Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ул бәягә ат алып була» – Данир Сабиров кыйммәтле мәче баласы белән халыкны шаккатырган

news_top_970_100
«Ул бәягә ат алып була» – Данир Сабиров кыйммәтле мәче баласы белән халыкны шаккатырган
"Татар-информ" архивы

Пародияләр остасы Данир Сабиров үзе кунак булган йорт хуҗасының мәче баласын күрсәтте. Артист әллә мәченең үзенчәлекле токымнан булуына, әллә бәясенә шаккаткан, анысын әйтмәгән. Әмма аның язылучыларын бу бәягә мәче баласы сатып алучылар булуы аптырашта калдырган.

Бу песи – манчкин токымлы, кыска аяклы булуы белән аерылып тора.

«Күз алдыгызга китерәсезме, бу мәче баласының бәясе – 70 мең сум. Әби булса, «бу бәягә ат алып була бит» дип әйтер иде», – ди Данир Сабиров «Башкирская домохозяйка» сыман сөйләп.

«Миңа калса, безнең «дворняшка»лардан да яхшысы юк. Алар тугры да»;

«Әтекәем генәм! Әстәгъфируллаһ! Кәнишне әбиең дөрес әйтә»;

«Бик кирәкме инде бу песи?»;

«Артыгын кылана кешеләр. Авыру балага салырга була ул акчаны»;

«Абау, шулкадәр кыйммәтле песи. Авыруга балага ярдәм итсәләр, савап булыр иде»;

«Бер аерым искитәрлек җире юк инде. Акчаларын кая куярга белмиләр»;

«Безнен авыл песиләренә җитми инде, тычкан да тоталар, рәхәтләнеп, ишегалдында чабышып йориләр»;

«Сыер алсаң, сөте була, ичмасам»;

«Бушка да кирәк түгел», – кебек комментарий язучыларга берничә кеше каршы җавап та язган: «Авыруларга да бирәләр бит инде. Аллаһ кабул итсен. «Бир дә бир» ди кайберәүләр. Алар үзләре өчен дә яшәргә тиештер инде», «Нинди матур песи, беренче тапкыр күрәм мондый токымны»;

«Минем 150 меңлек песи дә күргәнем бар, әле ул баласы гына иде. Сатучысының телефонын бирә алам», – дигән комментарий да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100