Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ул беркайчан да күргәннәрен сөйләмәде, зарланмады...» Балтачта Рөстәм белән хушлаштылар

news_top_970_100
«Ул беркайчан да күргәннәрен сөйләмәде, зарланмады...» Балтачта Рөстәм белән хушлаштылар

«Язларның кайгылы хәбәре» дигән язмада «Хезмәт» газетасы Балтач районында яшәгән Рөстәм Эдуард улы Фәйзрахмановны соңгы юлга озату турында яза.

Хушлашу мәрасиме 1 апрельдә узган.

«Рөстәм Эдуард улы Фәйзрахманов 2002 елның 22 октябрендә Балтач бистәсендә туа. 1нче сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәр Балтач гимназиясендә белем ала. Укыган вакытта спортны яратуы, физик яктан нык булуы белән аерылып тора. Офицер гаиләсендә тәрбияләнгән егет 2020 елның 25 ноябрендә хәрби хезмәткә алына, Омск шәһәренә җибәрелә. 1 ел хезмәт иткәннән соң, аны данлыклы һава десанты гаскәрләренең Псков шәһәрендә урнашкан атаклы Кызыл байраклы Суворов орденлы Чернигов дивизиясенә кабул итәләр. Рөстәм һава десанты гаскәре разведкасында махсус хәрби операциянең беренче көненнән үк канлы сугыш эчендә, 2022 елның апрелендә яралана, госпитальдә ятып чыкканнан соң, ул яңадан ут эченә керә. 2022 елның июнендә һөҗүм барышында янында снаряд шартлый, Рөстәм контузия ала, Майкоп шәһәре госпиталендә дәвалана. Госпитальдән соң хәрби хәрәкәтләр ветераны кыска вакытлы ялга, Балтачка кайтып килде. Дуслары-якыннары белән аралашканда, ул беркайчан да күргәннәрен сөйләмәде, зарланмады, Ватан каршында изге бурычын үтәүне тиешле дип кабул итте.

Озак та үтми, Рөстәм янәдән сугышчан дуслары янына, дәһшәтле ут эченә юл ала. 2023 елның 20 мартында Санкт-Петербург шәһәре госпиталендә мәңгегә күзләрен йома.

Әти-әнисенең, туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Хуш, бәхил бул, Балтачның батыр улы Рөстәм! Синең исемең безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр!» – дип хәбәр итә Балтач район Советы, район башкарма комитеты, Балтач хәрби комиссариаты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100