Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Ул бик тыныч, ярдәмчел иде”: Полиция хезмәткәре башына сукканнан соң, үсмер егет үлгән

“Ул бик тыныч, ярдәмчел иде”: Полиция хезмәткәре башына сукканнан соң, үсмер егет үлгән

news_top_970_100
“Ул бик тыныч, ярдәмчел иде”: Полиция хезмәткәре башына сукканнан соң, үсмер егет үлгән
13 августта Брянск өлкәсендәге Локоть бистәсендә кафе янында полиция хезмәткәре студент егетне кыйнаган. 31 августта 17 яшьлек егет үлгән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте. 

36 яшьлек Денис Терехов район полиция бүлеге җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы булып эшли. Ул кафе янында 17 яшьлек үсмер И. белән бәхәскә керә.  Җинаять кылган вакытта полиция майоры исерек була. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Брянск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр ителә.

Башта бәхәс тыныч беткән кебек була. “И. китә башлады, Тереховка арты белән борылды. Ләкин полиция хезмәткәре аның башына берничә тапкыр сукты”, - дип сөйләгән мәрхүмнең иптәше РИА Новости агентлыгына. 

Полиция хезмәткәре башына сукканнан соң, студент егет егыла һәм башы белән баскычка бәрелә. Шуннан соң дуслары И.ның әти-әнисенә шалтырата. Алар шунда ук килеп җитә. Шаһитлар сүзләренчә, табиблар И.га ярдәм күрсәткәндә Терехов үзен агрессив тота, имгәнгән егетнең әнисен һәм әтисен кимсетә.

И.ны ашыгыч ярдәм алып китә. Терехов исә урынга килгән полиция хезмәткәрләре белән китеп бара.

Ашыгыч ярдәм машинасында И. аңын югалта һәм комага китә. Табиблар баш сөяге, баш мие имгәнгән дип диагноз куя. Егетне Брянск хастаханәсенә китерәләр. Биредә аңа дүрт сәгать дәвамында катлаулы операция ясыйлар. Шуннан соң бу егет комадан чыкмый.

Икенче көнне тикшерүчеләр "алдан уйлап сәламәтлеккә зур зыян китерү" маддәсе буенча җинаять эше ача. Тереховны ике айга СИЗОга озаталар. Җинаять эшен аеруча мөһим эшләрне тикшерүче беренче бүлек тикшерүчесенә бирәләр. Иртәгә җинаять эшенә яңа квалификация бирәчәкләр, диелә бу хәбәрдә.

Тикшерү эшләре беткәнне көтмичә үк, Тереховны эшеннән азат иткәннәр.

Әлеге вакыйгада Тереховны яклаучылар да табыла. “Мин Денисны күптән беләм. Нормаль кеше”, - дип язган бер кеше социаль челтәрдә. Тереховның туганнары да И.ны гаепли.

Мәрхүм И.ның полиция хезмәткәренә үзе башлап бәйләнгәненә укытучылар да, туганнары да, танышлары да ышанмый. “И.ны миротворец дип йөртәләр иде. Ул бик тыныч, ярдәмчел иде”, - дип сөйләгән мәктәп директоры.

Аның сүзләренчә, үсмер гадәти гаиләдә үскән, закон белән проблемалары булмаган. Юрист булырга җыенган. Укудан бушаган арада футбол уйнаган, тәмәке тартмаган, аракы эчмәгән.

Студентлар да, укытучылар да И.га дәваланырга акча җыйган булган. Ләкин мәрхүм комадан чыкмыйча үлде. Аны 2 сентябрьдә җирлиләр.

Элеккеге полиция майорының җитәкчеләрен дисциплинар җаваплылыкка тартачаклар. Бу турыда төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100