«Ул – безнең өчен барыбер герой»: Кеше үтерүдә гаепләнгән Ирек Мәгъсүмов эше ничек бара?
Татарстанның Мамадыш районыннан Россия Герое Ирек Мәгъсүмовны кеше үтерүдә гаеплиләр. Хатыны һәм адвокаты әйтүенчә, бу эштә күп кенә каршылыклар бар. Подполковник үзен, гаепле түгел, ди, Ирекнең хезмәттәше үз гаебен таныган. Бу хакта – «Татар-информ» журналисты Елене Фенина.
Россия Герое, өч тапкыр Батырлык ордены кавалеры
2 августта Мамадыш районында туган Ирек Мәгъсүмовның ил Президенты кулыннан бүләк алуы турында хәбәр чыкты. Владимир Путин аңа Россия Герое алтын йолдызын тапшырды. Моңа кадәр Ирек өч тапкыр Батырлык орденына лаек булган иде. Бу хакта «Татар-информ»да Елена Фенина яза.
Подполковник Ирек Мәгъсүмов турында массакүләм мәгълүмат чараларында 2022 елның июлендә, «Лисичанск чолгынышы» ябылганда яздылар. Ул вакытта Украина хәрбиләре чигенә алырлык соңгы юл уза торган Белогоровка авылы өчен сугышлар бара иде. Торак пунктны Россия гаскәрләре авылны үз кулында калдыра алды һәм «Отважные» төркеме анда Россия флагын урнаштырды.
Подполковникка 34 яшь, өйләнгән, кызы бар. Хәрби булу турында карарны ул югары сыйныфларда укыганда ук кабул итә. Чыгарылыштан соң документларын Казан танк училищесына тапшыра, укырга керә, беренче курстан соң Благовещенскидадагы Советлар Союзы Маршалы К.К. Рокоссовский исемендәге Ерак Көнчыгыш югары гомуми гаскәр команда училищесына күчәргә карар кыла. Укуны тәмамлагач, аны Кемерово өлкәсенең Юрга шәһәренә хәрби частька җибәрәләр.
Ирек Мәгъсүмовка Россия Герое исеме бирелгәннән соң, Мамадышта бер урамга аның исеме бирелә, ул укыган мәктәптә бюст һәм истәлек тактасы урнаштырырга планлаштыралар.
«Ирем миңа шалтыратып, үтерүдә шикләнелеп аны тоткарлауларын әйтте»
Быелның 11 августында Луганскида 18 яшьлек кыз пуля ярасыннан «ашыгыч ярдәм» машинасында вафат була. Бу вакыйгада Ирек Мәгъсүмовны гаеплиләр. Аны кулга алалар һәм тикшерү изоляторына җибәрәләр.
«Татар-информ» геройның хатыны Анна Мәгъсүмова белән сөйләште. Ул булган хәлгә карата үз версиясен сөйләде. Анна ниләр булганын вакыйгадан соң икенче көнне белгән.
«Миңа ирем шалтыратты һәм хезмәттәше Павел Яськевичның бер кызны үтерүен сөйләде. Шуннан соң ул берникадәр вакыт элемтәсез торды, мин аңа хат яздым, эшнең ничек барганын сорадым. Ул хәзер үзен Тикшерү комитетына алып барачакларын әйтте, берәр нәрсә ачыклангач, элемтәгә чыгарга вәгъдә итте. Шуннан соң ул миңа шалтыратты һәм үтерүдә шикләнелеп тоткарлауларын һәм адвокат кирәклеген әйтте», – дип искә ала Анна.
Ирек 11 август вакыйгалары турында хатынына болай сөйләгән – ул өч иптәше белән кич белән кафега килә. Алар залда 40 минуттан артык булмаган.
«Күп кенә матбугат чаралары аның исерек булуын яза. Бу, әлбәттә, дөрес түгел, «дело»да да бу юк. Алар кафедан чыкканда, кызлар белән танышалар. Алар арасында бер Павел гына өйләнмәгән була һәм танышуны да ул башлап җибәрә. Алар кафе янындагы кибеткә керәләр», – дип сөйли Анна.
«Юлда иремә Паша шалтыраткан һәм «Мин кызны үтердем бугай» дигән»
Анна сүзләренчә, кыз атып үтерелгән пистолетның хуҗасы Павел була. Ләкин ул кичтә Павел футболкада гына булу һәм кобураны киемнәре астына яшерә алмавы сәбәпле, Ирек Мәгъсумов коралны үзенә ала, аның өстендә җиңелчә куртка була.
«Кызларның берсе пистолетны күреп ала, кадет корпусында укыганга күрә, корал белән эш йөртә белүен әйтә. Атып карарга сорый. Алар Ирек белән читкәрәк китәләр, ул ике тапкыр атып карый, шуннан соң Ирек аның пистолетын ала һәм алар кибеткә кире киләләр. Шуннан соң Ирек пистолетны Павелга биргән. Паша пистолетны кулында тотып тора. Шул вакытта Иреккә кафеда бергә булган хезмәттәшләренең берсе шалтырата һәм бу кафе янында конфликт чыгуын сөйли, аңа 5 кеше һөҗүм әйтә, ярдәм сорый. Ирек, әлбәттә, шунда йөгерә. Шуннан соң ату тавышы яңгырый», – дип сөйли офицерның хатыны.
Анна сүзләренчә, шаһитлар – конфликт килеп чыккан кешеләр – Ирекнең фаҗига булган вакытта үзләре янында булуын раслый.
«Паша һәм Ирек үз частьләренә төрле машиналарда кайтып китә. Юлда иремә Паша шалтырата һәм «Мин кызны үтердем бугай», – ди. Ул аның үлүенә ышанып бетмәгән. Аннары билгеле булганча, Паша эскәмиядә утыра, кыз аның каршында басып тора. Паша пистолеттан магазинын чыгара, аның буш булуын күрә һәм курогына баса. Димәк, ул патронникта патрон бармы-юкмы икәнен тикшермәгән. Атып җибәргән. Ул кызны тотып, җиргә салган, пуля ярасын күргән, кан бик күп булмаган. Ул куркып качкан», – дип сөйли Анна Мәгъсумова.
Павел частька кайта, офицерлар булган блиндажга керә һәм кычкыра башлый, нәрсә эшләвен сөйли. Шунда ук ул сакалларын кыра, пистолетын яшерә һәм аны алып китүләрен сорый.
«Ләкин икенче көнне үк гаепле булуын яза, тиешле сорауларга җавап бирә. Аның пистолетын алып, Тикшерү комитетына алып китәләр. Ирекне дә алып китәләр, ләкин шаһит буларак. Ләкин анда килеп җиткәч, аңа наручниклар кидерәләр, аякларын бәйлиләр, диварга терәп бастыралар. Павел һәр адымында җәза алырга әзер булуын кычкыра. Ләкин хәзерге вакытта ул шаһит статусында. Ул берничә тапкыр Тикшерү комитетына килә һәм: «Мине кайчан ишетәсез?» – дип сорый. Ә тикшерүчеләр: «Комачаулама», – дип кенә җавап бирә. Алар, күрәсең, кеше мондый ярлыкны үз өстенә ала алмый, үз теләге белән гаепсез утыра алмый, дип уйлаганнардыр», – ди Анна Мәгъсумова.
«Кызны, тикшерүченең рөхсәтен дә алып тормыйча, шунда ук җирләгәннәр»
Аның фикеренчә, тикшерү хәзер зур хокук бозулар белән бара. Эшкә берьюлы берничә адвокат кушылган, шуларның дүртесе аның белән бергә даими рәвештә Луганскига бара.
«Бездә әлегә кадәр суд-медицина экспертизасы да, кызның үлеме турында белешмә дә юк. Ә кызны 2 көннән соң ук җирләгәннәр, гәрчә тикшерүче рөхсәт бирмичә, мәетне бирергә хокук булмаса да. Без биллинг үткәрүне, шалтырату булганмы-юкмы икәнен белү өчен телефонын тикшерүне таләп иттек. Үлгән кызның дус кызы фаҗига кичендә башка кеше булуын, аны таныячагын әйтә, чөнки ул кара киемдә һәм сакаллы иде, ди. Ул кичне Павел кара кием кигән була, кечкенә сакал йөртә, частька килгәч исә аны кырып ташлый. Беркем дә бернәрсә дә эшләргә теләми. Шуңа күрә минем фикерем – монда шулай булуын теләүче кешеләр бар. Чөнки Иреккә гаепне тану тәкъдимнәре килгән. Алар: «Без сине теләсә нинди очракта утыртачакбыз, «мин гаепле» дисәң, сиңа яхшырак булачак, – дигәннәр. Хәзер Мәгъсумовка «Үтерү» маддәсе буенча гаепләү белдерелгән. Әгәр суд аны гаепле дип тапса, аның барлык бүләкләре юкка чыгарылачак», – дип аңлата Анна.
«Ни өчен аңа шундый тиз арада кырыс статья буенча гаепләү белдерелде – кешенең тормышын алырга телиләр. Ирек 20 ел гомерен армиягә багышлады, Ватаныбызны яклый һәм махсус операция зонасында булган ел ярым эчендә бер тапкыр да үз солдатларын калдырмады. Ул яраланды, контузия алды, пешү, баш мие җәрәхәтләре булды, ләкин ул хастаханәгә ятудан баш тартып, алга баруын дәвам итте. Ул башкалар кебек үк, хастаханәгә йөгерә алса да, бер тапкыр да үзенең бер генә егетен дә ташлап калдырмады. Бу очракта махсус хәрби операция аның өчен үз әһәмиятен югалтыр иде. Ләкин ул моны эшләмәде. Ул берничә тапкыр миналар шартлавына эләкте, аның өстенә йортлар ишелде. Төрле очраклар булды, ләкин ул бер тапкыр да артка чигенмәде. Бу вакыт эчендә ул өйдә 3 тапкыр гына булды, һәм бу – 2 атналык отпускылары иде. Шуңа күрә, ул бу эшне эшләгән булса, ул кызны калдырып китә алыр идеме? Үлем куркынычы янаганда да, ул үзенең меңәрләгән егетен калдырмаган. Ул аны калдырыр иде дип уйлыйсызмы?» – дип сорый офицерның хатыны.
Ирек тоткарланганнан бирле, Анна адвокатлар белән бергә Луганскига барып йөри. Кызын ул туганнарында, дусларында калдырып тора. Шул арада икенче тикшерүче үзгәрде, ди ул.
«Үтерелгән кызның әнисе бик катгый тора. Без аның белән шәхсән аралашырга тырышмадык, чөнки тикшерүче моны басым дип санарга мөмкин. Ләкин сак чарасын билгеләү буенча суд булганда, кызның әнисе судта иде. Әлбәттә, әни буларак мин аны аңлыйм, минем дә кызым бар. Ләкин нәрсә генә булмасын, һәрвакыт ике якны да тыңларга кирәк. Бу хатын бер якны гына тыңлады. Әйе, аңа бик авыр, аның кызы үлгән, әмма аның нәкъ менә шушы атудан үлгәнлеге турында мәгълүмат та юк. Моны Ирекнең эшләве турында да мәгълүмат юк. Әмма Пашаның килеп үз гаебен тануы бар, ләкин бу 2 ай эчендә аны бер тапкыр да карамаганнар. Аны хәтта эш материалларына да кертмәгәннәр», – ди хатын.
Анна бу эшнең хәрби түгел, ә гражданнар судында каралуына да канәгатьсезлек белдерә.
«Судья: «Сезнең нинди бүләкләрегез бар?» – дип сорагач, ирем санап чыкты, ә судья: «Бу – сезнең өчен бернинди дә әһәмияткә ия түгел, бу – сезнең өчен йомшартучы шарт түгел», – дип әйтте», – ди Анна.
Безнең сөйләшү булганнан соң, Аннага Павел Яскевичны Мәскәүгә, илнең Баш Тикшерү комитетына алып китүләре билгеле булды.
«Аны ни өчен анда алып китүләре безнең өчен сер булып кала, чөнки барысы да Луганскида булган. Ни өчен Пашаны гына? Минем фикеремчә, бу – аңа басым ясау өчен эшләнгән. Тикшерүче безнең белән аралашмый», – ди ул.
«Россия Герое» статусы Мәгъсумовка файда бирмәгән
Мәгъсумовның төп адвокатларының берсе Владимир Агапов эш материаллары белән тулысынча таныша алмавын әйтә.
«Безнең фикеребезчә, тикшерү барышында кагыйдә бозулар бар. Әлегә кадәр җаваплары булмаган бик күп сораулар бар. Ирекнең иреккә чыгу мөмкинлеге турында фикер йөртә алмыйм, бүгенге көндә мондый җаваплылыкны үз өстемә ала алмыйм, чөнки барысы да тикшерүнең объективлыгына һәм намуслылыгына бәйле. Безнең карашка, эштә бик күп каршылыклар, туры килмәүләр бар, алар минем яклаучымның гаепсез булуын күрсәтә, алар аның сүзләрен раслый», – ди адвокат.
Адвокатлар Баш хәрби прокуратурага һәм Президент исеменә күп шикаятьләр язган. Судның сак чарасын сайлау турындагы карарына карата апелляция шикаяте әле каралмаган, дип уртаклашты Владимир.
«Генераль прокуратурага шикаять яздык, әмма аны түбәндәге прокуратурага җибәрделәр. Генераль прокурорга адресланган беренчел шикаятьләр, кагыйдә буларак, инструкциядә турыдан-туры каралган аерым очраклардан тыш, түбәндәге органга карауга җибәрелә. Димәк, алар формаль рәвештә, инструкция буенча эш итә», – дип билгеләп үтте яклаучы.
«Россия Герое» статусы мондый очракларда мөһим роль уйнамый.
«Гадәттә, бүләкләр төрле дәрәҗәдә исәпкә алына. Тикшерүче сак чарасын сайлау турында үтенеч белән чыгыш ясаганда, ул, Ирек үзенең статусыннан файдаланып, шаһитләргә басым ясый ала, дип белдерде. Аны СИЗОга җибәрделәр», – дип сөйләде адвокат.
Агапов махсус хәрби операциягә кадәр Ирек хезмәт иткән Кузбасс башлыгының да, эшне тикшерүне контрольгә алуны сорап, Россия Тикшерү комитеты җитәкчесенә мөрәҗәгать итүен әйтте.
«Губернатор Сергей Цивилев Россия Тикшерү комитеты башлыгы Бастрыкиннан әлеге җинаять эшен тикшерүгә объектив якын килүен сорады. Бу – законлы үтенеч», – ди адвокат.
«Украина кораллы көчләре аның башы өчен 75 мең доллар бүләк тәкъдим иткән иде»
Ирек Мәгъсүмов эше буенча Дәүләт Думасы депутаты Александр Хинштейн да чыгыш ясады.
«Россия Герое подполковник Ирек Мәгъсүмов эше, тикшерү өчен, Россия Тикшерү комитетының Баш хәрби тикшерү идарәсенә инде таләп ителде. Бу эштә офицерның очраклы үтерүдә катнашы булуына шикләнергә мәҗбүр итүче күп кенә сораулар бар. Россия Герое, өч Батырлык ордены кавалеры август аеннан тикшерү изоляторында. Тикшерү барышын махсус контрольдә тотачакмын. Элегрәк баш хәрби прокурорга һәм Баш хәрби тикшерү идарәсе җитәкчесенә мөрәҗәгать иткән идем инде. Бүгенге шартларда фронтта көтелгән комбриг урынбасарын төрмәдә тоту – акылсызлык дип саныйм. Мәгъсумов үзе аны үз зонасына кайтаруларын сорый. Сүз уңаеннан, Украина кораллы көчләре элегрәк аның башы өчен 75 мең доллар бүләк билгеләгән иде», – дип сөйләде Александр Хинштейн үзенең Telegram-каналында.
Ирек Мәгъсүмовның туган ягында, ТР Мамадыш районында геройның әнисе өчен дә бик борчылалар. Әле җәй көне генә аны котладылар, хөмәтләделәр – хәзер менә шундый яңалык. Аның хәлен белергә район башлыгы Анатолий Иванов килгән иде. Соңрак ул Россия Героеның хатыны Анна белән дә телефон аша аралашкан.
«Ирек якташлары өчен Герой булды һәм шулай булып кала. Район халкының аның намуслылыгына һәм гаепсезлегенә шикләнергә сәбәбе юк. Без объектив тикшерүгә өметләнәбез», – диде район башлыгы.