дэ татарчага эйлэнде. Барысын да башта тэржемэ итэсен, анлыйсын, аннары гына дэрес эзерлисен. Урамга уйнарга чыгарга вакыт та юк иде инде... (Барысын да язып бетерерлек тугел) Хэм берзаман эти-белэн эни мина кечкенэ синтезатор сатып алып бирделэр!!! Ул соенулэрем!!! ... . Хэм хэзер дэ мин синтезатор артында, 24 ел элек шикелле!... Рэхмэт сезгэ, эти-эни , минем бугенгем очен, Элhэмдулиллэh! #чэчкэ #балачак #хэтирэлэр

Публикация от ЧЭЧКЭ (@chachka_liliya)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100