Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Ул безгә бик тә җитми” – Экстремистлар тарафыннан атып үтерелгән Вәлиулла хәзрәт Якуповны бүген искә алдылар

Моннан 5 ел элек иртәнге сәгать унда Казанның Совет районының Заря урамында үз машинасында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Вәлиулла Якупов үле килеш табылган иде. Бүген, 19 июль көнне, дин һәм җәмәгать әһелләре Вәлиулла хәзрәт Якупов каберен зиярәт кылды.

news_top_970_100
“Ул безгә бик тә җитми” – Экстремистлар тарафыннан атып үтерелгән Вәлиулла хәзрәт Якуповны бүген искә алдылар

Вәлиулла хәзрәт Якупов җирләнгән Казанның мөселман зиратына барырга теләгән барлык мөселманнарны Апанай мәчете каршында автобус көтеп торды. Исегезгә төшерик, 1992-1993 елларда Вәлиулла хәзрәт әлеге мәчетнең имамы була.

Вәлиулла хәзрәтне искә алу мәрәсимендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде. Ул Вәлиулла Якупов тарафыннан бастырылган китапларның бүгенге көндә дә кибет киштәләрендә аерым бер урын алып торганлыгын әйтте.

- Вәлиулла хәзрәт безнең Апанай мәчетен торгызуда зур өлеш кертте. 1000нән артык китапны тәрҗемә итеп бастырды. Үзенең китаплары да санап бетергесез. Аның китапларын без әле дә кулланабыз. Россиядә Вәлиулла хәзрәтне белмәгән мөселман юк. Әле күптән түгел генә Дагыстанда булдык, андагы кибет киштәләрендә әле дә хәзрәтнең китаплары сатуга куелган. Без Вәлиулла хәзрәт өчен гел догада. Аның рухы шат, урыны җәннәттә булсын, - диде мөфти.

                                                       "Ул безгә остаз булды"

Вәлиулла Якупов Татарстан Республикасы  мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе иде. Үзенең урынбасары итеп хәзрәт ышанычлы шәкертләренең берсе Габдулла Әдһәмовны билгеләгән иде. Габдулла Әдһәмов хәзер Казан ислам институтының дини дисциплиналар кафедрасы мөдире, ул  да бүген мөгаллимен искә алырга килгән. .

- Мин Вәлиулла хәзрәт Якупов булдырган “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамладым. Укыган вакытта ук Вәлиулла хәзрәт миңа анда эшләү мөмкинлеген булдырды. Бу миңа тәҗрибә тупларга яхшы җирлек булды. Аннан соң да без аның белән гел хезмәттәшлектә булдык. Бергә китаплар тәрҗемә иттек, аларны бастырдык. Аспирантурага керергә дә бик зур ярдәм итте. Вәлиулла хәзрәт эшләгән соңгы елларда да ул - Диния нәзарәтендә уку бүлеге җитәкчесе, мин беренче урынбасары буларак аның белән бергә хезмәттәшлек иттек, - дип искә алды Габдулла Әдһәмов.

- Вәлиулла Якуповның Ислам дөньясына керткән өлешен бәяләп бетереп булмый, ул 90нчы елларда китаплар бастырып, халыкка дин нурын тарата башлады. Халыкны акрынлап дингә җәлеп итү аркылы хәзрәт елдан-ел эчтәлеклерәк китаплар бастырды. Баштагы китаплары догалар, хәдисләр җыентыгы булса, ахырга таба галимнәрнең әсәрләрен нәшер итә башлады, - дип искәртте шәкерте.


  “Җомганы Мәрҗани мәчетендә укысаң гына дөрес була”, - дип әйтә иде

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең урынбасары, “Әл-Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин Вәлиулла хәзрәт Якупов белән атна саен күрешеп торган. 

- 1995 елдан алып, һәр җомга без бергә идек. Миң моның белән бик горурланам. Ул: “Җомганы Мәрҗани мәчетендә укысаң гына дөрес була”, - дип әйтә иде. Белмим, нигә алай әйткәндер, әмма һәр җомга без бергә идек. Җомга намазына кадәр бергә утырып, намаздан соң да бергә чәйләр эчеп, сөйләшеп утырырга насыйп булды. Бүгенге көндә дә бергә утырыр идек, ул миңа бик җитми. Хәзер дә сөйләшеп утырыр идек. Аның белән бөтен темага да сөйләшеп була иде, - дип искә алды Мансур хәзрәт.

"Татарстанның дәрәҗәсе югары булуда Вәлиулла Якуповның да өлеше бар"

Республика мәнфәгатьләрен кайгыртып хезмәт итүчеләрнең күбесе Вәлиулла Якуповны үзләренең остазы, юк күрсәтүчесе дип саный. Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов да шундыйлардан.

- Вәлиулла хәзрәт сәясәттә дә, иҗтимагый эшләрдә дә гыйлемле кеше иде. Бүгенге көндә безгә аның кебек шәхесләр җитми. Татарстаныбызның дәрәҗәсе зур булуда аның да өлеше бар. Без дә аның укучылары. Ул безгә остаз булды, киңәшләр биреп торды.  Аны һәрвакытта ихлас күңелдән яхшы яктан искә төшерәбез. Хәзрәтнең фикерләре бүгенге көндә дә тормышта ярдәм итә, - диде Мифтахов. 

Фәрид Мифтахов белән Вәлиулла Якупов һәрвакыт аралашып торганнар. Хәзрәт экстремистлар тарафыннан атып үтерелгән көн алдыннан да Фәрид Мифтахов аның белән элемтәдә булган.

- 5 ел элек, 18 июль көнне, без зур гына милли-дини конференция оештырган идек. Шул көнне кичкә кадәр бергә булдык. Иртән ул инде элемтәгә чыкмады, - диде ул.

   Үтерелүнең сәбәбе - Татарстанның традицион исламны яклавы

Моннан 5 ел элек Казанда Татарстанның мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Вәлиулла Якупов үтерелгән һәм Татарстан Республикасы мөфтие Илдус Фәизгә һөҗүм ясалган иде. Һөҗүмнең сәбәпләре турында төп фараз  – Татарстанның традицион исламны яклавы. Моны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та әйтеп узган иде.

“Безнең Диния нәзарәте җитәкчеләре традицион ислам сәясәтен алга сөрде. Башка агымнарның да булуы мәгълүм. Бүгенге һәлакәтләр – ачыктан-ачык чакыру. Хокук саклау органнары бу хәлләргә җентеклерәк ачыклык кертер. Мин бу һөҗүмнәрне аларның һөнәри эшчәнлекләре белән бәйледер дип исәплим”, - дигән иде Президент. 

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның мөселман җәмәгатьчелегенең әлеге зур югалтуы уңаеннан кайгысын уртаклашкан иде. 

“Республика мөселманнары вәкилләренә рәхимсезлеге буенча моңарчы күрелмәгән кансызлык гамәлләре кылынуына ярсуым чиксез. Исламга тугрылыклы хезмәт итүче Вәлиулла хәзрәт Якуповның һәлак булу хәбәре кайгыга төшерде. Талантлы, эрудицияле дин галиме, Татарстанда хөрмәткә лаек, республикада мөселман өммәтенең берләшүенә, мөселман институтлары структурасы формалашуы һәм ныгуына, дини белем бирү системасы үсешенә зур өлеш керткән кеше арабыздан китте. Ул үзеннән соң якты истәлек калдырды. Татарстанның мөселман җәмәгатьчелегенең әлеге зур югалтуы уңаеннан кайгы уртаклашам” – диде Рөстәм Миңнеханов. 

Вәлиулла Якупов 1963 елның 4 сентябрендә Уфа районы Дмитриевка авылында туа. 1990 елда Вәлиулла Якупов  “Иман” мәркәзенең рәисе итеп сайлана. Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлый. 1992-1993 елларда ул Казанның Апанай мәчете имамы, 1993-1996 елларда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе ректоры, 1997-2012 елларда - Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары. Җәмәгать эшлеклесе, галим, мәгърифәтче буларак дин белеме тарихына кергән шәхес.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100