Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ул безнең җаннарны өзде» – 17 яшьлек кызны үтергән җинаятьчегә хөкем карары чыгарылды

Даша Максимова һәм тагын ике кызны вәхшиләрчә үтергән Игорь Птицин гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде. Татарстан Югары Суды эшне кыска вакытта карады. Җинаятьче рәшәткә артына гомерлеккә җибәрүләрен судтан үзе сорады. «Татар-информ» Даша Максимованың үлеме һәм берничә кешене үтергән адәмнең судта үзен ничек тотуы хакында тәфсилләп сөйли.

news_top_970_100
«Ул безнең җаннарны өзде» – 17 яшьлек кызны үтергән җинаятьчегә хөкем карары чыгарылды
Елена Саляхова

«18 яшьлек туган көн табыны урынына – искә алу кичәсе»

Даша Максимованың әнисе кызын вәхшиләрчә үтергән адәм актыгын тотып хөкем итүләрен 10 ел көтә. 17 яшьлек кызның гәүдәсе Тирән күл янындагы урманда 2011 елда табыла. Дашаның үлеме аның якыннары һәм туганнарын гына түгел, бөтенләй чит-ятларны да шок хәленә китерә.

Тикшерү барган озак еллар дәвамында җинаять буенча дистәләрчә кешедән сорау алына, әмма җинаятьче эзенә төшә алмыйлар.

«Кызым шулкадәр мөстәкыйль, үз-үзенә нык ышанган, кыю бала иде. Ул – минем озак көтеп алган балам. Хәтта УЗИда «малаең туачак» дисәләр дә, соңгы мизгелгә кадәр мин аны кыз булыр дип көттем, – дип, кызы турындагы истәлекләр белән бүлешә ана. – Ул миңа күкләрдән бүләк булып килде, ул тугач та, аны Дарья дип атаячагымны белә идем».

Акыллы, чибәр кыз чит илгә чыгып китеп, анда үз бизнесын ачу һәм әти-әнисенә шунда йорт салып бирү турында хыяллана – кызны туганнары һәм якыннары нәкъ шулай итеп искә алалар. Кызга 18 яшь тулырга нибары 1 ай калган була.

«Ул вакытта Даша Тирән күлгә махсус кызыныр өчен йөрде, үзенең туган көнендә иң матуры буласы килде. Әмма язмаган икән! Туган көнендә бәйрәм табыны урынына аның кырыгын үткәрдек», – дип елый әнисе Марина Максимова.

Тәртип саклаучылар җинаятьче эзенә узган елның март аенда Казанга Мәскәү криминалистлары килгәч төшәләр. Яңа алымнар белән эш итеп, алар Даша Максимова үлеме буенча җинаять эзләрен тикшерә һәм аларда башка бер җинаятьтә шикләнелгән ир-атның биологик эзләренә табалар. Ул Казанда яшәүче 50 яшьлек Игорь Птицин булып чыга. Экспертиза ДНК туры килүен тулысынча раслый.

17 яшьлек Даша Максимованы үтерүе – Игорь Птицин җинаятьләреннән иң зур яңгыраш алганы. Аның тагын кимендә ике кызны үтерүе һәм дүрт кызга һөҗүм ясавы ачыклана.

Фото: © Елена Саляхова / «Татар-информ»

Үз корбаннарын Тирән күл янында сагалап торган

Тоткарлангач, Птицин гаебен шундук таный, хәтта башка җинаятьләрен дә сөйләп бирә. Аның тагын кимендә 2 кызны үтерүе һәм 4 кызга һөҗүм ясавы ачыклана. Җанөшеткеч бу вакыйгалар барысы да Тирән күлдән ерак түгел урман полосасында 2009 елдан 2017 елга кадәр вакыт аралыгында була. Птицин фәкать бер схема буенча эш итә: корбаннарын велосипедта куып җитә яки куаклар арасында көтеп тора һәм арттан һөҗүм итә.

Җинаятьченең беренче корбаны – Казанда яшәгән 30 яшьлек ханым. 2009 елның августында аның гәүдәсен Тэцевская урамында табалар. Тикшерү версиясе буенча, Птицин берничә мәртәбә аның башына суккан һәм көчләгән.

2011 елның маенда 17 яшьлек Инна әздән генә Птицин кармагына эләкми кала. Кыз Тирән күл янындагы паркка йөрергә чыгып китә һәм югала. Аны волонтерлар һәм коткаручылар эзли, берничә көн урманны аркылыга-буйга айкыйлар. Кызны юрганга уралып урманда яткан хәлдә шаһитлар таба. Кыз берничә көн комада була. Аңына килгәч исә үзенә ташланган вәхшине, күпме генә тырышса да, исенә төшерә алмый.

Күпмедер вакыт үткәч, Воровский урамындагы урман полосасы янында яп-яшь кызның мәете табыла. 16 яшьлек Ксения йөзтүбән ята, джинс чалбары һәм эчке киемнәре аска тартып төшерелгән... Экспертиза башта аның башына йомры башлы предмет белән сугуларын, соңыннан көчләүләрен ачыклый.

Птицин шул ук Тирән күл буендагы урман полосасында 18 яшьлек кызга һөҗүмдә дә гаепләнә. Кыз иртән йөгерергә чыга. Кайсыдыр бер мизгелдә җинаятьче аңа арттан якынлаша һәм этеп җибәрә. Кыз җиргә егылгач, йөзен асфальтка бәреп кыйный башлый. Авырлык белән булса да, кыз вәхшидән ычкына һәм кача ала.

Үләсе көнне Даша: «Әтием, минем шундый яшисем килә!» – диде

Игорь Птицин җинаятьләреннән иң зур яңгыраш алганы – 17 яшьлек Даша Максимованы үтерүе. Кызның теткәләнгән гәүдәсен 2011 елның 19 августында Тирән күл буендагы урман полосасында табып алалар. Әнисе Марина Максимова ул көнне күз яшьләре белән искә ала. Өйдән чыгып китәр алдыннан Даша, әтисен кочаклап: «Әти, минем шулкадәр яшисем килә!» – ди. Кызларын соңгы тапкыр кочаклауларын бу вакытта әти-әнисе башларына да китерми.

«Ирем шунда Дашага, бар гомерең алда әле, дигән иде. Ә кич белән кызыбызның исән түгел икәнлеген белдек. Беркайчан да «безнең белән шундый хәл килеп чыгарга мөмкин» дип уйлаганым да булмады. Мин аңа, «үстең инде, кызым, матурландың, үзеңне сакларга кирәк», дия идем. Ә ул миңа үз-үзен яклый алуын әйтә иде», – дип хатирәләрен барлый ана.

Ул көнне Даша күл буенда ялгызы кызына. Аңа якында гына ял итүче егетләр бәйләнә башлый. Кыз, куркып, дусларына шалтырата, үзен каршы алуларын сорый. Әмма көтеп тормый, үзе алар киләсе юлга кузгала һәм артыннан теге бәйләнчек егетләрнең иярүен аңлый.

Алардан качу нияте белән, ул төп юлдан сукмакка борыла. Тикшерү версиясе буенча, нәкъ шул мизгелдә Игорь Птицин кызны куып җитә һәм арттан башына китереп суга. Соңрак экспертиза шушы беренче сугудан ук кызның гомере өзелүен ачыклый. Кыз артыннан килеп җиткән дуслары аны урманда табалар. Ул кан эчендә һәм киемсез була.

Марина Максимова бер генә суд утырышын да калдырмый.

Фото: © Елена Саляхова / «Татар-информ»

«Ул Дашаның гына түгел, безнең дә җаннарны өзде»

Птицинның эше Югары Судка җибәрелгәч, Марина Максимова бер генә утырышны да калдырмый. Һәрьюлы үзе белән кызы Дашаның фотосурәтен ала. Птицинга хөкем карары чыккан көнне дә алып килә ул аны. Озын-озак 10 ел буе ананың бәгырен бер сорау телгәли: «Ни өчен?! Ни өчен ул аның бердәнбер кызын үтергән?»

«Дашаның һәм тагын ике кызның гына түгел, ул безнең дә җаннарны өзде. Гаиләләргә күпме хәсрәт китергән бит ул! Үзенең җинаятьләре турында ничек итеп сөйләвен күрсәгез сез аның?! Һөҗүм ясаган урыннарына, әйтерсең, экскурсия оештырып, күрсәтеп йөри. Үткәннәренә кире кайтып, бөтен хәлләрне күз алдына китереп сөйли», – ди М.Максимова.

Кызларга ташлануы исбатланган 7 вакыйгадан тыш, Птицин эшендә тагын кимендә 22 эпизод бар әле. М.Максимова сүзләренә караганда, Птицин үзе бу вакыйгаларны таныган. Хәзер тикшерү аның бу җинаятьләргә катнашын тикшерә.

«Әгәр элегрәк кызымның үлемендә бу кешенең гаепле булуына шикләнгән булсам, хәзер мин моңа тулысынча ышанам, – ди М.Максимова. – Аны атып үтерү мөмкинлеге булса, мин аңа карата нәкъ шул җәзаны телим».

Дәүләт гаепләве позициясен Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков һәм ТР прокуратурасының дәүләт гаепләүчеләре бүлеге өлкән прокуроры Ольга Зарипова алып барды.

Фото: © Елена Саляхова / «Татар-информ»

«Миңа карата бернинди йомшаклык күрсәтү кирәкми»

Татарстандагы иң зур яңгырашлы эшләрнең берсе буенча гаеплеләр эскәмиясенә утырганчы, Игорь Птицин Казандагы бер заводның каравылчы хезмәтендә эшли. Аның турында мәгълүмат аз: мәктәпне – алтын медальгә, КФУның тарих факультетын кызыл дипломга тәмамлаган, әнисе белән яшәгән. Балачагында сексуаль көчләүгә дучар булган, дигән юрау бар, әмма Птицин үзе бу хакта тикшерүчеләргә дә, судка да сөйләми.

«Ул һәрвакыт әнисенең көчле басымы астында булды. Әнисе аны һәрчак артык нык кайгырта иде. Ул бер тәүлеккә кизү торырга киткәндә, әнисе тәүлек буе күз дә йоммый аны көтә иде. Менә шундый гиперопека», – дип сөйләде «Татаринформ» агентлыгына үз чыганагыбыз.

Ни генә булса да, суд каршына ярыйсы ук җитди кыяфәтле ир-ат килеп басты. Һәр суд утырышына ул чалбар, күлмәк, жилет киеп керде. Кулында – дәфтәр, аңа әледән-әле нидер яза.

Игорь Птицин эше буенча тикшерү 2 ай барды. Бу вакыт эчендә Югары Суд дистәләрчә шаһитлардан сорау алды, алар арасында үләсе көнендә Дашага бәйләнгән егетләр дә бар иде. Дәүләт гаепләве позициясен Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков һәм ТР прокуратурасының дәүләт гаепләүчеләре бүлеге өлкән прокуроры Ольга Зарипова алып барды. Птицин өчен алар гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүне сорадылар.

Җинаятьче үзен рәшәткә артына гомерлеккә җибәрүне судтан үзе сорады.

Фото: © Елена Саляхова / «Татар-информ»

«Монда, сезнең каршыга басып, мин үтерелгән кызларның якыннары һәм туганнарыннан китергән кайгы-хәсрәтләр өчен кичерү сорыйм. Мин бик нык үкенәм, үзем өчен бернинди йомшаклык сорамыйм. Судтан үземә гомерлек срок сорыйм», – диде ул соңгы сүз алгач.

Татарстан Республикасы Югары Суды карары ачык: Игорь Птицин ирегеннән гомерлеккә мәхрүм ителде. Гомеренең ахырын ул махсус режимлы колониядә үтәчәк һәм шунда ук психиатрда дәваланачак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100