Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ул аны ботарлый!» – Аю вахтада эшләгән Илдарга һөҗүм итеп, баш тиресен салдырган

news_top_970_100
«Ул аны ботарлый!» – Аю вахтада эшләгән Илдарга һөҗүм итеп, баш тиресен салдырган

Якутиядә йокыдан уянган аю вахтада эшләүче газ буровикларына һөҗүм иткән һәм берсенең баш тиресен салдырган, дип хәбәр итә bashinform.ru.

Витим бистәсеннән 180 километр ераклыкта «РусГазБурение» эшчеләре вахтада эшләгән. Йокыдан уянган аю (медведь-шатун) вахта территориясен әйләндереп алган сеткаларны ертып, территориягә үтеп керә. Читтәрәк булган вахтовиклар моны видеога төшереп торган.

«Анда бит кешеләр! Аңа ташланды! Ул аны ботарлый! Ашый, әйеме! Ул нихәлдә икән, ул аны муеныннан эләктереп алды!» – дип шәрехли видеога төшерүче вахтовик.

Этләр аюга өрә, әмма һөҗүм итәргә базмыйлар. Аю чүплектәге ризыкларны ашарга дип килгән була, күрәсең (аюлар бик яхшы ис сизә). Нәкъ шул вакытта вагончиктан Уфадан килгән 37 яшьлек инженер Илдар Гәрәев чыга. Билгеле, ул шунда гына аю булыр дип күз алдына да китерми һәм, ерткычны күргәч, йөгереп качмакчы була. Әмма аю аны шунда ук куып җитә һәм, аягы белән тырнап, баш тиресен салдырып ала.

Калган вахтовиклар аюны куркытыр өчен кычкыра башлый, әмма аюның исе дә китми. Вахтадагыларның кораллары да булмаган – алар янгын сүндерә торган баллоннар белән порошок сиптерәләр. Аю, Илдарны калдырып, 46 яшьлек мастер Иван Булашенкога ташлана. Аны коткара алалар.

Аучыны чакырталар, ул аюны атып үтерә.

  • Билгеле булганча, аюлар кышын йокыга тала һәм язын гына уяна. Кышка кирәкле май запасы туплый алмасалар, яки аны борчысалар, аю уянып өненнән чыга. Йокыдан уянган аю – бик куркыныч ерткыч, ул ашарга эзләп, кешеләргә дә һөҗүм итә.

Вахтадагыларга беренче ярдәм күрсәтәләр. Ирләрнең икесенең дә баш тиреләре салдырылган була. Аю аларның аяк-кулларын да җәрәхәтләгән. Аларны тиз арада Мәскәүгә озаталар. Хәзер аларның гомерләренә куркыныч янамый.

«Бригадабызга рәхмәт әйтәм, без егетләр белән туганнар кебек. Мин һәр хезмәткәремне югары бәялим – бригаданы без шулай итеп тәрбияләдек, беркем дә ташламады, кыю ир икәннәрен күрсәттеләр. Безнең гомерләрне саклап калдылар», – дигән Иван.

«Витимда булганда бик яхшы ярдәм күрсәттеләр, – дигән Илдар. – Персонал безне генә кайгыртты. Ә хирург шундый итеп текте – Склифософский институты табиблары да югары бәяләде».

«Газпромбурение» ирләрнең хастаханәдәге фотосын да урнаштырды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100