Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ул һәрчак минем истә»: Буада хәрби операциядә һәлак булганнарга истәлек тактасы ачылды

news_top_970_100
«Ул һәрчак минем истә»: Буада хәрби операциядә һәлак булганнарга истәлек тактасы ачылды
Район башлыгы аккаунтыннан

Буа районы Әлши (Альшеево) авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган якташлары истәлегенә мемориаль такта ачканнар, дип хәбәр итә «Татар-информ». Бу – райондагы беренче шундый истәлек тактасы.

Иван Сидоров мәктәпне 2003 елда тәмамлаган һәм армиягә киткән. Ул 2014 елда Кырымда булган, Сириядәге хәрби операциядә катнашкан. Буа районы матбугат үзәге хәбәр итүенчә, 2022 елның февралендә Киев янында хәрби операция үтәгәндә батырларча һәлак булган.

Истәлек тактасын ачу тантанасына аның кыз туганы һәм хатыны килгән. 

«Иван җирдә үз эзен калдырырга өлгерде. Аның улы һәм кызы үсә. Улыбыз Суворов училищесында укый, аның холкы әтисенеке кебек нык. Иван беркайчан бернидән курыкмады. Һәрвакыт Ватанны саклау эшен сайлавын әйтте», – дигән Иванның хатыны.

Михаил Афанасьев шулай ук хәрби хезмәтне сайлаган. Ул 2014 елдан гвардия десант-штурм бригадасында хезмәт иткән. Март аенда Ирпеньдә һәлак булган.

«Хәтерне саклауда ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт. Аның турында күпме хәтерлибез, шулкадәр исән булыр. Ә ул һәрвакытта минем истә булачак. Ә безнең якташларыбыз турында хәтер – илебез тарихында!» – дигән Михаилның әнисе.

«Безнең бөек ватаныбыз геройлар белән горурланган. Хәзер күңелне телгәләгән сүзләрне табу авыр. Чөнки Иван һәм Михаил безнең арабызда юк, – дигән район башлыгы Ранис Камартдинов. – Мин аларны шәхсән белмәсәм дә, дөреслек өчен көрәшергә әзер ачык, якты, гадел һәм батыр кешеләр булганлыкларына ышанам».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100