Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ул бәргәләнде, ә мин үтереп бетердем». Нәни малайны анасы белән үги атасы кыйнап үтергән

news_top_970_100
«Ул бәргәләнде, ә мин үтереп бетердем». Нәни малайны анасы белән үги атасы кыйнап үтергән
"Татар-информ" архивы

Новосибирск шәһәрендә үги баласын үтергән ир-атны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иттеләр. Баланың анасын исә 14 елга төрмәгә утырттылар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Ир белән хатынны 2021 елның мартында 6 яшьлек баланың гомерен өзгән өчен җәзага тарталар. Өлкәннәр исерешә һәм малайны кыйный, аның гәүдәсендә исән урын булмый.

Мәрхүм баланың анасының туганнары исә баласын җәзалаган хатынны әле дә якламакчы була. «Мин аны гаепле түгел дип саныйм. Ире аны куркытты, ул курыкты. Аның башында чәче коелган ике урын бар. «Наташа, ник башың пеләшләнде?» – дип сорыйм. Ул, имеш, йөкле вакыттан калган, ди. Аннары бергә яши торган ире Иван чәчләрен шулай итеп йолкып алганын әйтте», – ди хөкем ителгән хатынның дусты Любовь.

Наталья, ире төрмәдә чакта, Иван белән таныша. Аннары шул бергә тора башлаган Иванга да 2 бала таба. Балалар пособиесенә Иван белән Наталья хәмер сатып ала – бу турыда биредә яшәүчеләр сөйли. Исерек чакта, Иван Натальяны да, аның беренче иреннән туган улын да кыйнап тора.

«Бер тапкыр без аны урамда тәрәзә янында таптык – аның тәне күгәреп беткән иде. Ни булганын сораштык. Ул үги атасы кыйнавын әйтте, аны кабат гаиләгә кайтармауларын сорады», – ди күрше хатын Анастасия.

Бу гаилә яши торган биш катлы йорттагы күршеләр чаң суга, опекага мөрәҗәгать итә, ләкин баланы гаиләдән алып китмиләр. Фаҗига булгач кына, балигъ булмаган балалар эшләре буенча инспекторны суд 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итә.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, анасы һәм үги атасы баланы йодрыклары, аяклары, кул астында булган барлык әйберләр белән «тәрбияли». Аңа металл чүмеч, пластик көрәк, каеш, резина шланг белән бәрәләр. Фаҗига булган көнне исерек ата белән ана баланы китап укырга мәҗбүр итә, ләкин бала укый алмый, аннары үги ата аны кыйный башлый.

«Ул капланды, бәргәләнде, ә мин үтереп бетердем», – дип сөйли Иван. Ул үги улын үзе генә имгәтмәвен, анасы да кыйнавын әйтә.

Наталья исә судта үзенең бу урында бөтенләй булмавын исбатларга маташа. Имеш, ул шәһәргә киткән булган, өйгә кайткач, баласының мәетен тапкан. Имеш, бергә яши торган ир аңа бала мәетен яшерергә тәкъдим иткән, ләкин ул полиция чакырган.

Ир белән хатынны суд берничә маддә буенча гаепле дип тапкан. Экспертиза нәтиҗәләре буенча, ир белән хатын балага 55 тапкыр суккан, баланың исән калу мөмкинлеге булмаган.

Конвой алып китеп барышлый, Иван журналистларның соравына җавап биргән.

Иван, баланы кыйнап үтергән өчен үкенәсеңме?

Мин берни эшләмәдем.

Наталья 14 ел төрмәдә утырачак. Ул ире белән бергәләп баласын кыйнаган кер юа торган машина шлангын һәм балага укырга мәҗбүр иткән китапның канлы битләрен судья юк итәргә кушкан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100