Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Барысы да «нормально» булган!» – Гүзәлия 26 яшьлек чагын күрсәткән

news_top_970_100
«Барысы да «нормально» булган!» – Гүзәлия 26 яшьлек чагын күрсәткән
"Татар-информ" архивы

Композитор, продюсер, автор-башкаручы Гүзәлия үзенең 26 яшендә сәхнәдә чыгыш ясаган видеосын виртуаль дусларына күрсәткән. Ул Камал сәхнәсендә «Ана сагышы» җырын башкарган булган.

«Миңа монда 26 яшь... Күзләрдә – курку, тавыш калтырый... Гүзәлия – беренче тапкыр Камал сәхнәсендә. Дөрес аңлагыз, бу – «Татар җыры» бәйгесе, һәм мин Мәскәү татарлары исеменнән чыгыш ясаган мизгел. Жюрида – Хәйдәр Бигичев, Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхәбиева, Салават Фәтхетдиновлар. Ярый әле күлмәк озын булган, тезләрнең калтыраганы күренми... Аның каравы, үзем бизәнгән, чәчне дә үзем ясаган. Сүз уңаеннан, ул чагында да иреннәрем нәзек булмаган икән, барысы да «нормально» булган!» – дип, шәрехләгән видеоны бүген Гүзәлия.

«Бик матур булгансыз, яшь, чибәр, табигый... Хәзер дә сөйкемле, зәвыклы!»;

«Сөбханалла, ул вакытта да бик матур җырлагансыз, хәзер дә»;

«Чибәр, гади, моңлы, эчкерсез кыз бала»;

«Тавыш тембрың сакланган, матур, таныла торган», – дип, комментарийлар язганнар Гүзәлиягә.

Видео: Гүзәлиянең «Телеграм» каналыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100