Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ул бит аны үтермәгән. Бераз ашаган гына": хатын иренең мәетен, чүпрәккә төреп, ишегалдына чыгарып аткан

Мәрхүм ире белән бер фатирда яшәп туйгач, хатын иренең җәсаден ишегалдына чыгарып аткан.

news_top_970_100
"Ул бит аны үтермәгән. Бераз ашаган гына": хатын иренең мәетен, чүпрәккә төреп, ишегалдына чыгарып аткан
Екатеринбургта 1950 нче елгы ир-атның скелетка әверелә башлаган мәетен урамда тапканнар. Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү комитеты идарәсе хезмәткәрләре бу вакыйга буенча тикшерү башлаган. Бу турыда идарәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Криминал эзләре табылмаган. Башы, кул-аяклары барысы да урында булган, диелгән әлеге хәбәрдә.

"Олы яштәге бер хатын, ире үлгәч, мәетне берничә атна өендә тоткан. Шуннан соң, мәетне чүпрәк-чапракка төреп, балалар мәйданчыгына алып чыгып ыргыткан", дип соңрак Чиләбе басмасы хәбәр итте.

Әлеге карчыкның күршеләре әйткәнчә, фатирдан сасы ис ике ай чамасы элек килә башлаган. Ләкин аларның берсе дә борчылмаган. Мәрхүм ире белән бер фатирда яшәп туйгач, хатын иренең җәсаден ишегалдына чыгаргач кына, күршеләре гаҗәпкә калган.

"Ул шулхәтлек эчте, аягына төрле башмаклар киеп чыга башлаган иде инде. Йорт-җирсез кешеләр белән аралашты, хәер сорашып йөрде, - дип сөйләгән күрше хатын. - Ире үлеме турында сөйләмәде. Пенсиясен алып торгандыр.

66.ru сайты мәетнең 68 яшьлек отставкадагы майорныкы булуын хәбәр итә. Урынга килгән полиция хезмәткәрләре бу хатынны тоткарламаган, җинаять составы тапмаганнар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Журналистлар хокук саклаучыларның бу хатын турында: "Ул бит аны үтермәгән. Бераз ашаган гына. Бәлки, ул аның үлгәнен бөтенләй белмәгәндер дә", - дип әйткәнен язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100