Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ул бервакытта да минем әтигә охшамаячак»: ирем эшсез калгач, аннан аерылдым

Ирем белән 8 ел яшәдек. Аерылышканда икебезгә дә 37 яшь иде.

news_top_970_100

Мин бай һәм җитеш тормышлы гаиләдә үстем. Әтием мине бик яратты, кечкенәдән үк төрле бүләкләр ала иде. Мин үземне нәни принцесса кебек тоеп яшәдем. Бала вакытымнан ук әтинең әнине ничек кайгыртуын күреп үстем. Әти күп вакытын эштә уздыра иде, әмма бервакытта да акчага мохтаҗлык кичермәдек.

Мин нәкъ шушындый гаилә мөнәсәбәтләренә ияләндем. Ягъни, ир-ат — ул ныклы терәк һәм ышаныч, гаиләсен бервакытта да акчасыз калдырмый. Хатынын акча белән ире тәэмин итәргә тиеш.

Булачак ирем белән танышканда мин бик яшь идем. Аның гаиләсе гади генә, бай түгел. Әмма егетем бик перспективалы һәм уңышлы булып тоелда миңа. Ул вакытта минем башта аек акылга караганда, гормоннар күбрәк уйнаган, ахрысы. Без аның белән бер ел очрашып йөрдек, миңа аннан бүләкләр дә, акча да кирәкми иде. Бары тик аның янымда булуын гына теләдем. Әмма безнең гаиләдә соңгы сүзне әти әйтә һәм мин аннан башка нинди дә булса карар кабул итә алмый идем.

Әтием мине бик яратты. Ул ныклап уйларга киңәш итте, ә мин әти белән ызгыштым да кияүгә чыгып куйдым. Әти акча ягыннан кыса башлады, әгәр без шундый акыллы башлар икән, үзебезне үзебез туыендырырга, тәэмин итәргә тиеш, диде. Бик батыраеп, әти-әни яныннан чыгып киттек.

Ирем башта акчаны яхшы гына эшләде. Әлбәттә, безнең әтинеке кадәр үк табыш булмады, әмма җитеп барды. Соңгы 3 елда ирем эштә озак тора алмый башлады. Шушы вакыт эчендә 5 фирманы алыштырды. Эшкә яңа чыккач, сынау вакыты узганда ике тапкырга кимрәк түлиләр иде. Бу үз гаиләңә җаваплылык дип аталамы инде?

Соңыннан әти үлеп китте. Стрессларны, борчуларны йөрәге күтәрә алмады.

Әнием ялгызы гына калды һәм мин аның янына ешрак барып йөри башладым. Аңа бик авыр иде. Минем язмышым, гаиләм, ирем турында аның белән ешрак сөйләшә башладык, мин дә олыгайдым, акыл керде, ир-атларга да башкача карый башладым. Әтиемне идеаль ир һәм әти үрнәге дип саныйм. Ул гаиләсе өчен мәнфәгатьләрен дә, үзен дә корбан итә ала иде.

Мин нинди хата кылуымны бик соң аңладым. Әти үлгәнче аның белән аралашып кала алмадым. Ә иремне чираттагы эшеннән җитәкчесенә кычкырганнан соң кудылар. Озак уйландым, әмма шушы хәлдән соң аның белән аерылышырга карар кылдым. Ул бервакытта да минем әтием кебек була алмаячак бит.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100