Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ул аңа бик нык гашыйк иде». Сөяркәсе күкрәген кискән, корсагын ярган хатынны искә алалар

news_top_970_100
«Ул аңа бик нык гашыйк иде». Сөяркәсе күкрәген кискән, корсагын ярган хатынны искә алалар
Фото: https://altai-krai.sledcom.ru

Барнаулда сөйгән хатынын үтереп, мәетен мәсхәрәләгән ир-атны тоткарлаганнар. Мәетне үсмер балалар ташландык бинада тапкан. Балалар мәет тапкач шок кичергән. Хатынның курткасы ертылган, корсагы ярылган, күкрәкләре кисеп алынган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Әлеге вакыйга турында шәһәр халкы белеп алгач, маньяк барлыкка килгән, дигән хәбәрләр таралган. Ләкин үтерүче маньяк түгел, ә көнчелектән ярсыган рецидивист булып чыккан.

  • Көнче ир сөйгәненең күкрәген кисеп алган, дип язган идек.

Алтай крае буенча Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, 30 сентябрьдә бу ир-ат таныш хатынын хәмер эчәргә чакыра. Алар ташландык бинада очраша. Салып алгач, хатын яңа сөяркәсе турында сөйли. Шуннан соң ир-ат аны буып үтерә, аннары күкрәкләрен кисеп ала, корсагын ярып ача. Аннары мәетне идән астына ыргыта, үзе китә. Ул кисеп алынган күкрәкләрне үзе белән ала һәм Пивоварка елгасына ыргыта. Күкрәкләрне тапканнар инде.

Бер тәүлек узгач, җинаятьчене тоталар. Ул моңа кадәр да үтерү өчен хөкем ителгән.

Мәрхүмә хатын – Барнаулда яшәүче 43 яшьлек С. Танышлары сүзләренчә, ул бик мәрхәмәтле, игелекле хатын була. Туганнары аның спиртлы эчемлекләр белән мавыкмавын сөйли. Ләкин аның бер бәйлелеге була – ул бу ир-атка бик нык гашыйк.

«Ире дә, балалары да юк. Җитди мөнәсәбәтләр дә кору кыен була. Шул чакта без аның кавалеры булуын белеп алдык. Ничектер эләктергән инде. Күпләр аның бу ир-атка бик нык гашыйк икәнен әйтә. Ләкин мөнәсәбәтләр сәер була – ул гел аның эшенә барып йөри, яки урамда йөриләр», – ди танышлары.

Мәрхүмәне бик яхшы хуҗабикә дип искә алалар. Аның бертуган абыйсы, анасы бар. Анасы өчен бу – бик зур югалту. «Минем кызым усал кеше кулыннан һәлак булды», – дип язган анасы социаль челтәрләрдә.

С.ның кайда эшләвен ачыклый алмаганнар. Танышлары сүзләренчә, ул актив тормыш алып бара. Кышын чаңгыда, җәен елга, тауларга сәяхәткә китә.

Якыннары аның бу ир-атны ни сәбәпле шулкадәр яратканын аңлый алмый. Ул башка ир-атка китәргә дә теләмгәндер, сөйгәнен көнләштерәсе генә килгәндер, дип фаразлыйлар. Ә бәлки, чыннан да яңа тормыш башларга теләгәндер, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100