Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ул аның калдыкларын ашый!»: Мисырда туристны халык күз алдында акула үтергән

news_top_970_100
«Ул аның калдыкларын ашый!»: Мисырда туристны халык күз алдында акула үтергән

Мисырның Хургада шәһәрендә бер туристка акула һөҗүм иткәннән соң һәлак булган. Бу хакта База «Телеграм» каналы видеосы чыкты. Видеода күренгәнчә, бу хәл Мисырдагы «Dream Beach» кунакханәсе янындагы пляжда булган.

Акула һөҗүм иткән ир-ат ярдан 30 метр тирәсе эчкәре һәлак булган. Аның белән булган хатын-кыз котыла алган. 

Яр буендагы туристлар акуланың ирне үтергәнен, ирнең акула белән көрәшкәнен күреп торалар, әмма бернишли дә алмыйлар. Бер хатын «ул аның калдыкларын ашап бетерә» дип, комментарийлар да биреп бара. Видеода коткаручыларның бу урынга алар акула ирне су астына алып төшеп киткәч кенә килеп җиткәне күренә.

Акула иргә һөҗүм иткәч, калган туристлар, ашыгып-ашыгып, ярга таба йөзә башлый.

Туристларны беркем дә суга җибәрми башлаган. Шундый ук хәл күрше отельләрдә дә күзәтелә, дип язалар. Акуланы берничә көн элек күргән булганнар, әмма аны дельфин дип уйлаганнар. Хәзер инде дельфин түгеллеге ачыкланган.

База «Телеграм» каналы язуынча, һәлак булган кеше – Архангельск өлкәсеннән 23 яшьлек Владимир Попов. Ул ял итәргә әтисе белән килгән булган. Шаһитлар сүзләренчә, акула һөҗүм иткәч, егет ачыргаланып ярдәмгә әтисен чакырган һәм аның күз алдында үлгән.

Россиянең Хургададагы Генераль консуллыгы бу хәлдән соң «суда булганда сак һәм игътибарлы булырга кирәк» дип кисәтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100