«Ул акчаның исе дә башка» – Илназ Сафиуллин хатынына ай саен хезмәт хакы түли башлаган
Хәзерге көндә Дубайда яшәүче популяр җырчы Илназ Сафиуллинның тормыш иптәше, блогер Айгөл Хуҗина социаль челтәрләрдә бер кызыклы традиция турында сөйләде. Аның сүзләренчә, аларның гаиләсе күптән түгел генә уртак карарга килгән һәм Илназ, үзе эшләп тапкан акчадан, Айгөлгә ай саен хезмәт хакы түли башлаган.
«Әйе, ирем миңа хезмәт хакы түли. Мин акча эшлим, минем үземнең эшем бар. Ләкин иремнең миңа бирә торган акчасы – бөтенләй башка акча, башка энергия. Әлеге акчаларның, хәтта, исе дә башка. Ирем шунда ук, минем алдымда ниндидер көчле ир-атка әверелә, шулай итеп ул мине дә үзгәртә», – ди ул.
Блогер фикеренчә, гаиләдәге мохит нәкъ менә хатын-кызның кәефенә, халәтенә бәйле.
«Минем кәефемә карап, гаиләбездәге атмосфера да үзгәрә. Мин шунда ук иремнең ышанычлы икәнен аңлыйм, аның янында чәчәк атам. Бу халәтне үзенең яраткан кешесе янәшәсендәге һәр хатын-кыз тоярга тиеш. Мин иремә үземә менә бу халәтне, тынычлыкны бирә алганы, терәк булганы өчен бик рәхмәтлемен», — ди Айгөл.
Айгөл әйтүенчә, бу «хезмәт хакының» күләме дә үзгәреп торырга мөмкин. Илназның эшләре аеруча уңышлы булган айларда Айгөлгә түләнә торган суммага премия дә өстәлә икән.