news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Сыйлыйсым килде»: Гөлназ Сәфәрова, әбисенә дип, үзе бәлеш пешергән

news_top
«Сыйлыйсым килде»: Гөлназ Сәфәрова, әбисенә дип, үзе бәлеш пешергән
Фото: Гөлназ Сәфәрованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Танылган алып баручы, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова иртүк торып бәлеш пешергән. Ул авылга әбисе янына кунакка кайтырга җыенган.

Җырчы, авылга җыенганда, еш кына пирогларга заказ бирүен яки кибеттән сатып алуын күрсәтеп тора. «Бу юлы заказ биреп пешертмәдем, үзем пешерергә булдым. Әбине сыйлыйсым килде, ул безне гомере буе сыйлады», – дип яза ул.

Гөлназның чыгышларына, күлмәкләренә катгый бәя бирүче әби бәлешне ошаткан. Оныгы фото белән дә уртаклашкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар