Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ул безнең яшәү мәгънәсе иде»: 18 яшьлек Алинәнең үлеменә китергән һәлакәт тикшерелә

18 яшьлек кызның үлеменә китергә юл-транспорт фаҗигасе буенча җинаять эше бу атнада Идел буе район судында каралырга тиеш иде. Ләкин утырышны кичектерделәр — гаепләнүче адвокатын алыштырырга булган. Һәлак булган кызның туганнары аздан гына аңа ташланмай калды. Бу хакта тулырак «Татар-информ» репортажында.

news_top_970_100
«Ул безнең яшәү мәгънәсе иде»: 18 яшьлек Алинәнең үлеменә китергән һәлакәт тикшерелә

Казанда юл-транспорт һәлакәтендә үлгән 18 яшьлек Алинәнең әти-әнисе инде бер ел кайгыдан бетеренә. Алар «КИА» йөртүчесенең яп-якты урамда җәяүлеләрне абайламыйча бәрдерүен аңлый алмый.

Алинә гаиләдәге бердәнбер бала булган. Мәктәпне бетергәч кыз Түбән Камадан Казанга күченеп килгән һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенә укырга кергән. Ул WorldSkills 2019 эшче һөнәрләр чемпионатында волонтер булырга теләгән. Әмма язмышның үз кануннары.

«Алинәгә әти-әнисе бик зур өметләр баглый иде. Алар әле дә булса кайгыдан арына алмый», — дип сөйләде һәлак булган кызның туганы.

Фаҗига узган елның 1 мартында була. Мәүлетов урамы һәм Җиңү проспекты киселешендә чит ил машинасы йөртүчесе светофорның кызыл уты янганда җәяүлеләр кичүенә чыга һәм ике кешене бәрдерә.

Тәгәрмәч астына 54 яшьлек Резедә Фәттахова һәм аның бертуганының кызы - 18 яшьлек Алинә эләгә.

Резедә барысы да санаулы мизгелләр эчендә булды дип сөйли. Ул бары тик зур тизлектә үзләренә таба очып килгән машинаны гына күреп өлгергән.

«Без юлның яртысын чыгып җиткәч, мин машинаны күрдем. „Ул безгә килә!“ дип кычкырырга гына җитештем», — дип исенә төшерә Резедә Фәттахова.

Алинә апасы артыннан барганбула. Ул адымнарын тизләтә, юл аркылы чыгып җитешергә тели. Резедә сөйләвенчә, бәрелү шулкадәр көчле булган ки, җәяүлеләр кичүеннән берничә дистә метрга кадәр читкә оча. Алинә фаҗига урынында ук җан биргән. Ә Резедәнең аягы сынган.

Йөртүче кача. Авария урынында калган пластик ватыкларын тикшереп, машинаның маркасын һәм моделен ачыклыйлар. Дүрт сәгатьтән соң ташлап калдырылган машинаны Бакый Урманче урамындагы тукталышта табалар. Шуннан соң йөртүчесен дә кулга алалар. Ул Казанда яшәүче 45 яшьлек Артур Смирнов булып чыга.

Йөртүчегә «Юл-транспорт фаҗигасе вакытында вазифаларын үтәмәү», «Светофорның тыелган утына чыгу» һәм «Административ җәза үтәүдән качу» маддәләре буенча административ протоколлар тутыралар.

Җәза билгеләгәндә Смирнов, имеш аңын югалтканын һәм шуның аркасында җәяүлеләрне күрмәвен сөйләде. Ир-ат үзенең өченче группа инвалид булуын да әйтте.

Шулай да суд Смирновны кулга алды һәм аны СИЗОга җибәрде. Фаҗигане тугыз ай тикшерделәр һәм бүген ир-ат суд каршына басты.

Казанның Идел буе судына һәлак булган кызның бик күп туганнары, дуслары-танышлары килгән иде. Смирнов та килде. Аның сак астыннан чыгуы һәм өй арестында булуы ачыкланды. Аны күргәч, һәлак булган кызның туганнары ачулы булуларын яшермәде.

«Ничек инде шулай? Кеше бәрдереп үтерде һәм иректә йөри», — дип үртәлде бер туганы.

Авариядә үзе дә зыян күргән Резедә Фәттахова судка шаһит буларак килде. Суд утырышы башланыр алдыннан ханым журналистларга аңны югалту турында версия уйлап чыгарылгандыр дип әйтте. Шул рәвешле гаепләнүче җәзаны йомшартырга телидер, ди ул.

«Ул үзенең гамәлләрен аңларлык хәлдә иде. Урам чатын узгач, башка машинага бәрелмәс өчен икенче полосага күчә башлады. Очып кына китте», — дип сөйләде ханым.

Һәлак булган кызның туганнары зарыгып көткән суд эшен кичектерделәр. Смирнов адвокатын алыштыруы турында ходатайство бирде һәм яңа яклаучысы эш материалларын өйрәнсен өчен судтан утырышны кичектерүне сорады.

Суд ходатайствоны хуплагач һәм эшне карауны башка көнгә күчергәч, Алинәнең туганнары бик ярсыды. Суд утырышы залыннан чыкканда алар үзләрен чак кына тыеп торды һәм әздән генә гаепләнүчегә һәм аның әнисенә ташланмады.

«Алинә минем абыемның яшәү мәгънәсе иде! Нигә аны яклыйсыз? Аны күпме якларга була инде! Ул кеше бәрдерде һәм качып китте»», — дип кычкырды Алинәнең туганнары Смирновның әнисенә.

Һәлак булган кызның туганнары һәм якыннары гаепләнүче процессны махсус суза дип уйлый. Шулай да алар суд үзләрен яклар һәм Смирновка кырыс җәза бирер дип өметләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100