Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ул чын мөселман булып үлде". Африкада Россиянең өч журналистын атып үтергәннәр

Кирилл Радченко, Александр Расторгуев һәм Орхан Җамал (Джемал) Үзәк Африка республикасында үтерелгән. РИА НОВОСТИ хәбәр итүенчә, аларны талау максатыннан үтерергә мөмкиннәр.

news_top_970_100
"Ул чын мөселман булып үлде". Африкада Россиянең өч журналистын атып үтергәннәр

Алар бу дәүләт турында фильм төшергән дип хәбәр итә РИА. Хәзерге вакытта аларның мәетләре дәүләтнең башкаласы Бангига китерелгән. Экспертиза көтелә. РФ Тикшерү комитеты җинаять эшен кузгаткан.

Россия журналистларының үтерелүе хакында беренче мәгълүмат 17.30 сәгатьтә алынган. Алар кич элемтәгә чыгарга тиеш булган, әмма хәбәрләре булмый. Соңрак аларның үлүе хакында мәгълүмат барлыкка килә. Журналистларның кайсы ММЧ өчен эшләве мәгълүмат түгел. Аларның бу дәүләттә эшләр өчен аккредитацияләре булмаган.

Үзәк Африка республикасы рәсми мәгълүматлары буенча, журналистларның мәетләре машина эчендә табылган. Машинада күпсанлы пуля эзләре булган.

Журналист Максим Шевченко әйтүенчә, россиялеләр махсус әзерләнгән тозакка эләккән. Аларны каядыр чакыралар, билгеләнгән урынга барганда, юлга кораллы кешеләр чыга һәм ата башлыйлар. Ул Орхан Җамалга Африкага бармаска киңәш иткән. “Ул курку белмәс кеше иде. Минем дустым чын каһарман, чын журналист, чын мөселман булып үлде”, - ди Максим Шевченко.

Россия тышкы эшләр министрлыгы бу җинаятьне тикшерүне контрольгә алган.

Орхан Җамал моңарчы Әфганстан, Бангладеш, Грузия, Донбасс, Ливия, Гыйрак, Сомалида “кайнар нокталар”да булган иде инде. Ливиядә ул яралана, Көньяк Осетиядә сугыш вакытында булганнан соң, “Война. Хроника пяти дней” китабын яза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100