«Ул хырылдый иде, футболкасы һәм чалбары ертылып беткән, авыз-борыныннан кан ага...»
Казан егете танышын махсус ниятләп бәрдерүдә гаепләнә. Н
Казанның Идел буе районына хөкем ителүчене китерү, гадәттәгечә, ярты сәгатьтән дә артыгракка соңга калды. Залга да маҗарасыз гына алып керә алмадылар: гаепләнүченең туганнары, ярсып, журналистлар өстенә ташланды. Тупас кычкырулар һәм янаулар тиз арада кул күтәрүгә кадәр барып җитте: хөкем ителүченең әнисе бер журналистның фотоаппаратын тартып алып, хәтта бәреп ватарга маташты.
Суд утырышы хакында KazanFirst сайтында Аделя Рәхмәтуллина яза.
Хөкем ителүче үзе дә ачык чырай күрсәтмәде. Процесс дәвамында ул битен папка белән каплап утырды, югыйсә, йөзендә болай да медицина маскасы. Журналистларга урта бармагын тырпайтып күрсәтеп утырды – аны фотода капладык. Шулай агрессив булуына карамастан, аны аңларга да була: бу хәлләрдән соң алар тәмам аптырау һәм куркуда.
Вакыйгалар исә, чынлап та, сәер.
Хөкем ителүче эскәмиясендәге Эдуард Ильин алдан ниятләп кеше үтерүдә гаепләнә. Тикшерү версиясе буенча, егет эчкән килеш руль артына утырган һәм 52 яшьлек танышы Альберт Шәйхетдиновны махсус рәвештә өстеннән таптаткан. Ильинның туганнары һәм яклаучысы, бу кешеләр икесе дә исерек булу аркасында, фаҗига очраклы килеп чыккан, дип баралар. Аларның сүзләренә караганда, Ильин һәм Шәйхетдинов бер-берләре белән сүзгә килмәгән, ә бу авыр маддәне тикшерү комитетында «әвәләп ясап куйганнар».
Суд утырышында әлеге вакыйга шаһитларының берсе – мәрхүмнең бертуганының кызы Юлия Дворецкаядан сорау алдылар. Аның җавапларын тыңлау-ишетү мөмкин булмады. Беренчедән, җавап биргәндә, ул бик әкрен сөйләшә – суд аның һәр сүзен кабатлап сорарга мәҗбүр. Икенчедән, үз җавапларында Дворецкая шул дәрәҗәдә бутала ки, әйтерсең, процесста катнашучыларның башларын махсус бутый. 1-2 минут аерма белән бирелгән шул бер үк сорауларга ул төрле җаваплар бирә. Сүзләре ишетелмәгәч, Дворецкаяның җавапларын гаепләүче яңгыратырга мәҗбүр булды.
Бу хәлләр Отары бистәсендә була. Дворецкаядан сорау алган беркетмә буенча, ул көнне Эдуард, күршесе Альберт, вакыйгада тагын бер катнашучы – Рәшит һәм 4 яшьлек кызы белән Юлия үзе Шанхай күленә (Отарыда) баралар. Анда аракы эчәләр. Ахырда барысы да нык исерә, «Рено Флюенс» руле артында утырган Эдуард агачка килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, машина 3 тәгәрмәчкә басып, туктап кала.
Алга таба ниләр булганын төгәл күз алдына китерү мөмкин түгел, чөнки Дворецкая үз җавапларында үзе бутала. Эш материалларында аннан сорау алганның берничә беркетмәсе бар, җаваплар төрлесендә төрлечә. Тикшерүче хәтта шаһит сүзләренә тәнкыйть аша карау кирәклеген әйтергә мәҗбүр булды: җавапларын туктаусыз бутап, алыштырып торудан тыш, Ильин белән кара-каршы китереп сорау алуга Дворецкая лаякыл исерек хәлдә килгән, үзен адекват тотмаган.
Фаразлар буенча, Ильин Дворецкаяга бәйләнә башлый, шуннан Шәйхетдинов кызны яклый башлый. Нәтиҗәдә, арада тавыш чыга. Машина агачка барып бәрелгәч, Рәшит белән Альберт аны этә башлыйлар. Ирләр барысы да исерек, Шәйхетдинов тигезлеген югалтып, машина астына егылгач, Ильин алгы һәм арткы тәгәрмәчләр белән аның өстеннән таптап чыга. Иң яхшысы – Шәйхетдиновны машина багажнигына тыгып куярга кирәк, дигән фикергә килә ирләр. Ул әле исән була: «хырылдый иде, футболка һәм чалбары ертылып беткән, авыз-борыныннан кан ага».
«Мин бераз буталдым, чөнки күз алдымда абзыемны таптаткан Ильиннан курыктым. Аның башында ни булганын кем белгән. Мин, чынлап та, аның абыемны машина белән 2 тапкыр таптап чыкканын күрдем. Үз сүзләремә каршы килмәс өчен, төгәллек кертәм: минем сөйләгәннәрем барысы да дөрес. Без авыл арасындагы юлга җиттек, артык нык исерек булганга, кайсыдыр мизгелдә Ильин идарәне югалтты. Машина агачка барып бәрелде. «...» Кайсыдыр минутта Альбертның, таеп китеп, машина астына егылуына игътибар иттем. Бар да бик тиз булды. Мин эчкән идем. Ильин газга басты һәм башта аны алгы тәгәрмәчләре, соңыннан арткылары белән таптап чыкты. «...» Минемчә, ул моны махсус эшләде: Ильинның Альбертны күрмәве мөмкин түгел иде. Альберт янына йөгереп килдем. Ул әле исән, гырлый иде. Бик куркыныч иде, мин шок хәлендә калдым, бик курыктым. Ильинга: «Нишлисең син?!» – дидем. Ул: «Хәзер өенә таба илтеп ыргытам», – диде», – дип язылган Дворецкаядан сорау алган беркетмәдә.
Күрәсең, абыеның гәүдәсен Юлия үзе үк багажникка тыгарга ярдәм иткән. Аның сүзләренә караганда, шул рәвешле, ул аны табибларга илтеп җиткереп була, дип уйлаган.
30 секунд эчендә Дворецкая 3 тапкыр каршылыклы мәгълүмат бирде. Прокурор сорауларына ул биргән җавапларын раславын әйтте. Ильинның адвокатына җавап биргәндә исә, аларны расламавын белдерде: хөкем ителүче аңа бәйләнмәгән, ирләр арасында тавыш чыкмаган һәм таптату да махсус булмаган. Ильинның үзенең сорауларына җавап биргәндә исә кабат бар җавапларының дөрес икәнлеге белән ризалашты.
Ханым, шулай ук, тикшерү барышында аңа басым ясалуы турында белдерде: имеш, сорау алулар барысы да төнлә булган, тикшерүчеләр аны ашыктырган. Дворецкая судка ачыктан-ачык алдаша: әлеге фактларны тикшергәндә, вакыйга булган урынга килеп сорау алуның көндезге сәгать 12дә башкарылуы ачыкланды.
Дворецкаяның 4 яшьлек кызыннан да сорау алганнар, ләкин ул аны үзе белән процесска алып килмәгән иде. Ильинның яклаучылары баланы суд залына китереп сорау алуга каршы, ләкин шул ук вакытта аның җавапларын яңгыратырга теләмиләр, кызның яше аркасында алай эшләү дөрес түгел, дип саныйлар. Вакыйгаларда катнашкан тагын бер кеше – Рәшит, берничә мәртәбә чакырылуына карамастан, суд процессына килмәде.
Үзенә өй аресты сораса да, Ильинның кулга алыну вакытын 23 июньгә кадәр озынайттылар.
– Мин качарга җыенмыйм, баштан ук качмадым. Минем балам туды, минем аның белән буласым килә. Җәмгыять өчен мин социаль-куркыныч кеше түгел. Алдан ниятләп кеше үтерүдә үз гаебемне танымыйм. Әйе, мин кеше таптаттым, бу гаебемне таныйм, кылган эшем өчен үкенәм. Зыян күргән якка төрлечә ярдәм итәргә тырышачакмын. Җитмәсә, минем сәламәтлегем начарланды, – дип, үзенә күрелгән чараны йомшартырга тырышты Ильин.
Зыян күрүче дип, мәрхүмнең абыйсы Фәрит Шәйхетдинов табылды. Ул үзе, мөгаен, бар гаеп Дворецкаяда, дип уйлый.
– Әллә Ильин аңа бәйләнгән, әллә ул үзе Ильинга. Тавыш шуның аркасында чыккан. Кешенең исән җире калмаслык итеп, очраклы гына таптатып булмыйдыр, дип саныйм. Суд очына чыгар. Югыйсә, элек ул нормаль егет иде (сүз Ильин турында – ред.), булыша иде, – ди Фәрит.
Суд утырышыннан соң ярсулар кими төште, туганнары пресса белән тынычлап сөйләшә алдылар. Ильинның әнисе дә, күптән түгел генә бәби алып кайткан хатыны да бик нык борчылганнар иде. Иренең Дворецкаяга бәйләнүенә хатыны ышанмый – яшь һәм чибәр хатынга карап, бу сүзләрнең хаклыгына, чынлап та, ышану авыр. Ильинның адвокаты моны болай аңлата:
– Машинаның алгы өлеш подвескасы актив, әгәр Шәйхетдиновны бәрдереп, таптаган булсалар, ул аны өзәр, өзгәләнгән җәрәхәтләре булыр иде. Эдуард аны бөтенләй күрмәгән: ул фәкать алга биргән. Альберт егылгач, машина аны китереп кыскан: кабыргалары, умырткасы сынган.
Яклаучы судтан эшне кире карауларын сорый: клиенты бары тик «транспорт чарасы белән идарә итү кагыйдәләрен бозып, аның кеше үлеменә китерүе»н генә таный – әлбәттә, «алдан уйлап кеше үтерү»гә караганда, бу – йомшаграк маддә.
Эдуардның хатыны мәрхүмнең ирендә эшләвен, шәхси йорт салуда төзелештә һәм ремонтта ярдәм итүен сөйли. Шәйхетдинов белән аралары әйбәт, Эдуард аның белән дус иде, аңа хәтта ашарга китерә иде, дип өсти. «Ашыгыч ярдәм» белән полицияне дә Ильин үзе чакырткан.
– Алар Шәйхетдиновны багажникка салалар, чөнки ул бөгелә алмас хәлдә була, аны артка утыртып булмый. Шуннан өйгә таба кузгалалар, ләкин кабат баганага бәреләләр. «Ашыгыч ярдәм» чакырталар, ләкин Альберт табиблар килеп җиткәнче үлә, аңа ярдәм итәргә өлгермиләр, – дип нәтиҗә ясый адвокат.