Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ул бала табар өчен карт инде". Роза Сябитова Дәүләт Думасы депутатының кияүгә чыкмаячагын фаразлаган

"Ул бала табар өчен карт инде". Роза Сябитова Дәүләт Думасы депутатының кияүгә чыкмаячагын фаразлаган

news_top_970_100
"Ул бала табар өчен карт инде". Роза Сябитова Дәүләт Думасы депутатының кияүгә чыкмаячагын фаразлаган
"Давай поженимся" тапшыруы алып баручысы Роза Сябитова "Говорит Москва" радиостанциясендә интервью вакытында Дәүләт Думасы депутаты, Кырымның элекке прокуроры Наталья Поклонскаяның яңадан кияүгә чыгуы икеле, дип әйткән. "Аңа сөйгән яр табу авыр булачак", - дигән Роза Сябитова.

"Мин димче буларак мондый очракларга тотынмыйм да", - дигән ул. Сябитова моның сәбәбен депутатның яше һәм җәмгыятьтә тоткан урыны белән бәйләгән. Поклонскаяның карьерасы тәртиптә, шуңа ул гади ир-атка кияүгә чыкмаячак. Тол яки аерылган ир дә Поклонскаяга туры килмәячәк, дигән ул.

Сябитова шулай ук Поклонскаяның уңышлы ир-ат белән танышкан очракта да бала таба алмаячагын фаразлаган. "Ул бала табар өчен карт инде - үпкәләтү өчен түгел, факт буларак әйтәм", - дигән ул. Поклонскаяның беренче ире белән аерылышканда чыгарган низагын искә алып, ул аның скандаллар остасы булуын да фаразлаган. 

Поклонская һәм Россиядә кеше хокуклары буенча вәкаләтле аппаратның элекке җитәкчесе Иван Соловьев 2018 елның августында өйләнештеләр. Быел 30 августта исә Поклонская шәхси тормышында радикаль үзгәрешләр булуын әйтте. 2 сентябрь көнне пар аерылышуын белдерде. Соловьев сүзләренчә, гаиләдә ике лидер булуы - шартлаткыч кебек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100