Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ул хәрби булырга хыялланган иде»: Түбән Кама егете махсус операциядә һәлак булды

Түбән Камада Украинадагы махсус операция вакытында һәлак булган Илнур Сибгатуллин белән иртәгә хушлашачаклар. «Татар-информ» аның беренче укытучысы белән элемтәгә керде.

news_top_970_100
«Ул хәрби булырга хыялланган иде»: Түбән Кама егете махсус операциядә һәлак булды

Бүген Түбән Кама егете, 31 яшьлек Илнур Сибгатуллинның үлеме турында хәбәр килде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашу белдерде.

«Кызганычка каршы, безнең республика беренче югалту кичерде. Түбән Камада туып-үскән якташыбыз Илнур Сибгатуллинның һәлак булуы турында хәбәр тирән кайгы белән кабул ителде. Хәрби бурычын үтәп, сержант-контрактчыбыз батырлык үрнәге күрсәтте. Аның үз тормышын Ватанга хезмәт итүгә багышларга карар кылуы — үз халкының лаеклы улы булу билгесе», — диелә хәбәрдә.

  • Искәртеп узабыз, 24 февраль иртәсендә Россия Президенты Владимир Путин Россия халкына мөрәҗәгать белән чыкты. ДНР һәм ЛНР башлыклары Киев режимындагы агрессиягә каршы ярдәм сорап мөрәҗәгать итүләрен әйтте. Путин махсус хәрби операция башлану турында белдерде.

«Илнур бик ачык, игелекле малай иде. Аны күрүгә үк күңел сөенә иде. Әти-әнисе бик яхшы кешеләр, балаларына яхшы тәрбия һәм белем бирү алар өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуы күренә иде», — дип хатирәләре белән уртаклашты Илнурның беренче укытучысы Гөлчәчәк.

Гвардия сержанты Илнур Сибгатуллин 1991 елның 19 сентябрендә туган. 2008 елга кадәр ул Түбән Каманың 2 нче гимназиясендә укый. Аны тәмамлаганнан соң Казан югары артиллерия команда училищесына укырга керә. Әмма ике көннән соң егет үз теләге белән уку йортыннан китә. 2013 елның маенда Илнур контракт буенча хәрби хезмәткә алына, аннан соң аны Ульяновскига хәрби частькә җибәрәләр.

«Бала чакта аның хәрби хезмәткә эләгергә теләве бик күренмәде. Ул тыныч, тәрбияле, акыллы, игелекле карашлы малай иде. Моннан сигез ел элек мин аны мәктәп янында очраттым: ул шундый озын, матур булып үскән», — дип искә алды Гөлчәчәк.

Нәкъ менә шул вакытта Илнур хәрби хезмәткә керергә теләвен әйткән булган. 

«Ул вакытта миңа хәрби булырга теләвен, бу һөнәрне үзләштерергә хыяллануын әйтте. Хәрби форма аңа килешә иде», — дип сөйләде беренче укытучысы.

Илнур гаиләдә олы бала булган, энесе бар. Күптән түгел өйләнгән булган, балалары юк. 

Солдат белән хушлашу иртәгә узачак. Тантаналы митинг Җиңү монументы мәйданында иртәнге сәгать 10да башлана, дип хәбәр иттеләр ТР Түбән Кама районы администрациясендә. Аны мөселман зиратындагы Геройлар Аллеясында җирләячәкләр.

Алёна НИЗАМОВА тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100